Сөләйман пәйгамбәр белән бәйле өч кыйсса.

Газиз кардәшләрем, без кешеләр, берәр төрле мәҗлескә җыелсак, бер-беребезне арттырып төрле вакыйгалар, хикәяләр, кыйссалар сөйләргә яратабыз. Берсе үзе

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Газиз кардәшләрем, без кешеләр, берәр төрле мәҗлескә җыелсак, бер-беребезне арттырып төрле вакыйгалар, хикәяләр, кыйссалар сөйләргә яратабыз. Берсе үзе белән булганын, икенчесе кайдандыр ишеткәнен, өченче бер газетадан укыганын сөйли... Шулай итеп кыйссалар телдән телгә күчеп, дөнья буйлап сәяхәт итәләр. Күбесе йөри торгач, бөтенләй үзгәреп, танымаслык була. Чыннан да һәр халыкның үз хикәяләре, кыйссалары бар. Бүген хикәя-кыйссаларның үзенә бер фәне, галимнәре, әдәбе бар. Болар барысы да кеше табигатендә кыйссаларга булган мәхәббәтне күрсәтә. Аллаһы Тәгалә Үзенең Бөек Китабында да безгә төрле кыйссалар, тарихта булган вакыйгалар турында сөйли. Ләкин, Коръән сүрәләрендә искә алынган кыйссаларның халык телендә күчеп йөргән хикәяләрдән аермасы гаять зур. Беренчедән: Кешеләр сөйләгән, тарих битләрендә калган кыйссаларда шикле урыннар еш очрый. Вакыйганы тапшыручы нинди фикердә, нинди карашта, нинди юлда булуына карап, хәтта тарихи мәгълуматларга да үзгәреш керә. Әмма Коръән кыйссаларын сөйләүче Аллаһ Үзе, шуңа күрә ул кыйссаларның бер ноктасында да шик булырга мөмкин түгел. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Дөреслектә бу хак кыйсса”(әлГыймран 62). Икенчедән: Коръән аятьләрендә урын алырга лаек булган кыйсса, һичшиксез иң хәерле кыйссадыр. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Без сиңа иң күркәм кыйссаларны сөйлибез”.(Йосыф 3). Өченчедән: Кешеләр сөйләгән кыйссаларның, кайсысыдыр вакыт үткәрү өчен, икенче берсе күңел ачу өчен сөйләнсә, Аллаһының Китабында килгән кыйссаларның һәркайсысы олуг максат белән, кешеләргә гыйбрәт, дәрес, кисәтү өчен сөйләнә. “Аларның кыйссаларында, акыл ияләре өчен гыйбрәтләр булды”. (Йосыф 111).

Коръәннең һәр кыйссасы, Аллаһ китергән һәр мисалда зур гыйбрәтләр, зур гыйлемнәр, чиксез хәзинәләр ята. Ләкин аларны аңлау өчен ихлас күңел, ачык зиһен, гыйлем кирәк.

Раббымызның: “Сөйлә кыйссаларны, бәлки алар уйланырлар”, - дигән аятенә буйсынып, сезгә Аллаһының бер сөекле бәндәсе белән булган өч кыйссаны сөйлисем килә, Аллаһы Тәгалә Үзе җиңеллек насыйб итсен.

Сөләйман пәйгамбәр турында сөйләү өчен бер генә вәгазь, әлбәттә, җитми. Шуңа күрә, бу вәгазьдә сезгә, кардәшләрем, “Кырмыска” сүрәсендә Сөләйман пәйгамбәр белән бәйле булган өч кыйсса белән чикләнергә ниятлим. 1. Кырмыска кыйссасы. 2. Һүдһүд кошы кыйссасы. 3. Сәбә патшабикәсе кыйссасы.

Билгеле булганча, Аллаһы Тәгалә Сөләйман пәйгамбәргә атасы Дауттан бик зур патшалык, зур байлык һәм бик тә көчле гаскәр бирде. Аңа хайваннар, кошлар, бөҗәкләр телен өйрәтте.

Сөләйманның гаскәре үзенең күплеге һәм куркынычлыгы белән һуштан яздырырлык иде. Чөнки аның гаскәре күп санлы кешеләрдән генә түгел, бәлки җеннәрдән һәм кошлардан да торды. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Сөләйман янына аның җеннәрдән, кешеләрдән һәм кошлардан торган гаскәре җыелды. Аларның һәркайсысы хәрби тәртип белән тезелгән иде”. (Кырмыска 17).

Көчле һәм батыр патшаны гаскәренең күплеге һич тә каушатмады, ул алар белән иң камил рәвештә идарә итте. Гаскәр эчендә һәркайсысы үз урынын, үз вазыйфасын яхшы белде. Ибн Кәсир тәфсирендә Сөләйманның гаскәрендә мең башлык, һркайсының кул астында йөзәр мең сугышчы булган диелә.

Беренче кыйсса.

Көннәрдән бер көнне Сөләйман пәйгамбәр үзенең иге-чиге булмаган гаскәре белән сәфәргә чыга һәм юлда кырмыскалар даласына юлыга. Ана кырмыска зур гаскәрне күреп, тизрәк кырмыскаларны ояларына качарга әмер бирә. “Алар кырмыскалар даласына килеп җиткәч, ана кырмыска әйтте: Әй кырмыскалар, ояларыгызга керегез, Сөләйман һәм аның гаскәре сезне күрмичә дә таптап һәлак итмәсеннәр”(18).

Халкын кайгыртучы кырмыска, Сөләйманның гаскәренең никадәр көчле һәм зур икәнен белде, шуңа тизрәк барысын да яшерергә тырышты. Сөләйман г-м аның сүзләрен яхшы аңлады. Газиз кардәшләрем, бу урында Аллаһы Тәгалә чиксез хикмәте белән ике патшаны очраштырды. Икесенең дә патшалыгы, икесенең дә гаскәре, икесенең дә үз халкы өчен кайгыруы бар иде. Әйе, ике патша - Сөләйман һәм Кырмыска. Аллаһы Тәгалә Сөләйманга дәүләт башлыгының үз халкын һәлакәттән кисәтүен ишеттерде. Кемнән булган һәлакәттән, үзләреннән өстен һә көчле булган дәүләттән. Ул дәүләт үзеннән астагыларны күрми, аяк астында булганга башын төшереп карамый. Газиз кардәшләрем, бүген, күпме халыклар, үзләреннән көчле халыкларның аяк асларында, түбәнлек һә көчсезлектә яшиләр. Күпме дәүләтләр, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, үз кайгыларын гына күреп, юлда эләккән “кырмыскаларны” сизми дә сытып китәләр. Ике патшаның очрашуында зур гыйбрәт бар. Бөтен дөньяны селкетеп торырдай гаскәр хуҗасы Сәләйман һәм җир өстендә көн күрүче иң кечкенә, иң загыйфь хәшәрәт - кырмыска. Сөләйман пәйгамбәр кечкенә бөҗәкнең үз халкын кайгыртып һәлакәттән сакларга тырышуын күреп сокланды. “Кырмысканың сүзләреннән көлеп, ул елмайды”. (19). Сөләйман елмайды, чөнки пәйгамбәрләр авызын зур ачып әдәпсезлек белән көлмәделәр, һәм Аллаһы Тәгаләгә биргән нигьмәтләре өчен шөкер итте: “Әй Раббым, Миңа һәм ата-анама биргән рәхимлегең өчен Сиңа шөкер итүне һәм Син разый булырлык изгелекләр кылуны миңа насыйп ит. Рәхмәтең белән мине изге бәндәләрең җөмләсеннән кыл”.(19).

Кайда гыйбрәт алучылар, кайда вәгазьләнүчеләр? Сөләйман г-м, каршысына чыккан кечкенә кырмысканы күреп олуг гыйбрәт алды һәм вәгазьләнде. Елмайды һәм Раббысына шөкер сүзләре белән мөраҗәгать итте.

Газиз кардәшләрем, кечкенә генә хәшәрәт үз халкының бөек патшасы булды, шәфкатьле ана үзенең балаларын һәрвакыт иминлектә калуларын теләп, аларны һәртөрле явызлыктан сакларга тырышты. Сөләйман пәйгамбәрнең халкы да, патшаларыннан бу кадәр кайгырту, бу кадәр игътибар күрә микән? Кырмаскалар җәмәгате газиз патшаларыннан күргән мәхәббәт вә шәфкатьне тоялар микән? Бу нәрсәләрдә, газиз кардәшләрем, уйлый белүчеләр өчен зур гыйбрәтләр бар. Җир өстендә яшәп, кул астындагы гаскәрен, хезмәтчеләрен, сандыгында яткан байлыкларын күреп, акылынм югалткан залим патшалар нәрсә эшлиләр? Меңләгән, миллионлаган халыкны җәберләп, җир өстендә гөнаһ кылалар. Тәхетебез биек, акчабыз күп, буйлары җитмәс әле дип үзләрен юаталар. Әмма, Галәмнәр Раббысы Аллаһ куйган канунны онытырга ярамый. Син яшәгән илнең кануны сиңа җитә алмас кебек күренсә дә, Аллаһның кануны тота. Ул бөек Кануннан һичбер залим котыла алмый. Бер кешенең рәнҗешле догасы, әллә никадәр тимер ишекләрне, әллә никадәр сакчыларны үтә, әллә никадәр биек каланчаларга менә. Сөләйман белән кырмыска кыйссасында Аллаһ безгә зур кисәтү ясады: “Ничек кенә бөек булсаң да, үзеңнән түбәннәргә золымлык кылма, кыерсытма, аларның кулы җитмәсә дә, Раббыларыныкы җитәр, һич шикләнмә! - диде. Шуңа күрә, пәйгамбәребез сәхабәләрен кайда да булса сәфәргә озатса: “Рәнҗетелгән кешенең догасыннан саклана күр, аның белән Аллаһ арасында пәрдә юк!”- дип әйтә иде.

Икенче кыйсса.

Сөләйман пәйгамбәр һәм кырмыска белән бәйле булган тагын бер кыйссаны искә төшерү бу ырнда бик файдалы булыр. Беркөнне, Сөләйман патша үзенең гаскәре белән яңгыр сорау өчен далага чыгалар. Юлларында ни күрсәләр, бер кырмыска аркасына ятып, аякларын өскә күтәргән һәм Раббысына: “Әй Аллаһ, без дә Синең махлукларыңнан бер халык. Әгәр безне эчермәсәң, без һәлак булырбыз”, -дип дога кылып ялвара икән. Кечкенә бөҗәкнең бу догасын ишетеп, Сөләйман үз гаскәренә борылды һәм: “Барыгыз, кайтыгыз, Аллаһ сезгә сездән башканың догасы белән су бирде”, -диде. Шул кырмысканың ихлас ялваруы белән, җир өстендә яңгыр ява. Газиз кардәшләрем, Аллаһ каршында һәр махлукның үз дәрәҗәсе, үз хаклары бар, Аллаһ аларның берсенә дә һичзаман золымлык кылмый.

Кечкенә кырмыска белән бәйле булган бөек кыйссадан соң, янә Аллаһның бер кечкенә мәхлугы, Һөдһөд кыйссасына күчик. Кечкенә кошчык Сөләйман пәйгамбәрнең гаскәреннән була. Патша даими рәвештә үзенең гаскәрен барлап, тикшереп йөри. Беркәнне, патша үзенең гадәти тикшерүе вакытында кошлар сафында бер кошчыкны күрми. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Кошларны барлап йөргәндә ул: “Минем белән нәрсә булды? Ни өчен мин һөдһөдне күрмим? Әллә ул минем рөхсәтемнән башка юк булдымы?” – дип гаҗәпләнде”(20).

Газиз кардәшләрем, бу мизгелдә бер зур хикмәткә тукталыйк. Дәрәҗәле патша иксез-чиксез гаскәре арасыннан бер кечкенә кошчыкны күрмәгәч, иң элек: “Минем белән нәрсә булды? Ни өчен мин һөдһөдне күрмим?” – диде. Кайда һөдһөд?! Кая киткән ул?! - димәде. Гаепне үзеннән эзләде. Ни өчен мин һөдһөдне күрмим, - диде. Бәлки чыннан да кошчык башка кошлар арасында күренми генә калгандыр. Бәлки Сөләйман аны хәтерләмәгәндер... Шуңа күрә, гадел хуҗа шундук гаепне кошка ташламады, үзеннән эзләде. Бу хак гыйлем ияләренең сыйфаты. Галимнәр берәр хаклыкка тукталып, аны аңлый алмасалар, гаепне бервакытта да хаклыкка такмыйлар. Без аңлый алмыйбыз, - дип, ул мәсьәләгә кат-кат кайталар. Әмма бер хаклыкка юлыгып та, аны аңамау сәбәпле кире кагу гыйлем ияләренә хас түгел. Бүген күпме кешеләр дин, шәригать мәсьәләләрендә чикле зиһеннәре, загыйфь иманнары белән нәрсәнедер аңлый алмаулары сәбәпле, хаклыкны инкяр итәләр. Юк, мин моның белән килешмим, бу болай түгел, - диләр. Минем шулкадәр күңелем керледер инде, иманым сайдыр инде, шуңа төшенә алмыйм димиләр. Адәм баласының һавалануы ничек хаклыктан тайпылдыра.

Һөдһөднең чыннан да рөхсәтсез юк булуын белеп алган хуҗа: “Әгәр ул үзенең гозерен китермәсә, мин аны каты газап белән җәзалармын яки аның башын кисәрмен”, - диде(21).

Монда да патшаның гаделлеге өскә чыга. Беренчедән: хикмәтле патшаның гаскәрендә һәркайсысының тоткан урыны мөһим. Хәтта кечкенә кош та үз урынында булырга тиеш. Шуңа күрә, Сөләйман г-м рөхсәтсез китүчегә җәзаның каты булачагын әйтте. Икенчедән: кошчыкка акланырга мөмкинчелек тә калдырды. Бәлки чыннан да кош авырып киткәндер, юлда берәр аучының ауна төшкәндер...

Озак та үтми, кошчык кайтып җитә һәм шундук Сөләйманга гозерен сөйләп бирә: “Мин, син белмәгәнне белдем. Мин Сәбә җирләреннән ныклы хәбәр белән кайттым”(22).

Һөдһөднең гозере чыннан да зур була. Чөнки ул патшасының зур тәҗрибәсенә һәм гыйлеменә карамастан, хуҗасы әлегә белмәгән хәбәрләрне алып кайта. Кош хуҗасына Йәмән җирлегендә урнашкан Сәбә халкы һәм аның патшабикәсе хакында сөйли. Һөдһөднең иртәнге җыелуга соңга калуының сәбәбенең бөеклеге шунда була, ул Аллаһ юлына дәгъват юлыннан кайта. Чөнки Сәбә һәм аның патшабикәсенең хаклыктан тайпылып, кояшка табынуларын күрә. Аларны тизрәк төзәтергә, хак юлга кайтарырга ашыга. “Кечкенә кош адашкан халыкны ничек төзәтә алсын инде?”- диярсез, үзе төзәтә алмый, ләкин төзәтергә көче җитүчене белә, һәм хәбәрне шуңа ирештерә.

Газиз кардәшләрем, кечкенә кош безгә зур дәрес бирә. Бүген, күп кенә иман, ислам, гыйлем ияләре үз ояларында качып, башкаларны хаклыкка өндәми качып яталар. Без нәрсә эшли алабыз инде?... Халык бозылган бит... Заманасы шундый... Әнә түрәләр карасын... – дип, җәмгыятьтә тамыр җәйгән бозыклыкларга күз йомалар. Шул ук вакытта, алар белән яшиләр, алар белән ашыйлар, кәсеп итәләр... Кечкенә кош безгә олуг үрнәк булды: “Мин кечкенә кош бит инде, мин бу халыкны ничек үзгәртә алыйм, патшабикә мине ничек тыңласын инде?”- димәде, тизрәк үз патшасына ашыкты һәм эшне көче җитүчегә тапшырды. Кардәшләрем, кеше алдына чыгып, хак сүз әйтергә көч таба алмасагыз, ул кешеләрне берәр төрле сәбәп белән бер урынга җыеп, шунда ук берәр белем иясен чакырып, аның аша хаклыкны ирештерегез. Раббым Аллаһ, безгә хак гыйлем, тугры ният, изге гамәл ризык кылсын. Әмин.

Өченче кыйсса.

Кардәшләрем, өченче кыйссага килгәндә, ул да булса Сәбә патшабикәсе белән булган кыйсса. Хәсән әлБасри ул хатынның исеме: “Билкыйсь – Сәбә патшабикәсе”, - диде. Сәбә патшалыгы Йәмән җирлегендә урнашкан диләр. Нәкъ шул ерак җирләрдән Һөдһөд Сөләйманга мөһим хәбәрләр алып кайта. “Мин анда кешеләр белән патшалык итүче бер хатынны күрдем. Аңа бар нигъмәтләр дә бирелгән, шулай ук аның бөек тәхете бар”(23). Чыннан да патшабикәнең дәүләте гаять зур, гаскәре күпсанлы һәм көчле була. Байлыгының иге-чиге күренми. Аның кулында зиннәтле сарайлар, биек каланчалар була. Патшабикәнең дәрәҗәсен күрсәтүче иң зур байлыгы һичшиксез аның утырган “бөек тәхете” була. Нәкъ патшаның тәхетенә карап, аның дәрәҗәсен, янәшә тирәсендәге киңәшчеләренең күплеген белгәннәр. Ибн Кәсир тәфсирендә “бөек тәхет” болайрак тасвирлана: “Тәхет үзе алтыннан булып, тышкы ягыннан якут һәм зөбәрҗәтләр белән бизәлгән. Озынлыгы сиксән терсәк булса, киңлеге кырык терсәк булган”.

Әмма шул ук вакытта патшабикә хаклыктан адашкан була. “Мин патшабикәне һәм аның халкын Аллаһтан башка кояшка табынган хәлдә күрдем. Шайтан аларның бу эшләрен зиннәтләп, аларны юлдан тайпылдырды. Алар хак юлдан бармыйлар”(24).

Сөләйман Һөдһөднең сүзләрен тыңап бетергәч, аны кире Йәмәнгә өчып, патшабикәгә хат тапшырырга боера. Һөдһөд Сөләйманның әмере белән Сәбә патшалыгына килеп, патшабикә ял итә торган сарайга кереп, хатны тапшыра һәм читкә китеп күзәтеп тора. Патшабикә хатны ачып укый: “Бу хат - Сөләйманнан, анда: “Рәхимле, Шәфкатьле Аллаһ исеме белән. Минем каршымда тәкәбберләнмәгез, буйсынган (мөселман) хәлдә килегез!” - дип язылган”(30).

Шулвакыт патшабикә үз хозурына дәүләтнең иң абруйлы киңәшчеләрен, әмирләрен җыя һәм Сөләйманның хатын укып бирә. Патшабикә бик тә зирәк акыл иясе буларак, хатның гади түгеллеген аңлаганга күрә, тизрәк киңәшчеләрен җыярга булды. Чөнки кыска гына хатның эчтәлегендә Сөләйман пәйгамбәрнең ул халыктан нәрсә теләгәнен бик яхшы аңлашыла иде.

Патшабикә: “Миңа киңәш бирегез. Без бу хатка җавап бирергә тиешме? Әллә башка берәр юл бармы? Мин һичбер эшемне дә сезнең белән киңәшләшмичә эшләгәнем булмады”, - дип сорады. Аксакаллар: “Без бик зур көчкә ия, әгәр син аңа буйсынырга теләмәсәң без аның белән сугышырбыз”, - диделәр. Күрсәсең аларның теләкләре каршы чыгу иде. Әмма эшнең җиңел түгеллеген аңлап алар соңгы сүзне патшага калдырдылар. Акыллы патшабикә Сөләйманның бөек гаскәрен белде һәм аңа каршы сугыш игьлан итүнең һәлакәттән башка нәрсә китермиячәген яхшы аңлады. Шулвакыт патшабикә хәйлә кылырга булды. Билкыйсь патша буларак, бер зур серне яхшы белде, патшан ничек кенә бай, мөлкәте ничек кенә зур булмасын, ул беркайчан да артык байлыктан баш тартмыячак. Шуңа күрә Сөләйман гади патша булса, ул барыбер бүләкләргә алданачак, әгәр ул пәйгамбәр булса, аның диненә иярүдән башканы кабул итмиячәк. Шулай итеп патшаның илчеләре затлы бүләкләрен төяп сәфәргә кузгалдылар. Ике айлык юлны үтеп Сөләйман каршына бүләкләрне китереп куйгач, Сөләйман пәйгамбәр бүләкләргә борылып та карамады, өстәвенә аның бу нәрсәгә ачуы килде һәм ул аларга: “Сез миңа берәр төрле байлык белән ярдәм итә алырбыз дип уйлыйсыз мени? Аллаһның миңа биргән нигьмәтләре, сезгә бирелгәннән күпкә хәерлерәк. Мин сезнең малларыгызга мохтаҗ түгел. Алып килгән бүләкләргә сез генә сөенәсез ул, чөнки сез бу дөньяга гашыйк булгансыз, һәм Раббым миңа бүләк иткән нәрсәдән мәхрумсез”, - диде. Ибн Кәсир тәфсирендә килгәнчә, шулвакыт Сөләйман ул илчеләргә алтын һәм көмеш белән йөгертелгән мең сараен күрсәтә, алар исә алып килгән бүләкләренең никадәр аз икәнлеген күреп: “Бу кадәр байлык иясе, безнең бүләкләр белән нишләсен инде?” – дип гаҗәпләнеп куялар.

Сөләйман г-м илчеләргә бүләкләрен алып кире кайтарга әмер итә, һәм тиздән гаскәре алар янына киләчәген әйтә. Илчеләр ватаннарына кайтып, патшабикәгә Сөләйманның сүзләрен җиткерәләр. Сәбә патшабикәсе хәйләсненең барып чыкмавын аңлап, сәфәргә бөек патша каршына килеп басырга җыена башлый. Сөләйман исә аның киләчәген яхшы белде. Җеннәр исә һәркөн, һәртөн патшабикәнең кайсы җиргә җиткәне турында патшага хәбәр биреп тордылар. Сөләйман үзенең каршына гаскәрен җыеп: “Алар минем каршыма буйсынган хәлдә килеп җиткәнче, кем миңа аның тәхетен алып килә?”- диде. Бу әмерне башкаруны үз өстенә бер көчле җен алырга теләде һәм: “Урыныңнан торганчы, мин ул тәхетне китерермен, - диде”(39).

Сәбә патшабикәсенең бөек тәхетен гади ысул белән китерү өчен аңа дүрт айлык юл үтәргә кирәк булыр иде. Шуңа карамастан көчле җен патшага җыелышын тәмамалап урыныннан торганчы тәхетне китереп җиткерергә вәгъдә итте. Ә бит тәхетнең озынлыгы сиксән, киңлеге кырык терсәк иде. Моның белән, кардәшләрем, Сөләйман патшаның гаскәренең көчен һәм бөеклеген күзалларга була. Әмма патша: “Миңа тизрәк кирәк”, - дип әйтә. Моның белән ул Сәбә патшасына Аллаһның пәйгамбәренә биргән могҗизасын, көчен, бөек гаскәрен күрсәтергә тели. Шулвакыт, кешеләрдән булган бер гыйлем иясе аңа: “Мин сиңа тәхетне күз ачып йомганчы китерәм”, - ди. Тәфсирләрдә килгәнчә, ул кеше Сөләйман пәйгамбәрнең якын иярчене Асаф бин Бархия була. Ул Аллаһының бөек исемнәрен белеп, Аллаһка шул исемнәр белән мәраҗәгать итеп, кабул була торган догалары белән танылган иде.

Шулвакыт бөек тәхет Сөләйманның каршында пәйда булды. Бу хәлне күреп, патша Раббысына мактау сүзләре әйтеп шөкерләрен белдерде. Изге пәйгамбәр үзендә булган көчләрен күреп гоҗепләнмәде, барча гыйззәт, барча көчләр бер Аллаһтан икәнен онытмады. “Раббым миңа бу фазыйләтен, мине сыну өчен биргәндер, Аңа рәхмәтле булырмынмы, әллә баш тартырмынмы, -дип. Кем шөкер итсә, файдасы үзенә булыр, кем баш тартса, Раббым минем – Бай һәм Киң күңелле”(40).

Чыннан да, Аллаһ Тәгалә Үзенең бәндәләренә төрледән төрле сынаулар бирә. Кемгәдер факыйрьлек, кемгәдер байлык килә. Кемгәдер авыру, кемгәдер саулык бирә. Шунысы кызыклы, күпвакытта факыйрьлеккә түзүгә карый, байлыкка түзү мәшәкатьлерәк. Саулыкка түзүгә карый, авыруга түзү җиңелрәк. Ибн Тәймия әйтте бит: “Аллаһны оныттыручы саулыгыңа карый, Аллаһны исеңә төшерүче авыруың хәерлерәк”. Сөләйманга килгән олуг дәрәҗәләр, мал-мөлкәт, иксез-чиксез гаскәр зур сынау иде. Әмма калебе иман белән тулган патша беркайчан да ул нигъмәтләргә алданмады, барысы өчен дә Аллаһка шөкер итте, сәҗдәдә булды. Мал-мөлкәтне файдаланды, әмма йөрәгенә кертмәде. Бүген, күпме кешеләр Сөләйманның байлыгының миллионнан бер өлешен дә күрмичә, байлык-дәрәҗәне тормыш кыйбласына әйләндерәләр, җир өстендә иң зур гөнаһ - Раббыларын онытып, Аңа шөкер итмичә һәлак булалар. Ә бит Аллаһ: “Кем шөкер итсә, файдасы үзенә булыр”, -диде(40). Аллаһ Тәгалә рәхмәтле бәндәсенә байлыгын арттыра, бәракәт-куанычын бирә. Әмма Раббыларына рәхмәтсез булучыларның рәхмәтләренә һич мохтаҗ түгеллеген дә әйтә: “Кем баш тартса, Раббым минем – Бай һәм Киң күңелле”(40). Шөкернең файдасы бәндәнең үзенә, рәхмәтсезнең хәсрәте дә бәндәнең фәкать үз башына.

Патшабикәнең чыннан да зирәклек һәм акыл иясе икәненә инану өчен Сөләйман пәйгамбәр үзенең хезмәтчеләренә тәхетнең кайбер ташларын башка төстәге ташлар белән алыштырып үзгәртергә әмер бирде. Әгәр патшабикә чыннан да зирәк булса, ул үз тәхетен таныр һәм чыннан да Сәбә тәхетендә лаеклы рәвештә утырганын исбатлар.

Патшабикә Сөләйман хозурына килеп җиткәч, аңа тәхетне күрсәттеләр һәм: “Без синең бөек тәхетең турында ишеткән идек, ул тәхетең каршыңда торган бу тәхеттән яхшыракмы әллә?”- дип сорадылар. Соңгы тапкыр патшабикә үз тәхетен ике ай элек күргән булса да үз тәхетен таный, шулай да: “Әйе, бу шул тәхет ахры”, - дип саклык белән җавап кайтара. Бу исә патшабикәнең чыннан да акыл һәм фикер иясе булуының билгесе була. Ул каршында торган тәхетнең чыннан да аныкы икәнлеген исбатлауга керешмәде, чөнки тәхетнең бизәкләре танымаслык хәлдә үзгәртелгән иде. Шул ук вакытта ул тәхетеннән баш та тартмады, чөнки танып алды. Сөләйман пәйгамбәр патшабикәнең зирәклеген күреп гаҗәпләнде һәм Аллаһка шөкер сүзләре әйтте һәм: “Безгә гыйлем аннан алдарак бирелде һәм без мөселманнардан булдык”(42), - диде.

Шиксез, Сәбә хуҗабикәсенең акылы хаклыкны ялганнан аеру өчен бик җитә иде, әмма аның Аллаһ урынына кояшка табынып яшәве, аның күзләрен, зиһенен хаклык каршында сукыр итте. Чөнки аның янәшә тирәсе көферлектә яшәде, ул да алардан аерыла алмады. Кызганыч, әмма бик күп акыл, фикер ияләре халкы яшәгән уй-фикерләрдән, инанулардан китә алмый, яши бирәләр. Халык тормышына сеңергә өлгергән күп нәрсәләрнең ялган һәм гаделсезлек икәнен аңлап та, горефләрен үзгәртергә, дөресләргә ашыкмыйлар. Сәбә патшабикәсенең дә шушы агымга ияреп, күп еллар наданлык елгасыннан чыга алмавы гаҗәп хәл түгел.

Соңыннан патша кунакка икенче бер байлыгын күрсәтү өчен, аны Сарх дип аталган сараена чакырды. Бу сарай гаять зур һәм бәллүр-пыяладан ясалган искиткеч бина була. Аның идән астыннан челтрәп елга ага. Бәллүр идәннәре шулкадәр үтә күренмәле, хәтта беренче мәртәбә керүче ул идәнне бөтенләй юк дип уйлый торган була. Сарайга кергән патшабикә идән буйлап елга ага дип, киемнәрен чылатмас өчен бераз итәген күтәрә. Хөрмәтле кунакның алдануын күреп, Сөләйман: “Бу бәллүрдән салынган сарайдыр”, - дия. Шулвакыт, патшабикә үзендә булган мал-мөлкәтләрнең, Сөләйман пәйгамбәрдә булган бөек нигъмәтләр белән һич тә чагыша алмавын аңлап, Аллаһка тәүбә итә, иман китерә һәм: “Әй Раббым, мин Сиңа көферлек кылып, үз-үземә золымлык кылганмын. Мин Сөләйман белән бергә Галәмнәр Раббысына иман китереп, мөселман булдым”, - дип әйтә”(44).


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе