21 майда сәгать 16:00 Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә изге Рамазан аена багышланган "Хуш киләсең, Рамазан" дип исемләнгән чара узачак.
Кичәдә изге Рамазан-шәриф аеның фазыйләтләре, ураза тотуның әһәмияте турында эчтәлекле вәгазьләр, матур мөнәҗәтләр укыячаклар. Әлеге чара ТҖ МДНнең дәгъвәт бүлеге һәм Яшел Үзән районы мөхтәсибәте тарафыннан оештырыла.