Балтачта Мөселман балалар сабантуена әзерләнәләр

Моннан 11 ел элек нигез салынып, мөселман балалар Сабантуе буларак оештырылып килсә дә, Бөрбаш Сабан туе чып-чын күркәм Гаилә бәйрәме инде ул. Өлкәннәр дә, балалар да бу бәйрәмне зарыгып көтеп торалар, әзерләнәләр. Сабан туй көнне бөтен гаиләләре белән мәйданга чыгалар, уеннарда катнашалар.

БӘЙЛЕ
2018 Июл 03. Фото:Римма Гатина

2018 елның 15 июлендә Балтач районының Бөрбаш авылында Республикакүләм мөселман балалар сабан туе уздырылачак. Әлеге күркәм чара быел унберенче тапкыр бик күп кунаклар, дин әһелләре, күренекле шәхесләр катнашында Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла. Мөселман балалар Сабан туе Балтач районы Бөрбаш авылында иртәнге сәгать унда башлана.

Сабантуйда шулай ук Ульяновск, Самара, Киров өлкәсе, Марий Эл, Чувашия Республикалары мөселманнарының да кунак булуы көтелә. Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан булалар. Өйлә вакыты җиткәч, җәмәгать белән намаз укыла.

Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, шигырьләр белән үрелеп барачак.

Моннан 11 ел элек нигез салынып, мөселман балалар Сабантуе буларак оештырылып килсә дә, Бөрбаш Сабан туе чып-чын күркәм Гаилә бәйрәме инде ул. Өлкәннәр дә, балалар да бу бәйрәмне зарыгып көтеп торалар, әзерләнәләр. Сабан туй көнне бөтен гаиләләре белән мәйданга чыгалар, уеннарда катнашалар (ред.).

Бәйрәмдә балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар, төрледән-төрле 17 ярыш оештыру көтелә. Моннан тыш 35, 50, 65 килограммга кадәрге һәм аннан югарырак үлчәү категорияләрендә көрәш бәйгесе булачак. Абсолют батырга - скутер, башка җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр биреләчәк дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе