Җомга мөбәрак булсын! Аллаһның хабибе Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Рамазан аен гөнаһларны яндырган сәбәпле шулай атыйлар”

Габдеррахман ибне Гауф радыйяллааһү ганһү сөйләгәнчә, Аллаһның Илчесе - Рәсүл Әкрам галәйһиссәләәм рамазан ае турында сүз чыккач: “Бу айда Аллаһы Тәгалә уразаны сезләргә фарыз итеп билгеләде. Мин исә кыямны (төнге гыйбадәтемне) сөннәтемнән итеп күрсәттем, билгеләдем. Кем булса да иманын ныгытып-исбатлап, Аллаһның ризалыгына ирешим диеп ураза тотып, чыкса, нәкъ анасыннан туган көнне (гөнаһсыз булып дөньяга килгән) шикелле булыр”, - дигән.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 02. Фото:as-salam.ru/

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир- раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәде уә галәә әәлиһии уә әсхәәбиһии әҗмәгиин.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!

Барча мактау һәм олугълау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Әльхәмдүлилләәһ, рамазан ае дәвам итә.

Рамазан ае:

1. Шатлык ае - Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәмгә Коръән иңгән ай.

2. Бу ай - бәрәкәт ае, ризыкларыбыз, гамәлләребез бәрәкәтле, гамәлләребезгә карата әҗер-сәвабы күп була торган ай.

3. Бу ай - уңыш ае, бер изгелеккә мең изгелек языла торган ай.

4. Бу ай - сугыш ае, явыз нәфесләребез белән сугышып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешә торган ай. Пәйгамбәр галәйһиссәләәм: “Иң зур сугыш - нәфесләребез белән сугышу”, - диде.

5. Бу - котылу ае, бозыклардан тыелып, җәннәт өчен кәсеп иткән ай, Аллаһы Тәгаләнең рәнҗетүче ут газабыннан котыла торган ай.

6. Бу ай - догаларның кабул була торган ае. Аллаһы Тәгалә: “Сезнең догаларыгызны кабул итүдә һәрвакыт якынмын”, - ди.

7. Бу - сәламәтлек ае, тәннәребезне ачлык белән дәваласак, рухларыбызны Аллаһының боерыгын үтәп, явыз булган нәфесебезне җиңеп, Аллаһы Тәгаләдән югары җәннәтен көтәбез, насыйп итсә иде, әмин.

Рамазан аенда ураза тоту, фитр сәдакасы бирү һиҗрәтнең икенче елында фарыз булды.

Шул ук елда рамазанның унҗиденче көнендә Бәдер дигән авыл янында мөшрикләр белән каты сугыш булып, мөшрикләрне җиңделәр.

Аллаһның “Коръән кешеләргә тугры юл күрсәтүче буларак, тугры юлны аңлатучы буларак һәм (һәрнәрсә арасында) аерым буларак иңгән ай рамазан була” дигән мөбәрәк ай бара.

Әлхәмдүлилләәһи! Аллаһы Раббыбыз бу шәһри рамазанга да керергә насый итте. Йә шәһри рамазан, ни кадәр хөрмәтле, гыййззәтле, кадерле айсың! Йә мөселман кардәшләрем, рамазан белән бәйле булган һәрнәрсәне сөйләп бетереп булса иде! Никадәр аз беләбез шул мөбәрәк һәм могътәбәр аебыз турында.

Хәзрәти Әбү Һүрайра радыйяллааһү ганһү тапшырганча, Рәсүл Әкрам салләллааһү галәйһи үә сәлләм: “Рамазан диеп әйтә күрмәгез! Шәһри рамазан яки рамазан ае диеп әйтегез! Хаклыкта, рамазан - Аллаһы Тәгаләнең исемнәренең берсе”, - диеп әйткән.

Хәзрәти Әнәс радыйяллааһү ганһү әйткәнчә, Аллаһның хабибе Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Рамазан аен гөнаһларны яндырган сәбәпле шулай атыйлар”, - диеп хәбәр иткән. Гарәп телендә “рамазан” сүзенең мәгънәсе нәкъ шул төшенчәне бирә.

Габдеррахман ибне Гауф радыйяллааһү ганһү сөйләгәнчә, Аллаһның Илчесе - Рәсүл Әкрам галәйһиссәләәм рамазан ае турында сүз чыккач: “Бу айда Аллаһы Тәгалә уразаны сезләргә фарыз итеп билгеләде. Мин исә кыямны (төнге гыйбадәтемне) сөннәтемнән итеп күрсәттем, билгеләдем. Кем булса да иманын ныгытып-исбатлап, Аллаһның ризалыгына ирешим диеп ураза тотып, чыкса, нәкъ анасыннан туган көнне (гөнаһсыз булып дөньяга килгән) шикелле булыр”, - дигән.

Хәзрәти Сәлман әл-Фәриси радыйяллааһү ганһү хәбәр иткәнчә, шәгъбан аеның ахыргы көнендә Пәйгамбәр галәйһиссәләәм кешеләр алдында: “Әй, кешеләр! Бөек ай, мөбәрәк ай алдыгызга килеп басты! Бу айда мең айдан да фазыйләтле белән артыграк булган кичә дә бар. Аллаһы Тәгалә бу айның уразасын фарыз итеп билгеләде, төнге гыйбадәтне (кыямны) исә нәфелләрдән хисаплый. Берәр яхшы гамәл белән генә булса да Аллаһның ризалыгына ирешергә өчен язылып куйган әҗер-сәвапларга ирешер. Бу айда бер фарыз гамәлне башкаручы исә нәкъ башка айларда җитмеш фарыз гамәл үтәгән шикелле булыр. Бу ай - сабырлык ае, сабырлыкның нәтиҗәсе исә - җәннәт. Бу ай - бер-береңне юату ае. Мөэминнең бу айда ризыгы арта! Бер ураза тотучыга авыз ачарга мөмкинлек булдыру - гөнаһларга мәгъфирәттәндер...” – дип сөйләгән.

Сәхабәләр: “Йә Расуулүллааһ! Һәркайсыбызның башкаларга авыз ачтырырга ризык таба алу мөмкинлеге юк бит”, - дигәч, ул: “Хәтта су белән бергә кушылган сөт өсте яки берәр хөрмә, су шурпасы белән авыз ачтырса да, Аллаһы Тәгалә бу әҗерне насыйп итәр. Ураза тотып сусаган бәндәгә Аллаһы Тәгалә сусаулыкны китермәс, сулы хауз (елгадан) эчерер һәм ул бәндә җәннәткә керер. Бу айның башы рәхмәт, уртасы мәгъфирәт, ахыры исә уттан котылу. Дүрт төрле сыйфатыгызны арттырыгызчы! Ике төрлесе белән Аллаһы Тәгалә разый булыр, калган икесе исә башка бернәрсә дә артык булмас сыйфатлар: “Ләә иләәһә илләллааһ” һәм истигъфар - гафу догаларыгыз булыр. Җәннәтне үтенеп сорауларыгыз һәм ут газабыннан котылуны соравыгыз исә - калган сыйфатлар”, - дигән Рәсүл Әкрам галәйһиссәләәм.

Рамазан ае килеп җиткәч, бер елны Рәсүүлүллааһ галәйһиссәләәм: “Сүбехәәнәллааһ! Ничек каршы аласыз? Ул сезне ничек каршы алыр?” - дигән. Хәзрәти Гомәр радыйяллааһү ганһү: “Йә Рәсүүлүллааһ галәйһисәләәм! Атам-анам җаннары фида булсын. Вәхи иңдеме, әллә дошман өстебезгә киләме? - дип сорады. “Юк! Ләкин рамазан ае килде. Бу кыйблага карап намаз укучыларны Аллаһы Тәгалә айның беренче кичәсендә үк гафу итәр!” - диде мөхтәрәм Рәсүлебез галәйһиссәләәм. Бер кеше шушы сүзләрне ишеткәч, бик каты уфылдап куйды. “Әллә мин әйткән сүзләрдән күкрәгең тарайдымы (яки авыр хис итә башладыңмы)?” “Юк, йә Рәсүүлүллааһ! Ләкин монафыйк та шул бәрәкәткә ирешерме?” - диеп сорагач, кыямәт көнендә безләрнең шәфәгатьчесе булачак Рәсүлебез: “Монафыйк булучы - кәфер. Аңа исә бернәрсә дә булмас”, - диде.

Йә кардәшләрем! Аллаһы Тәгалә өммәтебезне бүгенге монафыйк-кяферләрдән сакласа иде! Әмин!

“Иман ботаклары” (өлешләре мәгънәсендә) китабында хәбәр ителгәнчә, Җенабел-Хак Раббыбыз Муса галәйһиссәләәм-гә вәхи иңдереп: “Йә Муса! Рамазан аенда Мин бәндәләргә ураза тотуны йөкләдем. Кем булса да рамазан аенда ун көн тотып вафат булса, нәкъ синең урыныңа килеп басардай әҗер-сәвапларга ирешер. Кем булса да егерме көн ураза тотып вафат булса, камил итагатьле бәндәләрдән хисапланыр. Кем булса да утыз көн ураза тотып вафат булса, иң бөек сәваплы булучы шаһитләр әҗеренә ирешер. Йә Муса! Рамазан ае кергәч, Мин гарешне күтәреп торучы фәрештәләргә, гыйбадәтне туктатып, һәр дога кылучы, сораучы ураза әһеленә, дога кылган саен, “Әмин”, - диеп торырга әмер бирәмен. Бер сораучы, дога кылучының да догасы кире кагылмый. Йә Муса! Рамазан ае җитте исә, җиргә, күкләргә, тауларга, җанварларга, хәтта хәшәрәт-чикерткәләргә ураза тотучыларга ярлыкау өстәп торсыннар иде диеп илһам бирәмен! Хәтта рөхсәт итсәм, күгем дә, җирем дә ураза тотучыларга сәлам әйтеп, алар белән сөйләшерләр иде. Бәндәләремә: “Йә бәндәләрем! Ураза тотып Үземне шатландырыгыз, сәвапларга ирешегез, үзегезне уттан коткарырмын! Җиңел хисап белән хисаплырмын, хәсрәтләрегезне азайтырмын, ризыгызны арттырырмын. Гыйззәт-кодрәтем белән ант итәмен, ахирәтегез турында кайгыртып, сораган һәрнәрсәгә ирештерермен! Дөньягыз турында исә сорамагызчы!” - дип боерам”, - дигән.

Йә Рабби! Безләргә никадәр бөек рәхмәтең! “Бу мөбәрәк, мең айдан да артыграк булган кичәне үзендә тотучы рамазан-кәрим аеның кыйммәте никадәр бөек терәк! Әгәр өммәтем рамазан аеның кыйммәтен белсә, бу ай ел буена дәвам итсә иде, диеп теләр иде”, - дигән Рәсүүлүллааһ галәйһиссәләәм.

Рамазан аеның мәрхәмәт өлешенә кердек. Аллаһы Тәгаләнең Рахман, Рәхим икәнлеген барыбыз да беләбез. Аллаһы Тәгалә Раббыбыз үз мәрхәмәтләренә ирештерсә иде, диеп догаларыбызны арттырыйк. “Раббәнәә әәтинәә фиддүнйәә хәсәнәтәү-үә-филь аахыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәәбәннәәр” - “Йә Раббыбыз! Дөньяда да, ахирәттә дә яхшылыкка, Синең ризалыгыңа туры килердәй сыйфатларга ирешеп, Син канәгать булырдай гамәлләр кылырга насыйп итсәнә!” Әмин.

Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.

“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе