Мәсәлән, Казанда ястү вакыты 6 августта кичке сәгать тугыз тулып тугыз минутта (21.09) керсә, 7 августта инде ул кичке сәгать ун тулып тугыз минутта (22.09) керә.
Сәхәрне 7 августта иртәнге сәгать ике туларга бер минутта (01.59) тәмамларга кирәк булса, 8 август көнне исә төнге унике тулып бер минутта ук (0.01) тәмамлау тиеш.
Намаз вакытларына соңгы тапкыр мондый үзгәрешләр май башыннан кергән иде.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәрехнамәсе.
Май башыннан алып, август ае башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушылды. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый иде.
Мәгълүм булганча, шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынды. Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмам һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде.
Ә август башыннан алып (Казан өчен 7 августтан) исә, киресенчә, намазның төгәл кергән вакытын исәпләү мөмкин булу сәбәпле, намаз вакытлары кояш йөрешенә карап, астрономик хисаплау ысулы белән төгәл вакытында күрсәтелә башлый. Шуңа күрә ястү намазын уку вакытында кисәк үзгәреш барлыкка килә. Намаз укучы дин кардәшләребезне үзгәрешкә игътибарлы булып, намазларыбызны динебез кушканча төгәл вакытында укырга чакырабыз.
Узган ел, намаз вакытлары үзгәргәч, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре шундый мәгълүмат тараткан иде.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Коръән укысам. Габдулла Тукай
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка