Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Кайберәүләр: “Мөселман Сабантуе булмый ул. Сабантуй Сабантуй була инде”, - дигән иде”

Бөрбаштан мөхтәрәм Җәлил хәзрәт Фазлыев балалар өчен оештырган мөселман Сабан туеннан бик куанып кайттым. Беренчедән, намазның, доганың ни икәнлеген яшьтән белеп үсә торган балалар - өммәтебезнең киләчәге өчен шатлансам, икенчедән, тәүфыйклы, иманлы балаларны тәрбияләүче әти-әниләре өчен куандым. Тәртипле, игелекле бала җан рәхәте бит ул. Ә мондый балалар белән ул көнне бөтен Сабантуй мәйданы тулган иде.

Читайте также
2017 Июл 26. Фото:dumrt.ru

Коръән укып, дога кылып башланган Бөрбаш Сабан туе мине бөтен барлыгы белән бөтереп алды. Ул балаларның, йөгерә-йөгерә, дога, Коръәннән сурәләр укырга, мөнәҗәтләр әйтергә күпләп чыгулары, өйлә намазы намазы җиткәч, өлкәннәр белән басып намаз укуы күңелләремне кузгатты. Өйлә намазы җитү белән бөтен уеннар туктатылды. Алып баручының: “Барлык уеннарны туктатабыз, Аллаһ каршында бурычларны үтәр вакыт җитте. Җәмәгать, әйдәгез, әзерләник!” - дигән тавыш яңгырады. Балаларның дога уку, мөнәҗәт әйтү күренеше шулкадәр күңелләргә үтеп керде. Үтеп кермәслекмени? Балалар, осталыкларын күрсәтергә дип, су буе чиратка тезелеп баскан. Бик сәнгатьле итеп ихластан мәкам белән укыйлар... Мөнәҗәтләрне моңлы тавыш белән сузалар. Ул арада йөрәкләрне өзеп, бөтен мәйданга курай моңы тарала... Кызлар ак яулыклардан, малайлар түбәтәйләрдән. Күз дә алырлык түгел. Шулай итеп, монда килгәнче, мәчет каршындагы курсларга, җәйге җәйләүләргә йөреп, ислам гыйлемен, хәреф танырга, гарәпчә укырга-язарга өйрәнгән балалар мөселман өммәтенең киләчәге барлыгын күрсәтте.

Мөнәҗәт әйтүчеләрдән беренче булып җыру сузган өрфия ак күлмәктән яшь кыз бала минем игътибарымны җәлеп итте. Ул әнисе Гүзәл белән Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районыннан Мәүлетова Элиза булып чыкты. Алтынсу шамаилгә лаек дип табылган мөнәҗәтне аның әбисе язган. Үзләрендәге мәчеттә җырлап, беренче урын алганнан соң, Бөрбашка Сабантуенда көчләрен сынап карарга уйлаганнар.

“Бу сабантуй халык өчен, балалар өчен кирәк. Монда балаларга үрнәк бирелә. Оланнарга үзләренең каян килеп чыкканнарын белү өчен кирәк”, - диләр алар.

“Җәлил хәзрәтнең дәвамчылары”

Моннан 10 ел элек нигез салынып, мөселман балалар Сабантуе буларак оештырылып килсә дә, Бөрбаш Сабан туе чып-чын күркәм Гаилә бәйрәме инде ул. Өлкәннәр дә, балалар да бу бәйрәмне зарыгып көтеп торалар, әзерләнәләр. Сабан туй көнне бөтен гаиләләре белән мәйданга чыгалар, уеннарда катнашалар. Кечерәкләре бүләк кисеп, чүлмәк ватып, йомырка кабып йөгерсә, зурраклары авыш баганага менә, капчык киеп йөгерә, әтәч тота, йөгерешкә чыга. Өлкәннәрнең үз шөгыльләре: су ташудан башлап бала күтәреп йөгерү, кул көрәштерү, милли көрәштә бил алышу. Сабан туйның программасы шулкадәр уйланып төзелгән ки, мәйданга килгән беркем дә читтә калмасын, үз һөнәрен күрсәтсен. Әле шунысы да бар: оештыручылар беркемне дә нәүмиз итеп калдырмыйлар, ярышта катнашкан һәркемгә бүләген бирәләр. Егылып калганмы ул, арттан килгәнме ул - мөһим түгел!

Әлбәттә, Сабан туенда миллилек көчле: мәйданда саф татар сөйләме яңгырый, татар халкының көнкүрешен, мәдәниятен чагылдырган, өлкәннәрне һәм гаилә кыйммәтләрен хөрмәтләүче биюләр, җырлар, театраль күренешләрне тамаша кылырга була.

Гаилә бәйрәме дигәннән, тагын бер фикеремне җиткерәсем килә. Берәүдән: “Сез балаларыгызны ничек тәрбиялисез?” – дип сораганнар. Ә теге кеше: “Кем тәрбияләп торсын инде аларны? Безгә карап, безнең үрнәктә үсәләр инде алар”, - дип җавап биргән. Бөрбаш Сабан туенда гаиләләре белән килүчеләрне бик күп очраттык без. Әти-әниләре бу балаларга үз үрнәгендә ислам диненә юл күрсәтеп кенә калмаган, аны куәтләү өчен шушы Сабантуйга алып килгән.

Бөрбаш мөселман балалар Сабан туе мәйданына килеп төшкән кешеләрнең игътибарын – кыз балаларның һәм күпчелек хатын-кызларның – яулыктан һәм гаурәтләре өртүле, малайларның һәм ир затларының түбәтәйдән булу җәлеп иткәндер. Хәтта бер яшьлек сабый балалар да үзенчәлекле баш киемнәре кигән иде. Әлбәттә, оештыручылар алдан ук моның хәстәрен күрде. Массакүләм мәгълүмат чараларында таратылган хәбәрләрдә дә бу хакта игълан ителде. Алай гына түгел, ярышлар барганда да оештыручылар яулык мәсьәләсен күз уңыннан ычкындырмады. Алып баручы ханымның: ”Яулык бәйлибез. Яулык бәйләмәгән кызлар ярышка кертелми”, - дигән сүзләре яңгырап торды.

Мәйданда берьюлы берничә ярыш бара. Балалар сурәләр укый, мөнәҗәтләр суза. Шул арада судьялар милли көрәш нәтиҗәләрен игълан итә, ярыштан кайткан балалар бүләкләнә. Ул арада алып баручы өлгер ханым тауда авыш баганага менү буенча ярышлар башланганлыгы турында хәбәр итә. Җәлил хәзрәтнең кайчандыр авыш баганага менү буенча җиңүче булганлыгын әйтеп, җиңү яулаган һәр баланы “Җәлил хәзрәтнең дәвамчылары” дип игълан итә. Халыкның бу Сабантуйга ел саен сагынып килүе, аны үз итүе күзгә ташлана: алып баручылар теге яки бу ярышны игълан итеп тә өлгерми, балалар инде, йөгерә-йөгерә, мәйдан тутырып килеп тә чыга. Алар инде җыенда нинди ярыш буласын алдан белеп тора икән.

Татарстан Президенты: “Балалар тәрбиясе, милли аңны, милли тәрбияне үстерер өчен, моннан да матур чара була алмый”

Елдан-ел балалар мөселман Сабан туена килүчеләр саны арта. Моннан ун ел элек Балтач җирлегендә башланып киткән җыен хәзер инде республикакүләм дәрәҗәгә җитте. Алай гына түгел, Сабан туена Татарстан районнарыннан гына түгел, әйләнә-тирәдән, Россиядәге башка өлкә-республикалардан хәтле киләләр. Быел Балтач төбәге Башкортостан, Мари Эл, Чувашия Республикалары, Киров, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәүче дин кардәшләребезне, Кытай татарларын кунак итте. Моннан 8-10 ел элек меңгә якын милләттәшебез үз иткән мөселман балалары Сабантуена берничә ел инде 5-6 меңләп дин кардәшебез җыела. Бу бәйрәмгә үз фатихасын биргән, аны оештыруның иң башында торган Татарстан Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, башлап җибәргәндә мондый масштабларга җитәр дип күз алдына да китермәгәннәр.

“Без моннан ун ел элек бу Сабантуйны оештырырга тотынганда, Сабантуйларны шушылай хәмерсез, хәрәмсез үткәреп булуын күрсәтик, берзаман Сабантуйлар уразага килеп керер, аңарчы без, күрсәтеп, кешеләрне тәрбиялик дип тотынган идек. Хәзер бу мәсьәлә үтәлде дип беләбез. Хәзер уразада Сабантуй да үткәрмиләр, аннан соң күп районнарда Сабантуйларыбыз аракысыз үтә бит инде, Аллага шөкер.

Икенчедән, мөселман яшьләребез, очрашып, берсе белән белән күрешеп, егетләр белән кызлар да танышып, без үзебезнең күп икәнлекне дә күрик дигән идек. Бу мәсьәлә дә Аллага шөкер, хәл ителде дип аңлыйм инде мин”, - диде Җәлил хәзрәт, балалар өчен мөселман Сабан туеның өммәтебез өчен әһәмиятен билгеләп үтеп. - Әнә бит инде монда күпме Коръән укучылар, алар берсен берсе күрәләр, очрашалар, күп җирләрдә бит инде хәзер шушы әйбер үткәрелә. Күңел ачарга була – хәзер бит Гает көннәрне дә Сабантуйлар үткәрәләр. Өммәт үсеше өчен шуннан да зур әйбер юк бит инде”.

Узган ел Сабантуйга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән булган. Ул бу бәйрәмгә яңа импульс биргән дип әйтергә мөмкин. “Без Президентка бик рәхмәтле. Кайберәүләр: “Мөселман Сабантуе булмый ул. Сабантуй Сабантуй була инде”, - дигән сүз дә әйткәннәр иде. Президент килде. “Балалар тәрбиясе, милли аңны, милли тәрбияне үстерер өчен, моннан да матур чара була алмый”, - диде. Монда бит инде туган җиргә дә, туган авылга да мәхәббәт кергән. Ул аңа зур бәя бирде. Алга таба дүрт зонада үткәрергә диде. Быел Актанышта, Аксубайда, Тәтештә һәм бездә үтте. Дүрт зонада үткәч, кеше кимер дип тә борчылган идем. Аллага шөкер: менә ел да килә торган кешеләр киләләр, география киңәя”, - ди Җәлил хәзрәт.

Йосыф Дәүләтшин: “Без татар халкы, мөселман халкы бәйрәм итүнең бер үрнәген күрсәтәбез”

Балтач җирлегендәге мөселман балалар Сабантуена еллар дәвамында тугры калган дусларына рәхмәтле бөрбашлылар. Шулай булмаса, мәйдан нәкъ кызган чакта, дусларын чакырып, аларга ихластан рәхмәт әйтеп, кулдан чиккән ап-ак сөлгеләр белән бүләкләр идеме икән алар? Мин бу бүләкләүнең ахырына гына эләгеп калдым: мин күргәндә Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинга бүләк тапшыралар иде. Җәлил хәзрәт: “Казанның яңа мөхтәсибе биредә. Ул озак еллар Түбән Камада хезмәт итте. Сабан туйларыбызга бик ярдәм итте”, - дип таныштырып, Йосыф Дәүләтшинга сүз бирде. “Мин бу мөселман балалары Сабантуена ел саен киләм. Бер ел гына килми калдым. Сабантуй елдан-ел матурлана, сыйфат яхшыра. Катнашучылар да күбәя. Без татар халкы, мөселман халкы бәйрәм итүнең бер үрнәген күрсәтәбез. Чөнки бәйрәм итәр өчен, аракы да кирәкми, харам да кирәкми. Шулай бит? Менә монда җыелабыз, бер-беребезне күрәбез. Хәтта без хәзрәтләр бер-беребезне эштә дә күрмибез. Менә монда күрәбез. Балаларыбыз шушында: алар безне күрә. Бер күрешү – үзе бер гомер. Күпме мөселман, күпме татар халкы җыелган монда. Бу бәйрәмнәр дәвамлы булсын, иншаллаһ. Аллаһ разый булсын”, - диде Й.Дәүләтшин.

Елның-елында бәйрәмне оештыруда – акчалата, бүләкләтә ярдәм итүчеләр шактый җыела. Алар арасында дин әһелләре дә, эшкуарлар да, төрле оешмалар да, шәхси затлар да бар. Бәйрәмне алып баручылар хәбәр иткәнчә, ел саен 70-80 мең сумлык бүләкләр алып кайткан кешеләр бар биредә. “Мөселман Сабантуена төрле милләт вәкилләреннән бүләкләр килә. Ярдәм итүчеләрнең байлыкларын Аллаһы Тәгалә арттырсын. Мондый бәйрәмнәр бөтенебезне дә берләштерә. Һәм матур хисләр генә калдыра”, - ди алар.

Бу эштә авыл халкы да активлык күрсәткән, Сабантуйга махсус бүләкләр белән килүчеләр дә бар. Сабантуй башында ук кыз балалар арасындагы йөгерештә ахыргы булып килгән кызга язучы Гөлсинә Галимуллина үз бүләген тапшырса, “Иң өлкән ак әби” Сәвиха апаны - “Тәртип радиосы” редакторы Ризәлә Исмәгыйлева һәм Сабантуйны оештыручылар математика укытучысы булып эшләгән, олыгайгач, мәдрәсәләр тәмамлап, бөтен Балтач, Норма, Кариле халкын укырга өйрәткән мөгаллимә Мөнҗия апаны бүләк белән сөендерде.

Мәчеткә йөрибез. Дин дәресләре укыйбыз. Шуңа күрә бергә-бергә бәйрәм итәргә килдек

Сабантуйны тамаша кылган арада бәйрәмне үз итеп килгән дин кардәшләребез белән дә гапләшеп алдык.

Балтачтан Камил Заһидуллин:

- Балтач җирлегендә уза торган мөселман балалар Сабан туе иң матурларның берсе. Ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар (күтәренке тавыш, шатланып сөйли – ред.), сөенеп-сөенеп бәйрәмгә килгән балалар күп булу белән аерылып тора. Аның бөтен үзенчәлеге шунда. Балалар өчен дип оештырылган, ислам дине йолаларын саклап үткәрелгән бәйрәм. Сабантуйга беренче тапкыр гына килүем түгел инде. Шушы йоланы күреп үссеннәр дип, оныкларымны, кызларымны алып киләм. Бөтен район җирлегендә, чыннан да, зур бәйрәм.

Чепьядан Шәйхиева Сәвия апа:

- Минем кызым да, киленем дә шушы авылда. Шулай булгач, мин бу Сабантуйга ел саен киләм. Бик күңелле була. Бик канәгать булабыз. Монда бар да үзебезчә, күңелгә ятышлы, мөселманча. Хәмерсез, балалар өчен дә бик яхшы оештыралар.

“Башка Сабантуйлардан кайсы ягы белән аерыла?” – дип сорагач, Сәвия апа озак кына уйланып торды.

- Бик күп яклары белән аерыла инде ул. Һәркайсысының башында - түбәтәй, ак яулык. Исереп йөргән, аунап яткан кешеләрне күрмисең. Аракы сата торган кибетләр юк.

Ирле-хатынлы Хафизовлардан: “Бу бәйрәмгә ни өчен киләсез?” – дип сораштык.

- Таныш-белешләрне күрергә, үзебезнең йолаларның кире кайтканын күрергә киләбез. Хәзер инде бу яшькә җиткәч, оныкларны алып килдек. Алар монда ял итәләр. Азрак үзебезнең гореф-гадәтләргә якынаялар дип әйтимме? Аңлый башлыйлар, күрә башлыйлар.

Равил абый Хафизовның җәмәгате:

- Бөтен мөселманнар бергә-бергә күңелле ял итү ошый. Бөтен мөселманнар бер төсле: башларында яулык (сөенеп һәм горурланып әйтә – ред.), егетләрдә - түбәтәй. Үзебезнең мөселман халкының бәйрәме. Зур бәйрәм. Мәчеткә йөрибез. Дин дәресләре укыйбыз. Шуңа күрә бергә-бергә бәйрәм итәргә килдек.

Бу чара - Ислам диненә көчле бер дәгъват та

Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов белән дә мөселман балалары Сабан туеның әһәмияте турында әңгәмә корып алдык.

- Әлфәс хәзрәт, менә бу Сабантуй безгә ни өчен кирәк?

- Әлһәмдүлилләһ. Менә мин үзебезнең бабаларыбызны искә төшерәм. Чөнки Сабантуй безгә күптәннән кергән гамәл, бәйрәм. Исламның иң көчле вакытында да бабаларыбыз шушы бәйрәмне ташламаганнар. Чөнки бу бәйрәмнәр һәрвакытта да имамнарның сүзе, догасы белән башланган һәм шушы Сабантуй бәйрәмен бернинди хәмерсез, хәрәмсез әдәп һәм әхлак белән үткәрә торган булганнар. Әлһәмдүлилләһ. Без дә асылыбызга кайтабыз дип әйтәбез. Сабан туйларны менә шулай итеп Коръән белән башлап, балаларга горефләребезне, гадәтләребезне күрсәтсәк, матур итеп мондый ярышларны үткәрсәк, балаларыбыз бәйрәм белән хисләнеп үсәчәкләр Инша Аллах. Бу чара Ислам диненә көчле бер дәгъват та. Менә балалар монда киләләр, бүген кемдер беренче тапкыр түбәтәен кигән, беренче тапкыр яулыгын япкан. Әлһәмдүлилләһ, монда намаз укыла. Монда балаларның төрлесе бар. Алар, бер-берсеннән күреп, динебезгә һәм милли горефләребезгә тартыла.

Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов:

- Дөрестән дә, без бүген бик олы бәйрәмдә катнашабыз. Бу мөселман балалары өчен Сабантуй дип билгеләнсә дә, без яшьләрнең гыйлем алуда булган ярышларын күрәбез. Шул ук вакытта мәйданда көрәш ярышлары булсынмы, башкасымы - бу чаралар белән мөселман балаларын актив рәвештә тәрбияләү өчен бик олы хезмәт куела. Безнең Чувашстан җирлегендә быелгысы елда унберенче тапкыр шәкертләр бәйрәме үткәреләчәк, Аллаһ кушса. Шушы матур күренеш белән яшь буыныбызга - күркәм гадәтләребезне, йолаларыбызны, халыкка балаларның түбәтәйдән, яшь сабыйларның ак яулыктан булулары, олы яшьтәгеләрнең шулай капланган, өртелгән булуын күрсәтә алсак, халкыбызга дини дәгъват өлеше тәэсирлерәк булачак.

Әлбәттә, Балтачтагы кебек мөселман өммәте, яшь буынны тәрбияләүдә аерата да мөһим, зур күләмле мондый чараларны оештырыр өчен, җирле хакимиятнең сине аңлавы һәм ярдәм итүе кирәк. Район башлыгы Рамил Нотфуллин белән Җәлил хәзрәтнең шушы җирлектә мөселман өммәте үсеше өчен алып барган хезмәтләре турында сөйләшкәндә, Рамил әфәнде: “Без бу эшкә мөмкин булганча ярдәм итәргә, күтәрергә һәм камилләштерергә тырышабыз”, - диде. Балтач районы балаларга мәктәптә әхлак дәресләре укытуда, инде менә мөселман балалары өчен Сабантуй оештыруда да пионер булган төбәк. Монда, һичшиксез, гомере буе Балтач районында гомер иткән мөхтәрәм Җәлил хәзрәтнең роле бик зур.

Мөселман балалары Сабан туеның әһәмиятен без әле 10, 20, 30 ел узгач аңларбыз. Кечкенә балалар инде балигъ булгач, тормышта үз урыннарын тапканнан соң, ул Сабантуйны сагынып сөйләячәк. Балаларын, оныкларын да шушы рухта тәрбияләячәк. Ә безгә барыбызга да шундый матур башлангычны тагын да күтәрергә, җәелдерергә кирәк.

Мөселман балалары Сабан туенда Римма ГАТИНА йөреп кайтты.

ФОТОРЕПОРТАЖ.

Мөселман балалар Сабантуеннан видеорепортажны Ютубта Ярдэм TВ - Yardem TV каналында карап булачак.


Авг 16
Авг 16
Авг 16
Авг 15
Авг 14
Авг 12
Авг 11
Авг 11
Авг 10
Авг 10
Авг 10
Авг 09
Авг 09
Авг 08
Авг 08
Авг 08
Авг 08
Авг 07
Авг 07
Авг 04

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19

Дек 14
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга "Ислам info" "Медиа торкеме" ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту "Ариф" студиясе