“Ярдәм”дә республика колонияләренә барып эшләүче имамнар һәм Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсе вәкилләре катнашында җыелыш узды

Анда Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе вәкилләре һәм колонияләргә барып дәгъват кылучы имамнарның бергә килешеп эшләү мәсьәләләрен хәл итү турында сөйләштеләр.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 17. Фото:yardem.ru

Фикер алышуда Татарстан мөфтиенең социаль эш буенча урынбасары, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты илдар хәзрәт Баязитов, республика колонияләренә барып дәгъват кылучы имамнар, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев, федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсендәге тәрбия бүлеге башлыгы Веряскин Алексей Иванович һәм башка белгечләр катнашты.

Очрашуда имамнарның колонияләргә барып эшләү тәртибе, колонияләрдәге хезмәткәрләрнең һәм тәрбиячеләрнең имамнар белән хезмәттәшлеге, шулай ук иректән мәхрүм ителгән кешеләр тотыла торган урыннарда экстремистик карашларның таралуын уртак көч белән булдырмый калу турында фикер алыштылар.

“Барлык колонияләрдә дә кырыс шартлар каралган, камера тибындагы урыннар да, аерым изоляторлар да (штрафные изоляторы) бар. Мин дин әһелләре бу урыннарда да булырга һәм андагылар белән аралашырга тиеш, дип саныйм. Моннан соң гына дин әһелләренең иректән мәхрүм ителгәннәр тотыла торган урыннарда нәтиҗәле эшләвен таләп итәргә хаклыбыз”, - диде Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев.

Р.Дәүлиев шулай ук имамнарның иректән мәхрүм ителгәннәр белән эшләү практикасының озак вакыт исәпләнләнгән булуын билгеләп үтте. Имамнарның алар белән колонияләрдә генә эшләү түгел, алар иреккә чыккач та элемтәне югалтмаска тиешлеген әйтте.

Ә Илдар хәзрәт Баязитов, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: “Безнең алда һәм колонияләргә барып эшләүче имамнар алдындагы бурычлар билгеле. Без иректән мәхрүм ителгәннәр колонияләрдә яки иреккә чыккач эчтән җимергеч агымнарга һәм секталарга эләкмәсен өчен барысын да эшләргә тиешбез”, - дип, имамнарның колонияләргә барып дәгъват кылуыннан файда зур булуын билгеләп үтте.

Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев колонияләрдә утыручыларга рухи азык җиткерүнең "безнең бурыч" икәнлеген, имамнарның йөрәкләре ихлас булуын әйтте. Нәтиҗәдә иректән мәхрүм ителгәннәрнең туры юлга басуын әйтте. "Дингә ышанучылар белән эшләү - көйсезлек түгел, ә киләчәккә юнәлтелгән эш", - дип белдерде ул.

Фикер алышу вакытында колонияләрдәге мәчетләрне дини әдәбият белән тәэмин итү, дини әдәбиятны иректән мәхрүм ителгәннәр тотыла торган урыннарга алып керү тәртибен раслау зарурлыгы турында да сөйләштеләр. Илдар хәзрәт Баязитов андагы әдәбиятны яңартырга кирәклеген, алай гына түгел, йотлыгып укысыннар һәм белемнәрен арттырсыннар өчен, бер колониягә 20 исемдәге китап җибәрергә кирәклеген әйтте. Аларның нечкә генә брошюраларны 5 минутта укып чыгуын һәм башка чыганаклардан мәгълүмат алуын белдерде. Хәзрәт фикеренчә, белемлерәк булган саен, алар үз каршына кем килеп басканлыгын аңларга һәм секталарга кереп китмәслек булырга тиеш. Нәтиҗәдә әдәбият белән тәэмин итү мәсьәләсен уңай хәл итәргә карар кылдылар. Киләчәктә бу үзенең җимешләрен бирергә тиеш.

Утырышта шулай ук имамнарның һәм колонияләрдәге хезмәттәшлегенә кагылышлы башка оештыру мәсьәләләре дә каралды. Имамнар өчен колонияләрдәге эчке тәртип кагыйдәләрен һәм законнардагы төп нигезнамәләрне үз эченә алган белешмәлек ясарга карар кылынды. Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев имамнарның законнарны белергә, иректән мәхрүм ителгәннәр сораулар биргәндә, җавап кайтарырлык булырга тиешлеген әйтте.

Римма Гатина.

Әлеге темага:

Р.Дәүлиев имамнарга: "Төрмәдән кешенең нинди булып чыгуы сезнең тырышлыгыгыздан һәм ихласлылыгыздан тора"

Дәүфит Хәмәдишин имамнарга: “Сез – дин әһелләре, без – законнар үтәлешен тәэмин итүчеләр буларак, уртак эш башкарабыз”

Бер утырып чыккан кешеләр кабат төрмәгә эләкмәсен өчен, РФ Иҗтимагый палатасы төбәкләрдә махсус комиссияләр төзеде


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе