Казахстанда "Хәзрәт Солтан" мәчетенә республиканың баш мәчете статусы бирелде

Бу хактагы карар Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте утырышында кабул ителгән һәм баш мөфти Ерҗан каҗы Мәлгаҗыулының бу хактагы боерыгы чыккан диелә мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 28. Фото: facebook.com/Miradioru/photos

Астанадагы бу мәчет 2012 елның 6 нчы июнендә ачылган иде. Бүгенге көндә ул Үзәк Азиядәге зур мәчетләрдән санала һәм Казахстанның иң матур биналары исәбенә керә.

"Солтан хәзрәт" мәчете гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә зур рухи-агарту үзәге дә булачак. яңа мәчеттә китапханәләр һәм белем бирү өчен барлык шартлар бар", - дип билгеләп үткән Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев.

Әлеге мәчет Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең республикакүләм чараларын, аерым алганда, фәнни конференцияләр, семинарлар, хәйрия акцияләрен уздыру үзәге булып тора.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе