Рәсүлебез (с.г.в.): «Кем, Кадер кичәсен уяу үткәреп, гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда, әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар"

Мөфтият сайты: "Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл кадер”, ягъни “Кадер кичәсе” дип билгеләп үтә. Сүрәнең башында ук: “Коръәнне шушы изге Кадер кичәсендә иңдердек”, - дип әйтелә. Шулай итеп, игелеккә, яктылыкка, пакьлеккә, яхшылыкка, ягъни бәхет-сәгадәткә илтә торган юлны күрсәтүче изге китап Рамазан аеның Кадер кичәсендә Ләүһүл-мәхфүздән күкләрнең беренче катына төшерелә.",- дип яза.

БӘЙЛЕ
2023 Апр 10. Фото:

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәде уә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!

Барча мактау һәм олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Кадер кичәсе хакында булыр.

Аллаһы Тәгалә әйтә:

Без ул Коръәнне мөбарәк кадер кичәсендә иңдердек, Без Коръән белән имансызларны "куркытучы булдык”.

Ул кадер кичәсендә киләсе елга хәтле булачак эшләр хөкем ителер, ягъни туу, үлү, ризык вә дөньядагы башка булачак вакыйгалар тәгаен ителер.

Һәр әмер хикмәт буенча Безнең хозурыбызда хасил булган хәлдә, Без ул көндә мөэминнәргә фәрештәләр җибәрер булдык, Мөэминнәргә Раббыңнан рәхмәт булган хәлдә чөнки, Ул – Аллаһ бәндәләренең хәлләрен белер, сүзләрен ишетер. (“Духан” сүрәсе 3-6 аятьләр).

Шулай ук Аллаһы Тәгалә Кадер кичәсе хакында аерым бер сүрәне иңдерә. Аның исеме “Кадер” дип атала.

Аллаһы Тәгалә әйтә:

1. Тәхкыйк Без Коръәнне иңдердек Кадер кичендә.

2. Сиңа Кадер киченең шәрафәтен вә аның хикмәтен нәрсә белдерде?

3. Кадер кичә, мең айдан да хәерлерәк сәвабы, мең ай кылган гыйбадәттән артыграк.

4. Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Раббыларының теләге илә һәр кешегә билгеләнгән бер еллык тәкъдир белән.

5. Кадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһыдан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы кояш баеганнан башлап таң атканга чаклы. (Коръән Рамазан аенда кадер кичендә бердән дөнья күгенә Җәбраил галәйһиссәләәм фәрештәгә иңдерелде. Аннары Җәбраил галәйһиссәләәм кирәк саен аять-аять пәйгамбәргә китереп торды.) (Кадер сүрәсе).

Ибн Габбас радыйяллааһү ганһү әйтте: “Кайчан Кадер кичәсе булса, Җәбраил галәйһисәләәм күп фәрештәләр белән җир йөзенә иңәрләр, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән Һәрбер гыйбадәт кылучыга юлыксалар: “Йә Раббым, бу Кадер кичәсендә дога кылучыларның догасын кабул ит”, - диярләр. Шулай итеп таң атканчы йөрерләр, таң атканнан соң Җәбраил галәйһиссәләәм: “И фәрештәләр! Күккә ашыгыз! – дип әйтер. Фәрештәләр: “И Җәбраил галәйһиссәләәм! Аллаһы Тәгалә бу Кадер кичәсендә Мөхәммәд галәйһиссәләәмнең өммәтенә никадәр рәхмәт һәм сөенечләр багышлады?” - диярләр.

Җәбраил галәйһиссәләәм: “И фәрештәләр! Белегез: Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәләәм өммәтенә рәхмәтләр кылды һәм гөнаһларын ярлыкады. Мәгәр дүрт төрле төркемне ярлыкамады. Ул дүрт төркемнең беренчесе: исерткеч эчүне, ягъни исерткеч эчәргә даимчелек кылучыны. Икенчесе: ата-анасын рәнҗетүчене ярлыкамады. Өченчесе: кардәш белән талашкан кешене ярлыкамады. Дүртенчесе: кинә тотучыны, ягъни ачу саклаучыны ярлыкамады, - дияр. Бу дүрт төрле гөнаһ ияләрен, тәүбә-истәгъфар кылып, бу яман эшләрне эшләүдән туктасалар ярлыкар.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның да Кадер кичәсе хакында бик матур шигыре бар.

Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе;

Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.

Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте;

Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе.

Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, —

Бер кадер кич Тәңре каршында мең айдан изгерәк.

Җон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух;

Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ.

Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен,

Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын.

Күз яшеннән, төрле рәнҗештән ясап зур энҗеләр,

Ул мәлаик гарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр.

Таң сызылганча йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям;

Тик диярләр: «Барча мөэмингә, мөселманга сәләм!»

“Кадер” дигән сүз кодрәт дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе – тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Кадер кичәсе мең айдан да кадерлерәк. Ул кичәдә догада, гыйбадәттә, зикердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачак. Рәсүлебез (галәйһиссәләәм): «Кем дә кем, Кадер кичәсен уяу үткәреп, гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда, әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», – дип әйтте. Аллаһы Тәгалә: «Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк», – диде.

 

Пәйгамбәрнең хатыны Гаишә радыйяллааһү ганһәә: “И Аллаһның Рәсүле! Бу Кадер кичәсендә ни төрле дога кылыйм? - диде. Пәйгамбәр галәйһиссәләәм: «Кадер кичәсендә “Аллааһүммә иннәкә гафуввун түхиббуль гафва фәгвү гәннии ( Йә Аллаһым, шөбһәсез Син гафу итүче, гафу итүне сөясең, мине дә гафу ит) дип дога кыл”, - диде.

 

Бу Кадер кичәсендә гыйбадәт кылу мең ай гыйбадәт кылудан изге. Ягъни Мөхәммәд галәйһиссәләәм өммәтеннән бер кеше бу Кадер кичәсендә ихлас белән ике генә рәкәгать намаз укыса, яки башка изгелекләр кылса, мең ай гыйбадәт кылуыннан сәвабы күбрәк. (Мең ай сиксән өч ел да дүрт ай булыр).

 

Расүүлүллааһ галәйһиссәләәм беркөн сәхабәләренә Бәни Исраил, Шәмгун исемле бер адәмнең кылычын тагып, мең ай (80 елдан артык) Аллаһ юлында җиһад итүе хакында аңлаткач, сәхабәләр, хәйран булып, гаҗәпләнеп: «Бу кыска гына гомеребездә без моңа ничек ирешербез?» — диделәр. Расүүлүллааһ галәйһиссәләәм, моның хәленә хәйран булып, Аллаһудан: «Минем өммәтемнән дә берәү шундый булса иде», — дип үтенәсе килә. Шуннан соң ул: «Я Рабби, минем өммәтем гомер ягыннан бик кыска гомерле, гамәл ягыннан иң аз әйләдең», — дип дога кыла.

Шулчак Аллаһы Тәгалә: «Кадер кичәсе мең айдан да хәерледер», — дип, аять кәлимәсен иңдерә, Кадер кичәсен аңа бирә. Һәм пәйгамбәрнең мөбарәк теләген куәтләндереп: «Әй Хәбибем, Кадер кичәсе синекедер, вә өммәтемнеке. Бәни Исраилдан булган вә Аллаһ юлында мең ай җиһад иткән ул кешенең гамәленнән хәерле. Кыямәткә кадәр һәр Рамазан шәрифтә бер тапкыр килер», - дип боера.

Расүүлүллааһгаләйһиссәләәм тагын да беркөн: «Бәни Исраил пәйгамбәрләреннән дүртесе сиксән ел дәвамында Аллаһу Тәгаләгә гыйбадәт иттеләр, бер файдалы төшенчәгә ия була алмадылар! Болар Әюб, Зәкәрия, Һәркил һәм Юша иделәр», - ди. Сәхабәләр бу хәдис шәрифне ишеткәч тә хәйран булдылар. Шулчак Аллаһы Тәгалә боерыгы белән Җәбраил килеп: «Әй, Мөхәммәд галәйһиссәләәм! Синең өммәтең бу пәйгамбәрләрнең Аллаһыга бер фәтвасы булмаган 80 еллык гыйбадәтенә тартылырлар. Дөреслектә бит Аллаһу Тәгалә сиңа яхшырагын җибәрде», — дип, Кадер кичәсе аять Кәримәсен укый.

Кадер кичәсе хакындагы хәдис шәрифләрдә болай боерыла:

«Кадер кичәсендә бер тапкыр «Иннәә әнзәлнәәһү» сүрәсен укыган башка заманнарда Коръән Кәримне даими укучыдан да сөйкемле»;

«Кадер кичәсендә бер тәсбих “Сүбеһәәнәллааһ”, бер тәхмид “Әльхәмдүлилләәһ”, бер тәһлил «Аллааһү Әкбәр» әйтүче минем янымда җиде йөз мең тәсбих вә тәһлил әйтүчедән кыйммәтле»; «Бу кичәдә көтүче сарык савып алган вакыт кадәр булса да гыйбадәт иткән кеше (ягъни тиз генә намаз укып алган) бер ай дәвамында бөтен кичәләрне таңга кадәр гыйбадәттә булучыдан да кыйммәтледер»;

«Кадер кичәсендә өч тапкыр «Ләә Иләәһә илләллааһ» әйтүченең беренчесендә — гөнаһлары кичерелер, гафу ителер; икенчесендә — җәһәннәмнән котылыр; өченчесендә — җәннәткә керер»;

«Кадер кичәсендә «Кадер» сүрәсен укыган кеше Коръән Кәримнең дүрттән берен укыган кебек булыр» (ягъни моның савабына ирешер). Рамазан аеның һәр кичәсендә төрле гыйбадәт һәм яхшылыкларны даимән кылу тиешле. Чөнки бу Кадер кичәсе Рамазан аенда булыр. Һәм әгәр бер кеше, бу Рамазан аенда, ястү һәм тәравих намазын җәмәгать белән һич калдырмый укыса, ул кешегә Кадер кичәсенең савабын бирер.

Бу Кадәр кичәсенең көндезендә дә гафил булмаска кирәк, анда да Кадер төнендәге саваплар никадәр булса, шуның кадәр ук саваплар язарлар.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләәм: “Бер кеше Кадер кичәсендә ике рәкәгать намаз укыса, һәр рәкәгатьтә Фатиха белән Ихлас сүрәләрен укыса, намаздан бушангач, җитмеш мәртәбә Әлхәмдүлилләәһ дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә ул кешенең урыннарыннан купмас борын ук, барча гөнаһларын ярлыкар. Бу кешеләр өчен Аллаһы Тәгалә фәрештәләр җибәрер, икенче елгача бу кешенең изгелекләрен язарлар. Һәм бу кеше җәннәттә урынын күрмичә дөньядан чыкмас”, - дип әйткән.

Бу Кадер кичәсенең галәмәтләре, ягъни билгеләре шулдыр: бу кичә нурлы булыр, бик эссе булмас, бик салкын булмас, ул кичтә болыт һәм җил булмас. Һәм ул кичәдә һавадан йолдызлар атылмас, барча сулар татлы булыр, яңгыр яумас. Бу билгеләр булса, ул кичә югарыда фазыйләтле кичә алынган Кадер кичәсе булыр.

Шәйх Әбулхәсән әл-Җөрҗани (Аллаһның рәхмәтендә булсын): “Балигъ булган вакытымнан соң һәр ел Кадер кичәсен белмичә үткәрмәдем, һәр елда Рамазан шәрифтә таптым. Әгәр Рамазан ае башы дүшәмбе көн булса, Кадер кичәсен егерме бишендә таптым. Әгәр Рамазан ае җомга көн башланса, Кадер кичәсен унҗиденче кичәсендә таптым, әгәр Рамазан ае башы шимбә көн булса, Кадер кичәсен егерме өчесендә таптым”, - диде. Ничек булса да, Кадер кичәсенә туры килү өчен, шушы кичәләрне гафиллек белән үткәрмәгез.

Әүвәлге галимнәр, Рамазан аеның барча кичәләрендә уяу торып, барча гөнаһлардан тәүбә-истигъфар кылып, даимән гыйбадәттә булып, бу Кадер кичәсенә туры килеп, Аллаһы Тәгалә каршында ак йөзле булганнар. Безнең дә шулар кебек Аллаһы Тәгалә каршында догаларыбыз кабул булса, дөнья һәм ахирәттә бәхетле булуыбыз шул булыр. Ничек булса да галимнәр сүзен колакка алып, яхшы һәм изге ният белән йөреп, Аллаһы Тәгалә риза булырдай гамәлләрне кылу иҗтиһатында булу кирәк.

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Бер кеше Аллаһы Тәгалә риза булырдай гамәл кылса, Аллаһы Тәгалә аның барча эшләрен ансат кылыр, ягъни җиңеллек бирер”, - диде.

Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.

 

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе