
Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәде үә галәә әәлиһии үә әсхәәбиһии әҗмәгиин.
Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!Ураза тоту белән без мәрхәмәтлелеккә, сабырлыкка, булганына риза булуына, мескеннәрнең хәлен белергә, ризыкның кадерен белергә өйрәнәбез.
Аллаһы Тәгалә, көннәрне суытып, безгә ураза тотарга җиңеллек насыйп итте. Бу безгә карата Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, бәракәте, нигъмәте һәм бүләге. Элек заманында Рамазан ае җәй көненә туры килсә, трактор, комбайн булмаган вакытта, әби-бабаларыбыз урак өстендә эшләп, уразаны калдырмадылар. Ни өчен? Иманнары нык булганнары өчен.
“Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кеби сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки рузәга кимчелек китерүдән сакланырсыз!” (Әль-Бәкара сүрәсе, 183 аять). Аллаһы Тәгалә бу аятьтә иманлы булган бәндәләргә мөрәҗәгать итә. Кем дә кем ураза тотмас өчен аклана һәм сәбәп таба икән, димәк, аның иманы түбән дәрәҗәсендә. Чөнки иманлы бәндәгә ураза тоту, намаз уку, изге эшләрне башкару бәйрәм кебек.
Ураза тоту ул күнекмә кебек. Ай буена таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр хәләл ризыктан үзен тыйган кешегә хәрам ризыктан һәм гөнаһлы тыелу җиңел булыр.
Бүген кеше зарлана, булганына риза түгел, авырлык килгәндә төшенкелеккә төшә. Әлбәттә, дөнья булгач төрлесе килеп чыгарга мөмкин. Беренчедән, без монда кунакта һәм вакытлыча яшибез. Икенчедән, Аллаһы Тәгалә барыбызны да иманга сыный. Кеше бәхетле булсын өчен, Аллаһ Ислам динен безгә бүләк итте.
Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үә сәлләм: “Дөреслектә Аллаһы Тәгалә әйтте: “Йә Әдәм баласы Миңа гыйбадәт кылыр өчен вакытны тап, Мин синең йөрәгеңне бай һәм фәкырьлектән азат итәрмен. Әгәр Миңа гыйбадәт кылу өчен вакытны тапмасаң, сиңа мәшәкатьләр һәм сине фәкыйрьлектән азат итмәм”, - дип әйтте.
Кеше дин ул пенсиягә чыккач яки картайгач кына кирәк дип уйлый. Шуның өчен дин тоту өчен вакыт юк дип әйтә. Әмма дин - ул тормыш рәвеше һәм мәгънәсе. Аллаһы Тәгалә безгә динне авырлык килсен өчен бирмәде. Киресенчә яшәвебез җиңел булсын диде.
Аллаһы Тәгалә әйтте: Аллаһы Тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш белән көчләр. (Әл-Бәкара сүрәсе, 286 аять).
Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Дөреслектә Ислам дине тотуы бик җиңел”, - диде. Шулай ук Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Динне җиңеләйтегез һәм авырайтмагыз, сөендерегез һәм куркытмагыз”, - дип әйтте.