
Анда Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Азат Гайнетдинов, төзәтү колонияләре һәм СИЗОлар башлыклары, дин әһелләре һ.б. катнашты.
Дәүфит Хәмәдишин, очрашуны башлап җибәреп, дини тәрбиянең иректән мәхрүм ителгәннәрнең төзәлүендә, кабат төрмәгә керүне булдырмый калуда, ирекле тормышка законнарны үтәп яшәүче гражданнар булып кайтуында бик нәтиҗәле юл икәнлеген әйтте. “Сезнең белән безнең максат бер: бер туры юлдан тайпылучыларның кабат шул юлга басмавы, элекке хаталарны кабатламавы, җинаятьләрдән баш тартуы һәм җәмгыятебезнең тулы канлы гражданнары булуы мөһим. Сез – дин әһелләре, без – законнар үтәлешен тәэмин итүчеләр буларак, уртак эш башкарабыз”, - диде.
Хәзер җинаять-башкару системасы учреждениеләрендә мәчетләр, чиркәүләр, намаз бүлмәләре эшли, төп дини йолалар һәм бәйрәмнәр үткәрелә.
Очрашу вакытында имамнарның иректән мәхрүм ителгәннәр белән эшләвенә, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе хезмәткәрләре белән дин әһелләре эшчәнлегенә кагылышлы һ.б. мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Билгеле булганча, төрмәләргә барып йөрүче имамнар Казанда махсус курслар үтте. Иректән мәхрүм ителгәннәр белән эшләүнең нечкәлекләрен өйрәнде.
Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.