
Тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне карап, Комиссия 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә түбәндәге кандидатларны күрсәтү турында карар кабул итте.
Акимов Владимир Яковлевич
“Рәссам, ни өчен син бөтен кешегә Армагеддон турында искәртәсең” (картина, майлы буяу, 375х375 см).
Татарстан Республикасында “Россия рәссамнарының иҗади берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы тәкъдим итә.
Әхмәтҗанов Шамил Сабир улы
«Туган жирем» (Г.Тукай сүзләре, М.Мозафаров көе), «Арча» (татар халык җыры), «Сорнай моңы» (Ш Хөсәен сүзләре, Р.Яхин көе), «Бик сагынган чаклар була сине Тукай» (С.Хәким сүзләре, С.Садыйкова көе) җырларын югары сәнгати дәрәҗәдә башкарган өчен.
“Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тәкъдим итә.
Галиуллин Тәлгат Нәби улы
Сайланма әсәрләрдә биш томда басылган “Сәет Сакманов” роман-трилогиясе өчен («Тәүбә», «Элмәк», «Төнге юллар» романнарыннан тора): Беренче том: романнар (Казан: «Эш» нәшрияты, 2013), Икенче том: роман, бәян, публицистика (Казан: «Эш» нәшрияты, 2013), «Яктылык: әдәби тәнкыйть мәкаләләре» әдәби-тәнкыйди басмасы (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011) һәм татар әдәбиятын пропагандалаган өчен.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тәкъдим итә.
Гаффаров Габделәхәт Габдрахман улы (Әхәт Гаффар)
«Яшиселәр алда иде: роман, повесть, хикәяләр» китабында (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990) басылган «Олы юлның тузаны» романы «Дәрья башы: повесть, романнар, хикәяләр» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013) китабы өчен.
Татарстан китап нәшрияты тәкъдим итә.
Демченко Владимир Андреевич
Чаллы шәһәрендәге «Габдулла Тукай» скульптур композициясе өчен (2011).
Татарстан Республикасында “Россия рәссамнарының иҗади берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы тәкъдим итә.
Исламов Рамил Фәнәви улы һәм Миңнуллин Җәүдәт Сәлим улы
«Шәхесләребез» сериясеннән «Тукай – ядкярләрдә» фәнни-популяр ике томлы басма өчен (Казан: «Жыен», 2015) (төзүчеләр: Р.Ф.Исламов, Җ.С.Миңнуллин).
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тәкъдим итә.
Курашов Владимир Игнатьевич
“Россия архитектурасы: агач Казан” (Мәскәү, “КДУ” нәшрияты, 2010), “Иске Казанның агач архитектурасы” (Казан, “Идел-Пресс” нәшрияты, 2015), “Шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗатында иске Казан” (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2016) язмалары белән тәкъдим ителгән фотодокументлар һәм сынлы сәнгать әсәрләре системасы нигезендә тарихи Казан образына багышланган эшләр циклы өчен.
Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты тәкъдим итә.
Маликова Мәдинә Габделхак кызы
«Арыш тәме: роман, повесть, хатирәләр» (Казан: «Ихлас» ҖЧҖ, 2014) китабы өчен.
Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге тәкъдим итә.
Петров Александр Александрович
«Г.Тукай шигырьләренә» (10 эш), «Болгар истәлегенә» (15 эш), «Балачактан» (15 эш) эшләре сериясе өчен.
“Россия рәссамнар берлеге” Бөтенроссия иҗат иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге тәкъдим итә.
Салихов Харис Салих улы
“А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары” (Казан, “Идел-Пресс” нәшрияты, 2008); “Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)” (Казан, “Идел-Пресс” нәшрияты, 2012).
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тәкъдим итә.
Сафин Факил Миңнемхәммит улы
«Саташып аткан таң: роман-трилогия» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2003), «Заблудившийся рассвет: роман» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014) һәм «Галәм күзе: шигырьләр, балладалар, поэмалар» (Казан: «Идел-Пресс» нәшрияты, 2011).
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.
Сорокин Николай Михайлович
«Вечная Волга: роман-трилогия» (Казан: «Идел-Пресс» нәшрияты, 2013).
Татарстан Халыклар дуслыгы йорты тәкъдим итә.
Хаҗиев Мәдияр Шәрип улы
Тугыз картинадан торган “Кол Гали һәм аның чоры” эшләре сериясе өчен.
“Россия рәссамнар берлеге” Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге тәкъдим итә.
Халитов Нияз Хаҗи улы (Нияз Халит)Казан мәчетләре архитектурасына багышланган “XVIII –XIX гасыр башында Казанда архитектура һәйкәлләре” монографияләре өчен (Мәскәү, Стройиздат, 1989), “Казан мәчетләре архитектурасы” (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991), “Мәчет һәм аның архитектурасы: кыска тарихи-архитектур очерк” (Казан, “Иман” нәшрияты, 1994), “Казан крепостендә Кол Шәриф мәчете. Гипотезалар. Фактлар. Уйланулар” (1996); “Урта гасырдагы Казан мәчетләре” (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011), “Башыннан алып бүгенге көнгә кадәр татар мәчете: кыска тарихи-архитектур очерк” (Казан, Россия ислам институты, 2012); “Татар мәчете һәм аның архитектурасы: тарихи-архитектур тикшеренү” (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012); “Галиев мәчете. Яңадан торгызу тарихы” (Казан, 2015).
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты тәкъдим итә.
Ханов Фирдавес Гайнетҗан улы
Түбән Камада Г.Тукай исемендәге әкият паркы проектын эшләгән өчен.
“Россия архитекторлар берлеге” иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге тәкъдим итә.
Хөснетдинов Зиннур Зыятдин улы (Зиннур Хөснияр)
«Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман-дилогия» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012) һәм «Гарасат» (Казан: «Хузур», 2014) китаплары өчен.
Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты тәкъдим итә.
Шаһиева Розалина Гомәр кызы
Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы “Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы” (Казан: “Заман” нәшрияты, 2015) өчен.
"Россия рәссамнар берлеге" Бөтенроссия иҗат иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы бүлеге тәкъдим итә.
Шәрәфиев Әнвәр Җәмил улы
“Сандугачкай” балалар һәм яшүсмерләр өчен фортепиано пьесалары җыелмасы (Казан, “Рухият” нәшрияты, 2006), “Чулпан йолдыз” җырлар җыелмасы (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2010), “Наз” скрипка пьесалары һәм ансамбльләр җыелмасы (Воронеж: “МАКС-ПРИНТ” ҖЧҖ, 2015).
Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге тәкъдим итә.
Мәгълүмат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.
Фотосурәттә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Нияз Халитов. Казанда Архитекторлар йортында Колшәриф мәчетенең иң яхшы проектын ачыклау буенча игълан ителгән бәйгенең соңгы туры узган көннәрдә. Нияз Халитов фотосы.