Барзах тормышы

Аллаһ бәнләләрне бар итте, ризык бирде. Теләгән бәндәсенә ризыкны күбрәк, теләгән бәндәсенә ризыкны азрак бирде. Хәмед белән шөкер

БӘЙЛЕ
2010 Авг 14

Аллаһ бәнләләрне бар итте, ризык бирде. Теләгән бәндәсенә ризыкны күбрәк, теләгән бәндәсенә ризыкны азрак бирде. Хәмед белән шөкер итәм, гөнаһымнан Аңа кайтам. Ул ялгызы, юк аның тиңдәше. Мөхәммәт – Аның илчесе. Салават шәрифләребез аңа булсын. Кемне Аллаһ туры юлга күндерә, аны беркем дә адаштыра алмый, ә кемне адаштыра, беркем дә туры юлга кертә алмый.

Хөрмәтле мөселман кардәшләр!

Бу дөньяда яшәгәндә ләззәтләр телиләр. Аллаһ әйтә: “Кшешеләргә хатын-кызлардан, балалардан, атлардан, терлекләрдән булган шәхвәтләр зиннәтләнде һәм бизәлде”. Кеше шул нәрсәләргә кызыга, аның теләге шушы нәрсәләр булып тора. Без күрәбез шушы шәхвәтлектә йөзгән танышларыбызны, дусларыбызны, туганнарыбызны, ислам юлына аларны чакыра башласаң, әлхәмдүлилләһ, күпләре тыңлый кебек. Күпләре авызыбыздан чыккан хак сүзләргә колак сала кебек, ләкин әле ишетергә теләмиләр. “Аллаһыга гыйбадәт кыл, кардәшем. Нигъмәтләре өчен Аңа шөкер ит, гөнаһ кыласың бит”, - дигәч, аларның күңелләренә бу сүзләр бер дә май булып ятмый. Аларга шул шәхвәтләре турында сөйләсәң, ир затларына хатын-кызлар турында сөйләсәң, хатын-кызларга алтын-көмешләр турында сөйләсәң, машина турында сөйләсәң, күпләренең күңелләренә бу ләззәтлерәк булып килә. Ләззәтләрне яратсалар да, соңгы теләкләре изге гамәл булачак. Аллаһ әйтә: “Әгәр дә аларның берсенә үлем килгәч, ул әйтер: “Я Раббым, мине кире кайтарсаң иде, изгелекләремне кылыр идем”. Бу кяфернең соңгы теләге яңадан кайтып, укымаган намазларын уку. Берсе дә болай дип әйтмәс: “Раббым, кире кайтарсаң иде хатур хатыным янына, балаларым янына, җылы урыным янына, машинам янына”, - дип. Берсенең дә туганнары янына да кайтасы килмәячәк. Ләкин кайта алырлармы? Шушы әҗәл ишегеннән атлап кергәч, кайта алмаслар. Аллаһ әйтер: “Юк, бу аның сүзе генә”. Аллаһ әҗәл фәрештәсен җибәрер, кешеләрне шушы дөньядан барзахи тормышка күчерә, күпләр шушы барзахи тормыштан янә дөньяга кайтырга теләрләр, ләкин бу мөмкин булмас. Бар шундый кешеләр, аларга барзах, ахирәт тормышы турында сөйли башласаң: “Кемнең барып күргәне бар әле?” – диләр. Әйе, Аллаһның диненә тел-теш тидерәләр. Әйе, бик кайтырлар иде, изгелек кылырлар иде, аларның артларында барзах тора, ул киртә.

Барзахи тормыш дөнья белән ахирәт арасында була. Һәрбер кеше шуның аша үтәчәк. Мөдҗәһит әйтә: “Барзах – бу дөньяга кайту белән үлем арасындагы бер киртә. Бер кеше дә барзахи тормышка күчкәч, кире кайта алмый”. Хәсән әйтте: “Барзах ул сезнең белән ахирәт арасындагы каберләрегез”. Һәркайсыбызның шушы каберне күргәне бар, 1 метрга ике метрлы чокыр. Туганнарыбызны, дусларыбызны озатканыбыз бар. Аңа карыйсың, аның әллә ни бернәрсәсе дә юк кебек. Ул безнең ахирәткә кадәр булган урыныбыз. Без шушы каберлрә турында нәрсә беләбез соң? Анда кешене нәрсәләр көтә? Без болар турында бик аз беләбез. Әлбәттә, фән алга киткән саен, каберләрне белмәсбез, андагы нәрсәләрне тәҗрибәләр белән карап белеп булмый, чөнки  Аллаһ мәгълүматны Үзе бирде. Аның китабын, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтен укып, белә алабыз. Профессор, академик булып андагы тормышны белеп булмый. Аллаһ үзе гыйлем бирә. Кабер – ахирәтнең беренче йорты. Әгәр мөэмин Аллаһка гыйбадәт кылып яшәсә, каберендә дә ләззәттә булыр. Әмма кяфер, икейөзле, Аллаһка гөнаһ кылучы бәндәләрне кабердә газап көтә. Шуңа күрә, Госман бервакытны каберләр янына килде һәм күз яшьләрен агызды, хәтта сакалыннан да тамчылар тама иделәр.  Ләкин без мәетләрне күмәргә барабыз, мәетлдәрне күмгәндә хәтта шул мәетнең туганнарына кадәр анекдотлар сөйләшеп, читкә китеп тәмәке тартып, хәтта салкын көннәрдә шул кабер янына утырып шайтан сулары белән җылынучылар да бар. Госман исә кабер янына килгәч, күңеле тулып, ул елады. Аны күргәч, сорадылар: “Я Госман, җәһәннәм турында сөйләгәндә, син еламыйсың, ә кабер янына килгәч елый башладың. Ни өчен?” госман дип җавап бирде: “Дөреслектә, мин Аллаһ илчесенең шундый сүзләрен ишеттем: “Кабер – ахирәтнең беренче йорты. Кем шунда уңышка ирешсә, кабер газабыннан имин булса, кабердән соң киләсесе тагында җиңел булыр. Әгәр дә кабер әһеле газапка дучар булса, моннан соң киләсесе тагында катырак булыр”. Шуңа күрә, Госман елады. Шунда сәхабәләр дә еладылар. Алар җеназада гыйбрәт алыр өчен катнаштылар. Әмма безнең халык бүген шунда тәмәке тартып тора, авызларыннан аракы исе килеп тора, анекдот сөйләп кеше озаталар. Менә бу үлгән күңелләр хакында сүз бара. Керәсе йорты янына килеп баскан, тик калебе тетрәнми. Шунда да тәмәке тартып басып тора, бу үлгән калебләргә бер дәлил. Рабиа үзенең өендә кабер казып куйса, калебе ката, дөнья ләззәтләренә таба борыла башласа, шул кабергә төшеп ята торган булган. Аннары теге кяферләр әйтәчәк сүзләрне әйткән: “Я Раббым. Мине кире кайтарсаң иде, мин бит шушы гамәлемне кылмадым. Мин бит монда җиңел карадым”, - дип, шул изге гамәлләрен искә төшереп, кимчелекләрен уйлап кабереннән йөгереп чыккан. Аннары изгелеккә ашыккан. Шулай итеп, сәхабәләр, табигыйннар, безгә кадәрге яшәгән изге бәндәләр үзләренең калебләрен вәгазьләгәннәр. Мин сезгә өйләрегезгә кайтып, каберләр казып куегыз дип әйтмим. Ләкин бу нәрсәләрдән гафил булмыйк, чөнки гафиллек – безнең хәсрәтебез. Күпме дусларыбызны озатып та, күпме туганнарыбызны җирләп тә, шул 1-2 метрлы йорттан гафил булу безнең хәсрәтебездер. Нәрсә белә кешеләр кабер турында? Пәйгамбәребез кабер фетнәсе хакында сөйләде. Ләкин без андагы нәрсәләрне күрмәсәк тә, ышанабыз, иман китерәбез, чөнки без мөселманнар. Кеше хәтта күмелмәсә дә, бер кешене хайван ашап бетерде, берсе суга батып үлде, шулай да ул барзахи тормышка керә. Аңа кабер нигъмәте яки кабер газабы була. Монда кабергә керү ләхеткә куелу да шарт түгел. Аллаһның барзахыннан һичкем котыла алмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Мәетне кабергә куйганнан соң, ул кешеләрнең аяк тавышларын ишетә”. Туганнары, дуслары киткәч, янына фәрештәләр килә. “Шушы кеше, Мөхәммәд турында син нәрсә әйтә идең?” – дип әйтәләр. Иман иясе, Аллаһка итагать итүче әйтер: “Ул Аллаһның илчесе һәм бәндәсе”, - дип. Ул бу дөньяда да шәһадәт китерде, бу сорауга да җавап бирер. Ләкин кяфер, икейөзле кеше бу сорауга: “Мин белмим, аны кешеләр нәрсәдер дип әйтәләр иде, мин дә шулай дип әйттем”, - дияр. Шулвакытта аңа Аллаһның газабы килер. “Аның башына чүкеч белән сугарлар. Әгәр шул ук чүкеч белән тауга суксаң, ул тузанга әйләнер. Каты газапка шулкадәр кычкырыр, хәтта аның тавышын кешеләрдән һәм җеннәрдән башка барча җан иясе ишетер”, - диелә хәдистә. Кешеләр дә ишетсәләр, куркуларыннан бу дөньяда яши алмаслар иде. Аңнарыннан язарлар иде, Аллаһ безне бу нәрсәдән имин кылды. Әйе, гади генә кабер. Ләкин чынлыкта исә гади түгел икән. Каберне ачып карасаң, череп яткан тәнне табарсың, ләкин анда нигьмәт яки газап бара. Без үзхебез ишетмәсәк тә, иман китерәбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәетне җирләгәннән соң дога кылды: “Кардәшегез өчен истигъфар кылыгыз. Чөнки хәзер аннан сорау була”. Онытмагыз ныклык сорарга, чөнки аңа каты сорау була. Кайбер җирдә бабайлар кабернең 4 почмагына утырып, дога кылалар. Ләкин андый нәрсә юк, шуңа күрә, кыйблага юнәлик тә дога кылыйк. Ана телендә сорыйк. “Я Раббем, аның гөнаһларын кичерсәк иде”, - дип сорыйк.

Әлбәттә, минем сезгә берничә кабер газабына сәбәп булган гөнаһларны искә төшереп итәсе килә. Гомумгазапка сәбәп Аллаһның диненнән ерак булу, имансызлык, имагатьсезлек. Ләкин мөселманнарда да гөнаһлар бар, әмма безнең газабыбызның сәбәпләре дә шулар булалар.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) каберләр яныннан үтеп барганда, ике кабергә ишарә кыла һәм әйтә: “Бу ике кабер әһеле газапта. Әмма боларның гөнаһлары артык зур түгел. Берсе үзенең бәвеленнән сакланмады, йомышын үтәсә, нәҗестән сакланмады, истинҗә кылмады. Икенчесе нәмимә кылды”. Нәмимә – бер мөселманны икенче мөселман белән гайбәт сөйләп талаштырды. Берсенә килә дә: “Беләсеңме, Мөнир, Габдулла синең турында нәрсә әйтте”, - ди. Бу кешенең Габдуллага ачуы килә. Аннары Габдулла янына килә дә: “Беләсеңме, Мөнир синең турында нәрсә әйтте?” – ди. Габдулланың  ачуы килә Мөниргә. Мөселманнарны аерып, гайбәтләр сөйләп йөрүчеләр күп. Шушы ике кабер әһеленең берсе бәвелдән сакланмаса, икенчесе гайбәт сөйләп йөрде. Гади генә нәрсә кебек, әмма безнең арада андый сәбәпләр күп. Нәҗестән сакланмау өчен дә газап була бит. Табарани риваятендә хәдис килә: “Бер кабердә ятучыга шулкадәр нык сугалар, хәтта кабере ут белән тула. Ул үзе дә һуштан яза. Аңына килгәч, фәрештәләргә сорау бирә: “Мин шулкадәр нинди гөнаһ кылдым? Намазны да укыдым, уразаны да тоттым.” Фәрештәләр әйтәләр: “Бер намазыңны тәһарәтсез укыдың. Аннары бер кардәшеңне рәнҗетәләр иде, ләкин син аңа ярдәмгә килмәдең”. Болар да гади сәбәпләр кебек, ләкин алар да җәмгыятебездә очрыйлар.

Кайтыйк әле истинҗә турында. Намазның бер шарты – кешенең киеме дә, намазлыгы да, үзе дә чиста булу. Тәһарәтле булу да намазның бер шарты булып тора. Мөселман хаҗәтен үтәсә, истинҗә кылсын. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Кабер газабының күпчелеге бәвелдән сакланмаудан килә”. Икенче хәдистә дә: “Гомумкабер газабы нәҗестән, бәвелдән сакланмаудан килә”. Күп кеше ялкауланыпмы, гафил булыпмы, нәҗестән сакланмый да, аннары кабер газабына ирешә. Кайвакытта тәһарәтханәдә шундый хәлне күрергә туры килә: бәдрәфтән чыгылар да, кулны гына юалар да, аннары намаз укырга килеп утыралар. Әнә шулай тәһарәтсез намаз укучылар бар. Тәһарәтнең тәртибе бик гади. Аллаһ җиңеллек бирә. Оекбашларга мәсих кылырга була. Авырткан җиргә дә мәсих кылырга була. Бер кешенең өенә баргач, намаз укыр алдыннан көзгесен каплап куя. “Ни өчен болай эшлисең?” – дип сорагач, “Көзгене каплап куям, ялгыш карамаска”, - ди. “Ә нәрсә булган, үзеңнең киемеңне матурлап чыгу хәерле бит, сөннәт”, - дип әйткәч, “Көзгедән карасаң, тәһарәт бозыла бит”, - ди. Иске китапларда көзгегә карасаң, тәһарәт бозыла дип язылган ди, шуңа күрә бу бәндә көзгене каплап куя икән. Болар бөтенесе дә наданлыктан килә. Нәҗестән саклану, тәһарәтле булу бик мөһим нәрсә, болар кабер газабына ирешүгә бер сәбәп булып торырга мөмкин. Болар буенча безгә бик җитди булырга кирәк. Кайбер кеше авыру булырга мөмкин, ләкин сау-сәламәт килеш истинҗә кылырга ялкауланырга кирәкми. Бу безне газапка илтә. Аллаһның газабы хак.

Һәрбер намазда Пәйгамбәребез Аллаһка кабер газабына сыгынды. Шул доганы сез дә укыгыз. Мөслим риваятендә килә: “Мин Сиңа сынам җәһәннәм газабыннан, кабер газабыннан, үлем һәм тереклек фетнәләреннән, Дәҗҗәл фетнәсеннән сыенам”.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе