Калеб.

Аллаһның илчесе с.г.в.: «Дөреслектә, тәндә бер ит кисәге бар, ул сәләмәт булса бөтен тән сәләмәт була, ул авырса, бөтен тән авыра.

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Аллаһның илчесе с.г.в.: «Дөреслектә, тәндә бер ит кисәге бар, ул сәләмәт булса бөтен тән сәләмәт була, ул авырса, бөтен тән авыра. Дөреслектә ул әгъза — йөрәктер»,— диде. (Бухари һәм Мүслим риваятьләре)

Хөрмәте, мөселман кардәшләрем! Йөрәк-калеб, ул тәнебездәге иң әһәмиятле әгъза булып тора. Адәм баласы калебе белән аңлый, кабул итә, тоя һәм сизә. Калебе белән кеше нәрсәгәдер ышана, нәрсәнедер инкяр итә, инана, хаклыкны таба, ялганнан кача, шатлана, куана, кайгыра һәм сызлана...

Калеб ул савыт кебек, әгәр ул савыт иман, гыйлем, насыйхәтләр белән тулып, әдәб-әхлак илә зиннәтләнсә, әлбәттә ул савыттан бары тик хәерлелек кенә чыга. Һәм киресенчә, йөрәк шик-шөбһәләр, явызлык, тәкәбберлек белән тулы булса, ул савыттан хәерле нәрсә түгел, бәлки явызлык чыга. Кайбер кешеләр, йөрәк-күңелне, тән белән кыла торган эшләрдән аералар. Әгәр аңа: «Кылма инде бозыклык», — дисәң, ул: «Минем күңелем чиста. Минем изгелегем, минем динем күңелемдә», — ди: «Мин динемне күңелемдә саклыйм, кешегә күрсәтеп йөрмим», - дип тә өстәп куя. Шул ук вакытта, ул бозык эшләр кылып йөри.

Мөхтәрәм кардәшләрем, беркайчан да онытмыйк, кешенең кылган һәр эше, иң әввәл аның калебе белән бәйле. Пәйгамбәребезнең бер сәхәбәсе Әбү Һүрайра безгә калеб турында бик тә хикмәтле сүз әйтеп калдырган: «Йөрәк тәннең патшасы, башка әгъзалар аның гаскәре. Патша гаскәргә ни кушса, гаскәр шуны кыла». Шулай, кардәшләрем, күңел нинди, гамәл шундый. Күңелем чиста минем, дип бозыклык юлында йөрүчеләр, үзләренә бертөрле аклану гына эзлиләр.

Безнең тәнебез һәрвакыт игътибар сорый. Без аны даими рәвештә ашатып торабыз. Әгәр тәнне ашатмасаң ул хәлсезләнә, һәм ахыр чиктә вафат була. Ашатканда да ризык сәләмәт, вакытында һәм тиешле күләмдә булырга тиеш. Алай булмаса, тән төрле авыруларга сабыша. Тешләребезне дә чистартып тормасак, алар сызлый, үз вазыйфаларын тиешенчә үтәми башлыйлар. Тәнебез авырый башласа табибка барабыз, даруханәгә ашыгабыз. Дарулар алып, тәнебезне дәвалыйбыз. Көне буена арган тәнебезне, төне буе ял иттерәбез. Шушы эшләр өчен вакытыбызны да, акчабызны да, көчебезне дә кызганмыйбыз. Уйлап, фикерләп карасак, тәнебезне кайгыртып, гомеребезнең шактый вакытын үткәрәбез.

Ләкин, күпләребез даруханәдән кыйммәтле дару алганда, безләрне борчыган авыруларның тәнебез белән генә түгел, бәлки тәнебезне йөртүче калебебез белән дә бәйле икәнен уйламыйбыз. Әйе, газиз кардәшләрем, безнең калебебез дә бар бит. Ул да безнең игътибарыбызга, назыбызга мохтаҗ. Ул да авырый, аны ды кайгыртып, ашатып, дәвалап торырга кирәк. Калеб авырулары, аларны җан авырулары дип тә әйтәбез, күзгә күренгән тән авыруларыннан да куркыныч. Чөнки ул авырулар, кеше тормышында сиздермичә, акрын-акрын кешенең күңелен агулап, аны тәмам каралта. Нәтиҗәдә, ул калеб, үлә. Бар нәрсәне сизеп, танып, кайгырып һәм сөенеп торучы, изгелек белән явызлыкны аеручы калеб сукырая, ул күрми, ул ишетми, ул сизми, ул хаклыкны кабул итми...

«Күзләр сукыр түгел, күкрәктәге калебләр сукыр», — ди, Аллаһ Үзенең китабында.

Ни өчен шулай, бит Аллаһ йөрәкне күрүче, сизүче, кайгыртучы һәм аеручы итеп бар кылган. Ни сәбәпле калеб үз вазыйфасын үтәми? Калеб үлгән, кардәшләрем, ул мәет булган. Чөнки, без аны ашатмадык, аңа һәрдаим һөҗүм итүче авырулардан сакламадык, дәваламадык. Аллаһның илчесе: «Кемне кылган изгелеге шатландыра, гөнаһасы кайгыга сала, ул иманлы кеше», —диде. Бүген исә, күп йөрәкләр изгелек кылудан бик ерак йөриләр, алай гына да түгел, изге эшләрдән оялалар. Бозыклык кылып, шул эшләреннән куаналар, бер-берсенә сөйләп мактанышалар. Сәләмәт йөрәк изгелек кылса сөенә, бозыклык кылса көенә. Авыру йөрәктә бу хисләр юк, ул киресенчә бозыклыкны яхшылык дип күрә, шуны кылып куана. Күпме кешеләр, Аллаһ йортлары мәчетләргә барып, Раббыларына сәҗдә кылу түгел, хәтта мәчет бусагасыннан да атлап керергә оялалар. Иптәшләре, дуслары белән җыелышып: «Мин бер шешә эчтем, ә мин бер литр. Мин фәләнне кыйнадым», — дип мактанышалар.

Болар барысы да бозык эшләр белән каралган, ташландык тимер кебек күгәргән йөрәкләрнең нәтиҗәседер.

Мөхтәрәм, газиз кардәшләрем! Раббымыз Аллаһ, безләргә калебләребезне чистартып, дәвалап торырга әмер итте. Аллаһ Тәгалә Төренүче сүрәсендә әйтте:

«Әй төренүче! Тор һәм халкыңны чакыр, кисәт. Раббыңны бөеклә. Киемеңне пакьла». Мүдәссир 1-4.

Коръән аятьләрен аңлатучы тәфсир галимнәренең күпчелеге аятьтәге «киемеңне» дигән сүзне, «калебеңне» дип аңлаттылар. Ягъни, калебне пакьлау, аны чистарту, дәвалау, Аллаһның иң әввәлге әмерләреннән булды.

Җәмгыятьтә, кешеләр арасында чыккан борчу, проблемаларның күпчелеге нәкъ авыру калебләрдән килә. Иминлек, матурлыкны бозучы көнчелек, тәкәбберлек, икейөзлелек, каты бәгырьлелек... болар барысы да йөрәк чирләре, кардәшләрем. Шушы чирләрдән арынмый, җәмгыятькә иминлекне кайтарып булмый.

Калебнең сәләмәт булуы, дөнья һәм ахыйрәт бәхетенә ирешүгә сәбәп булып тора. Югарыда искә алган тәкәбберлек, көнчелек, каты күңеллелек... бу авырулар белән бәхеткә ирешеп булмый. Кыямәт көне җитеп, бөтен кешеләр каберләреннән Раббылары каршына хисаб өчен кубарылгач та, бәндәгә сәламәт йөрәк кенә файда бирә.

«Ул көнне, байлык та, балалар да ярдәм итмәс. Мәгәр Аллаһ каршына сәләмәт йөрәк белән килүче генә уңышка ирешер». Шагыйрьләр 88-89.

Бер кеше икенче берәүгә күз салса, беренче булып аның күркәм кыяфәтен һәм байлыгын күрә, ләкин Аллаһ кешенең калебенә вә гамәленә игътибар бирә. Пәйгамбәребез:

«Дөреслектә, Аллаһ сезнең сүрәтләрегезгә һәм байлыкларыгызга карамый, ләкин, Ул сезнең йөрәкләрегезгә һәм кылган эшләрегезгә карый».

Инде әй, газиз кардәшләрем. Әйдәгез әле, беркөнне, шул дөнья эшләребездән бераз гына арынып торып, үзебезнең күңелебез белән ялгызын калыйк. Безнең кайгыртуыбызга мохтаҗ булган, шул күңел-йөрәгебез өчен без нәрсә эшлибез? Дөньяга баш-аяк чумып, бик күпләр калебләрен искә дә алмыйлар. Безнең тәннәребезгә һәрвакыт төрле авырулар, инфекцияләр керергә омтыла, без көчебездән килгәнчә алардан сакланырга, кергән очракта, дәваланып котылырга тырышабыз. Әлхәмдүлилләһ, нәтиҗәгә дә ирешәбез. Нәкъ шулай, безнең йөрәгебез дә, иртәсен-кичен, һәр мизгелебездә имтихан кылына. Төрледән-төрле фетнәләр, сынаулар аңа һөҗүм итә. Хәдистә килгәнчә, ул фетнәләр, калебкә акрын-акрын керә. Калеб сынауны үти алмый берсен кертсә, йөрәктә бер кара тап пәйда була. Сынауны үтеп, бер фетнәне кертмәсә, шундук ак нокта барлыкка килә.

Күренекле ислам галиме Ибн Тәймия әйтә: «Нәфес кешене Раббысына баш күтәрергә, каршы килергә чакыра. Дөнья тормышы белән тәэсирләндерә. Аллаһ бәндәсен Үзенә гөнаһ кылудан сакланырга, нәфескә ияреп кол булудан тыя. Калеб исә шушы ике чакыручының арасында».

Аллаһ Тәгалә безләрнең калебләребезне ап-ак чиста итеп яратты, гөнаһлардан пакьлады. Ләкин, сынауларга каршы тормый, кәсеб иткән бозык эшләребез, калеб өстен каралта. Пәйгамбәребез әйтте: «Дөреслектә, кеше гөнаһ кылса, аның ул гөнаһы йөрәгенә бер кара нокта булып ята. Әгәр ул бу эше өчен үкенеп, тәүбә итсә, йөрәге чистара. Әгәр тагын гөнаһ өстәсә, кара нокта зурая. Ахыр чиктә, калебне бөтенләй каплый».

Ул кара пәрдә хакында Аллаһ Мүтаффифин сүрәсендә әйтте: «Юк, аларның кылган эшләре, калебләрен каплады».

Калебләрне ничек пакьларга, аларга хас булган аклыкны ничек кайтарырга? Тәннең патшасын төзәтми, аны сәләмәтләндереп, гамәлне төзәтеп булмый бит.

Раббым Аллаһ, галәмнәр Хуҗасы, күңелләребезне чистартып, безләргә Аның һәм илчесенең чакыруын кабул итә торган ак йөрәкләр насыйб итсә иде. Аның көче бар нәрсәгә дә җитә бит. Әмин.

«Әй Раббыбыз, безне туры юлга күндергәнеңнән соң, калеб-күңелләребезне ялганга авыштырма, безгә Үз рәхмәтеңне насыйб ит, Син бит юмартлык белән Бирүче.» Гимран 8.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе