
Чарада гражданлык җәмгыяте институтларының уртак эш формаларын һәм алымнарын барлау; гаилә таркалуга китергән сәбәпләрне булдырмый калу буенча тәҗрибә уртаклашу күздә тотыла.
Татарстанда гаиләләрнең хәле буенча статистика мәгълүматларына, күпконфессияле мегаполиста гаилә мәсьәләләренә багышланган чыгышлар тыңланачак. Түгәрәк өстәл сөйләшүен Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара дип хәбәр итә оештыручылар.