
Ведомствоара эш төркеме җитәкчесе Айрат Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, иреккә чыккан кешеләрне тормышка кайтару мәсьәләсе бик катлаулы. Кабат төрмәгә керү очраклары 50 проценттан артып китә. Бу проблеманы хәл итү өчен, бер төркем министрлыклар һәм ведомстволарның бер йодрыкка тупланып эшләве кирәк.
Бу юнәлештәге эш тәҗрибәсе белән “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Азат Гайнетдинов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге иреккә чыккан һәм тормышын җайлап җибәрә алмаучыларга юридик, психологик һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып барыла.
“Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы рәсми теркәлгәннән бирле, 2014 елның июленнән алып 2016 елның 17 ноябренә кадәр иреккә чыккан 100 кешегә ярдәм күрсәтелгән. Аерым алганда, 55 нә – азык-төлек, 57 нә – кием-салым һ.б. бирелгән. Алтмыш өченә – эшкә урнаштыруда, унөченә - документларын кабат ясатуда, унтугызына – тораклы итүдә, унөченә медицина ярдәме алуда ярдәм күрсәтелгән. Дүртесенә, яшәгән урыннарына барып җитү өчен, билетлар алып бирелгән.
Азат Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, үзәк белән эшләгән кешеләрнең кабат төрмәгә эләгү очраклары 3 процентка да җитми.
Әмма “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән бәйле хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Бу мәсьәләләрне хәл итәр өчен, күп функцияле тернәкләндерү үзәген төзү зарур. Төзелешне иганәчеләр ярдәме һәм крауд-фандинг аша җыелган акча хисабына алып бару көтелә. А.Гайнетдинов әлеге инициативаны хуплауны һәм төзелеш өчен җир мәсьәләсен хәл итүне сорады.
Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев бу үзәкнең эшчәнлеген хуплавын хәбәр итте. Мондый оешмаларның җинаятьләрне булдырмый калу проблемасын хәл итүгә илтүче тормышчан юл икәнлеген ассызыклады.
Айрат Шәфигуллин, әлеге чыгышларда яңгыраган фикерләрне йомгаклап, Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге эшчәнлеген хуплау гына түгел, муниципалитетлар, бигрәк тә республиканың зур шәһәрләре башлыкларына үз җирлекләрендә мондый үзәкләрне оештыру мөмкинлеген өйрәнергә тәкъдим итте.
Моннан тыш Айрат Шәфигуллин Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттаховка Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәгенә, тулай торак төзү өчен, җир кишәрлеге бүлеп бирү мәсьәләсен хәл итеп бетерергә күрсәтмә бирде.
Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.
Әлеге темага: