Игорь Баринов: мәчетләрне һәм намаз укый торган йортларны үзәкләштерелгән дини оешмалар милкенә тапшырырга кирәк

Хәзер эшләп тора торган дини корылмаларны үзәкләштерелгән дини оешмалар милкенә тапшырырга кирәк, дип саный Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов. Аның сүзләренчә, бу радикаль һәм террористик оешмаларга җәлеп итү эшләренә чик куярга ярдәм итәчәк. Бу хакта Игорь Баринов Пятигорскида узган IV “Россия Кавказы” халыкара политология форумында әйткән.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 22. Фото:cdum.ru

Мәчетләр мөселманнарның үзәкләштерелгән дини оешмалары милкенә тапшырылган очракта, соңгылары юридик затлар сыйфатында милек хуҗалары һәм арендаторлар булачак.

Баринов сүзләренә караганда, гамәлдәге дини оешмалар күзәтчелегеннән башка төзелә торган гыйбадәт йортлары яшьләрне тыелган берләшмәләргә җәлеп итү урыннарына әйләнергә мөмкин. Җирле хакимият ирек куеп, гамәлдәге законнар бозылып, исламга бернинди катнашы булмаган корылмалар төзелү очраклары да бар. Шуннан яшьләр экстремистик оешмаларга китә дә инде”, - дип аңлатты ул.

Төбәкләрдә мәчетләрне һәм гыйбадәт йортларын дини оешмалар милке итеп кабат теркәү очраклары җитәрлек. “Милек, хәтта җир кишәрлекләре хуҗалары җирле Диния нәзарәтләре булганлыкка уңай мисаллар бар. Җирле Диния нәзарәтләре рөхсәтеннән башка бер төзелеш тә башлана алмый”, - дигән И.Баринов. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

P.S.: Татарстандагы бар мәчетләр дә ТР Юстиция министрлыгында теркәлү уза һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте, аның подразделениеләре милке булып санала.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе