“Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендәге курслар безне шөкер итәргә өйрәтә (ВИДЕОЖУРНАЛ)

Аллаһы Тәгалә безгә чиксез нигъмәт бирә. Аяклар, куллар, башка нигъмәтләр. Әмма без моның өчен Аңа рәхмәт әйтә белмибез. Гел канәгать түгелбез. Ә менә “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә булган курслар безне шөкер итәргә, Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләренә рәхмәт әйтә белергә өйрәтә.

БӘЙЛЕ
2017 Дек 30

Аллаһка мең шөкер: аяк-кулларыбыз йөреп тора, күзебез күрә, колагыбыз ишетә.

Бу юлы “Ярдәм”гә тернәкләнү курсларына коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләр килде. “Бер-беребезгә булышыйк” проектында тәүге тапкыр үзләренең үсеп, буй җиткән, Даун синдромлы балалары белән әниләр дә катнашты. “Ярдәм”дәге курсларның үзенчәлеге шунда: биредә беркемне дә дине буенча да, милләтенә карап та, яшенә багып та аерып карау юк.

“Ярдәм”дәге курсларга килеп, “икенче сулышы” ачылып китүчеләр шактый булды. Казаннан Илһам Кашаповның әле эшкә кереп эшли алуына өмет уянса, Зәйдән Римма Глухованың үз-үзенә ышанычы арткан. “Бер-береңә ярдәм итәргә кирәк, шул чакта син үзеңнең проблемаларың турында онытасың. Кешегә ярдәм итүең белән үзеңә дә ярдәм итәсең”, - ди ул.

Римма “Ярдәм”гә беренче тапкыр экскурсия вакытында килгән иде. Шул чакта “Бер-беребезгә булышыйк” дип аталган курсларга язылып китүенә әле дә шатланып туя алмый. Ул, “Ярдәм”дә кешеләр белән аралашып, ул үзенең һич кенә дә ялгыз булмавын аңлаган.

Туганда башына зыян килеп, гомерлеккә авыру булып калган Гөлназ Солтанбәкова “Ярдәм”гә әбисе Фаягөл апа белән килде. Гөлназ тормышта күпне күргән: әнисе авариягә эләгеп үлеп киткән, аңарчы әтисез калган булган. Менә егерме ел инде ул әбисе тәрбиясендә. Фаягөл апа Гөлназга мама да, дәү әни дә... Гөлназ матур итеп елмая, кешеләр белән аралашырга ярата.

Психолог Марина Миннәхмәтова башкара торган җырдагыча очар өчен бөркетнеке кебек нык канат кирәк. “Бер-беребезгә булышыйк” курслары бу юлы да бик күпләргә канат куйды, алдагы эш-ниятләренә этәргеч бирде.

Декабрь аенда “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды башка вакыйгаларга да бай булды. Физик мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез булган кызыбыз Анна Макарова “Татарстан энҗесе 2017” бәйгесендә җиңү яулады. Балалары авыру булган әти-әниләр өчен психологик семинарлар үз эшен дәвам итте.

Тәфсиллерәк шушы видеода:


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе