Әүвәлге кичтә бер мөэмин тәравих намазын укыса, аның барлык гөнаһлары ярлыканыр

Тәравих сүзе - ял итү, тәнәфес дигәнне аңлата. Бер хәдистә Пәйгамбәр галәйһиссәләәм: “Я, Биләл (радыйяллааһү ганһү), ял итәр өчен, кешеләрне намазга чакыр”, - дип әйтте. Ягъни намаз укыганда кеше дөнья мәшәкатеннән, авырлыклардан, кыенлыклардан, бәла-казалардан, хәсрәттән ял итә. Бер галим намазда 12000 файда бар дип исәпләгән, тән сәламәтлеге, җан тынычлыгы, йөрәк-күңел пәкълыгы, Аллаһның рәхмәте, ярдәме һәм бәрәкәте. Бу айда Коръән иңгән. Шуның өчен без аны укырга, ятларга, тыңларга һәм башкаларга җиткерергә бурычлыбыз. Без Коръәнне тулысынча тәравих намазында укыйбыз һәм тыңлыйбыз.

БӘЙЛЕ
2023 Мар 22. Фото:info-islam.ru

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәде уә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!

Барча мактау һәм олугълау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Бу вәгазем тәравих намазы хакында булыр.

Быел, Аллаһы Тәгалә теләсә, беренче тәравих намазын 22 маррта ястү намазыннан соң укыдык.

Тәравих сүзе - ял итү, тәнәфес дигәнне аңлата.

Бер хәдистә Пәйгамбәр галәйһиссәләәм: “Я, Биләл (радыйяллааһү ганһү), ял итәр өчен, кешеләрне намазга чакыр”, - дип әйтте. Ягъни намаз укыганда кеше дөнья мәшәкатеннән, авырлыклардан, кыенлыклардан, бәла-казалардан, хәсрәттән ял итә. Бер галим намазда 12000 файда бар дип исәпләгән, тән сәламәтлеге, җан тынычлыгы, йөрәк-күңел пәкълыгы, Аллаһның рәхмәте, ярдәме һәм бәрәкәте. Бу айда Коръән иңгән. Шуның өчен без аны укырга, ятларга, тыңларга һәм башкаларга җиткерергә бурычлыбыз. Без Коръәнне тулысынча тәравих намазында укыйбыз һәм тыңлыйбыз.

>Тәравих намазын укуның төп максаты - Коръәнне тулысынча укып чыгу.

 

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм әйткән:

1. “Рамазан аенда, бу айның изге ай икәнлегенә ышанган хәлдә һәм әҗер-сәвабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп, тәравих намазын кылучыга аның барлык элекке гөнаһлары кичерелә”.

2. “Аллаһ рамазан аенда ураза тотуны сезнең өчен бурыч иткән. Ә мин исә аның төнендә кыямда торуны, ягъни тәравих намазын сөннәт иттем. Кем иманлы йөрәк белән, савап алу теләге белән рамазан аенда ураза тотса һәм тәравих намазын укыса, гөнаһлардан котылыр, яңа туган сабый бала сыман булыр”.

Рамазан аенда һәр көн ястү намазыннан соң тәравих намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәт. Тәравих намазы 20 рәкәгатьтән тора. Икешәр рәкәгать ун намаз итеп яки дүртәр рәкәгать биш намаз итеп укылыр. Бу намаз ялгыз да укылыр, әмма җәмәгать белән мәчеттә уку сөннәт. Тәравих намазы җәмәгать белән укылса, витр намазы да җәмәгать белән үтәлер.

Тәравих намазы уку тәртибе:

Имамның нияте: “Аллаһ ризалыгы өчен тәравих намазын имам булып укырга ният иттем”. Имамга иярүче җәмәгатьнең нияте: “Аллаһ ризалыгы өчен тәравих намазын укырга имамга ияреп укырга ният иттем”.

Шуннан соң имам белән җәмәгать эчтән генә “Сәнә” догасын укыйлар. Имам эчтән “Әгүүзү - бисмилләәһне” укый, ә җәмәгать бу вакытта берни дә укымый. Аннары соң имам “Фәтихә” сүрәсен һәм Коръәннән тагын бер сүрә тавыш белән укый. Имам белән җәмәгать рөкугъ һәм сәҗдәләр кылалар, соңыннан утыралар. Утырып торганда имам белән җәмәгать рәттән “Әттәхият”не, “Салават”, “Раббәнәә әәтинәә” догасын эчтән генә укыйлар. Соңыннан башларын уңга һәм сулга борып, “Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ” дип сәлам бирәләр. Югарыда санап кителгән хәрәкәтләр икешәр рәкәгать итеп ун тапкыр кабатлана һәм шул рәвешле рәкәгатьләр саны егермегә җитә. Шуннан соң җәмәгать белән витр намазының 3 рәкәгатен укыйлар.

Тәравих намазын 4 рәкәгатьле итеп укыганда, икенче рәкәгатендә утырып, “Әттәхият” не укыйлар да, аннары 3 нче һәм 4 нче рәкәгатьләрне, 1 нче һәм 2 нче рәкәгатьне укыган шикелле үтәргә, шуннан утырып, “Әттәхият”, “Салават”, “Раббәнәә” догаларын укып, ике якка сәлам бирелә.

Һәр дүрт рәкәгатьтән соң, беразга тукталып, Аллаһы Тәгаләне мактаулар сүзләрне әйтсәң һәм зикер кылсаң яхшы була, кыска гына вәгазь тыңлап алырга да була.

Аллаһы Тәгаләне шул рәвешле олыларга була. Бу сүзләрне 3 тапкыр кабатларга кирәк.

Беренче 10 көн дәвамында:

Сүбехәәнә зиль-мүльки үәль-мәләкүүт. Сүбехәәнә зиль-гиззәти үәль-газамәти, үәль -кудерати, үәль-кибри-йәәә-и, үәль-җәбәруут. Сүбехәәнәль-мәликил-хәййил-ләзии ләә йәмүүт. Сүббүүхун куддүүсүр - раббүль-мәләәә-и- кәти үәрруух.

Ләә иләәһә илләллааһү нәстәгъфируллааһ. Нәс-ә-лүкәль җәннәтә үә нәгүүзү бикә минән-нәәр.

Мәгьнәсе:

Җирдәге һәм күктәге мәхлукатның хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Көч, кодрәт һәм бик олугълык иясе булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Бөтен галәмнең патшасы һәм беркайчан үлмәячәк, һәрвакыт терек булучы Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Ул Аллаһы Тәгалә бөтен кимчелекләрдән бик пакъ һәм мөкатдәс Зат, бөтен фәрештәләрнең һәм Җәбраил фәрештәнең Раббысы. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка илаһи зат юк. Без гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә Рабби, без Синнән җәннәтне сорыйбыз һәм җәһәннәмнән Сиңа сыгынабыз.

Икенче 10 көндә:

Сүбехәәнә зиль-мүльки үәль-мәләкүүт.

Сүбехәәнә зил-гиззәти үәл-газамәти, үәл- кудерати, үәл-кибрийәәә-и, үәл-җәләәли, үәл- җәмәәли, үәл-кәмәәли, үәл-җәбәруут.

 

Сүбехәәнәль-мәликиль-мәгбүүде.

 

Сүбехәәнәль-мәликиль-мәксууде.

 

Сүбехәәнәль-мәликиль-мәсҗүүде.

 

Сүбехәәнәль-мәликиль-хәййиләзии ләә йәнәәмү вә ләә йәзәәлү вә ләә йәмүүтү әбәдәә. Сүббүүхун куддүүсүр-раббүнәә үә раббүль мәләәә-и-кәти үәр-руух. Ләә иләәһә илләллаһү нәстәгъфируллааһ. Нәсәлүкәль җәннәтә үә нәгүүзү бикә мин-нәәр.

 

Өченче 10 көндә:

Сүбехәәнәль мәликиль хәннән.

Сүбөхәәнәль мәликиль мәннән.

 

Сүбөхәәнәль мәликид дәййән.

 

Әлмәгъруфии биль гуфраан,

 

Вәль-мәкъсууди биль-ихсәән.

 

Әлвәдәәгъ, әлвәдәәгъ,

 

Әль-фираакъ, әль-фираакъ,

 

Йәә шәһри рамәәдаан.

 

Аллааһүммә, йәә кадиим,

 

Йә дә-имү, йәә галиим.

 

Игьфирләнәә, йәә кәриим,

 

Йә рахиимү, йәә хәлиим.

 

Әлвәдәәгъ, әлвәдәәгъ,

 

Әлфираакъ, әлфираакъ,

 

Йәә шәһри рамәдаан”.

 

Тәравих намазының 20 рәкәгатен дә үтәгәч, ошбу дога укыла:

Аллааһүммә салли галәә мүхәммәдиү-үә галәә әәли мүхәммәдиү-үә сәллим. Аллааһүммә зәййиннәә бизиинәтиль-иимәән. Үә шәррифнәә бишәраафәтиль-һидәәйәти үәль-гирфәән. Үә әкримнәә бисыйәәми шәһри рамадаан. Үәрзуконәль-җәннәтә үәль-гуфраан. Үә тәкаббәль миннәә тәраа-үии-хәнәә йәә сүбехәән. Үәстәҗибе дүгәә-ә-нәә йәә хәннәән. Бифадликә үә җүүдикә йәә мәннәән. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-рахимиин.

Мәгънәсе: “Йә, Раббым! Мөхәммәд галәйһиссәләәмгә һәм аның җәмәгатьләренә рәхмәт вә сәлам кыл. Йә, Раббым, безне иман зиннәте белән зиннәтлә һәм гыйлем-тәүфыйк белән шәрәфле кыл. Рамазан аеның рүзәсе белән хөрмәтле кыл, безгә җәннәтне һәм ярлыкауны насыйп ит. Йә, пакъ булган Раббым! Безнең тәравихларыбызны кабул кыл. Йә, рәхмәт кылучы, сорамыйча бирүче Аллаһ. Фазылың һәм кәрамең илә безнең догаларыбызны кабул кыл. Йә, камил рәхмәт кылучы Аллаһы Тәгалә! Һәрнәрсә Синең рәхмәтең белән генә булучы”.

Тәравих намазын укуның хасиятләре.

Гали (радыйяллааһү ганһү) әйтте: “Рамазан аенда тәравих намазының фазыйләтләре:

Әүвәлге кичтә бер мөэмин тәравих намазын укыса, аның барлык гөнаһлары ярлыканыр. Аллаһы Тәгалә синең гамәлләреңне кабул итәр, гөнаһларыңны ярлыкар һәм өмет иткән дәүләтеңә ирештерер.

Икенче кичәдә укыса, Аллаһы Тәгалә анасының һәм атасының гөнаһларын ярлыкар.

Өченче кичәдә укыса, фәрештәләр: “Йә, мөэмин! Аллаһы тәгалә синең гыйбадәтеңне кабул итеп, гөнаһларыңны гафу - мәгъфирәт итте”, - дип әйтерләр.

 

Дүртенче кичәдә укыса - Тәүратны, Инҗилне, Зәбурны, Коръәнне хәтем кылган сәвап булыр (хәтем - китапны тулысынча укып чыгу).

 

Бишенче кичәдә укыса - Мәккә-Мәдинәдәге мәсҗед Харам һәм Акса мәчетендә намаз укыган сәвабы бирелер.

 

Алтынчы кичәдә укыса - Бәйтелмәгъмурны тәваф кылган - әйләнгән сәвабы һәм аның һәр ташы ул мөэмин өчен ярлыкауны теләрләр.

 

Җиденче кичәдә укыса - Муса галәйһиссәләәм Фиргавен белән сугыш кылгандагы сәвабы бирелер.

 

Сигезенче кичәдә укыса - Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм белән Бәдер сугышында бергә булган кебек булыр.

 

Тугызынчы кичәдә укыса - Давыт галәйһиссәләәм белән бергә гыйбадәт кылган сәвабы булыр.

 

Унынчы кичәдә укыса - дөнья һәм ахирәттә булган барча куркулардан имин булыр.

 

Унберенче кичәдә укыса - сөннәт гамәлләрнең кабул булган сәвабы бирелер.

 

Уникенче кичәдә укыса - җәһәннәм өстендәге сиратны, яшен тизлеге белән үтәчәк.

 

Унөченче кичәдә укыса - бәйтелмөкатдәсне бина кылган сәвабы бирелер.

 

Ундүртенче кичәдә укыса - Кадер кичәсендә уяу торган сәвабы бирелер.

 

Унбишенче кичәдә укыса - хаҗәте үтәлер, догасы кабул булыр, ахирәттә дәрәҗәләр бирелер.

 

Уналтынчы кичәдә укыса - дөньядан үткәндә һәм Кыямәттә кәлимә-таибәне (Ләә иләәһә илләллааһ Мүхәммәдүр-расуулүллааһ) әйтер.

 

Унҗиденче кичәдә укыса - җәннәтнең иң бөек урынын күрмәенчә дөньядан чыкмас.

 

Унсигезенче кичәдә укыса - шаһитләр һәм сугыш кылучыларның сәваплары кеби әҗер бирелер.

 

Унтугызынчы кичәдә укыса - дөнья һәм ахирәттә ярдәмчесе булыр.

 

Егерменче кичәдә укыса - Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәмне төшендә күрмичә дөньядан чыкмас.

 

Егерме беренче кичәдә укыса - җир һәм күктәге фәрештәләр аны ярлыкауны теләрләр һәм Аллаһның ризалыгын табар.

 

Егерме икенче кичәдә укыса - Мөхәммәд галәйһиссәләәмнең өммәтендәге ятимнәрне һәм колларны ризык биреп туйдырган сәвабы бирелер.

 

Егерме өченче кичәдә укыса - Мөхәммәд галәйһиссәләәмнең өммәтендәге тоткыннарны азат кылган кебек булыр.

 

Егерме дүртенче кичәдә укыса - гамәл дәфтәре уң яктан бирелер.

 

Егерме бишенче кичәдә укыса - үлем фәрештәсе күркәм сүрәттә килер, җәннәт белән сөенеч биреп җанын алыр.

 

Егерме алтынчы кичәдә укыса - үлгәндә Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән фәрештәләр шәйтан хәйләсеннән сакларлар.

 

Егерме җиденче кичәдә укыса - Аллаһы Тәгаләнең әмере белән җәһәннәм ишекләре ябылыр.

 

Егерме сигезенче кичәдә укыса - Аллаһы Тәгалә җәннәт сакчыларына әйтер: “Җәннәт ишекләрен ач! Теләсә кайсына керсен!”, -дип.

 

Егерме тугызынчы кичәдә укыса - Әюп галәйһиссәләәм авыруына сабыр иткән сәвапны бирер һәм гөнаһлары ярлыканыр.

 

Утызынчы кичәдә укыса - Аллаһы Тәгаләнең әмере белән гареш астында бер чакыручы кычкырыр: “Тәравих укыганнар җәһәннәмнән котылдылар, өмет иткән җәннәтләрен һәм дидарын күрү дәрәҗәсенә ирештеләр. Аллаһы Тәгалә олуглыгы белән ант итеп: “Ул колларны гафу иттем, җәһәннәмгә тәннәрен хәрам иттем”, - дип әйтте. Аннан соң Аллаһы Тәгалә: “Шуларның һәркайсы өчен: кирәк ир, кирәк хатын булсын - барчасының кулына җәһәннәмнән котылганлыгына һәм сиратны тиз кичүенә ышаныч кәгазе язып бирергә”, - дип боерды. Һәркем ихлас белән тәравих намазын укыса, һичшиксез, бу сәвапларга ирешер. Әмин.

 

Аллаһы Тәгалә безгә рамазан аен каршы алып, ураза тотарга, тәравих намазын җиңеллек белән укырга насыйп итсен. Әмин.

Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе