Агымдагы елның 8 августыннан – ястү намазы керү, ә 9 августтан сәхәрне тәмамлау вакыты сизелерлек үзгәрә. Калган намаз вакытлары шул килеш кала.
Мәсәлән, Казанда ястү вакыты 7 августта кичке сәгать тугыз тулып минутта (21.08) керсә, 8 августта инде ул кичке сәгать ун тулып биш минутта (22.05) керә.
Сәхәрне 8 августта иртәнге сәгать ике тулып бер минутта (2.01) тәмамларга кирәк булса, 9 август көнне исә төнге унике тулып унсигез минутта ук (0.18) тәмамлау тиеш (шул вакытта иртәнге намаз вакыты да керә).
Намаз вакытларына соңгы тапкыр мондый үзгәрешләр май башыннан кергән иде.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәрехнамәсе.
Май башыннан алып, август ае башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушылды. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый иде.
Мәгълүм булганча, шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынды. Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмамлану һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде.
Ә август башыннан алып (Казан өчен 8 августтан) исә, киресенчә, намазның төгәл кергән вакытын исәпләү мөмкин булу сәбәпле, намаз вакытлары кояш йөрешенә карап, астрономик хисаплау ысулы белән төгәл вакытында күрсәтелә башлый. Шуңа күрә ястү намазын уку вакытында кисәк үзгәреш барлыкка килә. Намаз укучы дин кардәшләребезне үзгәрешкә игътибарлы булып, намазларыбызны динебез кушканча төгәл вакытында укырга чакырабыз.