
“Гамәли сәнгать” номинациясендә жюри беренче урынны бертавыштан Казанның 2 нче колониясендә утыручыга биргән. Талантлы оста бронзадан “Грааль” касәсен ясаган. Анда Понтий Пилатның Иусус өстеннән суд ясау сюжеты сурәтләнгән. Оста касәгә комплект итеп Гайсә турында кайгырып елаучы Мәрьям ана сурәтләнгән озынча бронза тәлинкә дә ясаган.

Җиңүчеләрнең эшләре бәйге финалына җибәреләчәк.
Иректән мәхрүм ителгәннәр арасында бөтенроссия бәйгесе 2009 елдан бирле уздырыла, дип хәбәр итә Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.