Ибраһим (г.с.) кыйссасы

Аталар һәм уллар... Бүгенге көндә бөек Корбан көннәрен мөселман өммәте генә бәйрәм итсә дә, бу гамәл үзенең тамырлары белән

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Аталар һәм уллар...

Бүгенге көндә бөек Корбан көннәрен мөселман өммәте генә бәйрәм итсә дә, бу гамәл үзенең тамырлары белән Ибраһим пәйгамбәргә барып тоташа һәм нәкъ шул чордан башланып китә. Ибраһим пәйгамбәр, аны урыслар Авраам диләр, Аллаһының тугры бер илчесе була. Хәтта Аллаһ аны Коръәндә: “Аллаһ Ибраһимны Үзенең халиле итеп сайлады”, - дип, халил, ягъни яраткан дусты дип әйтә. Иман китергән һәр кешенең дә Аллаһының яраткан дусты буласы килер иде. Әмма бу дәрәҗәгә ирешү өчен, тугры пәйгамбәр безнең күз алдыбызга да килә алмаслык авыр сынауларны үтте. Тамырлары белән җир куенына ябышкан горур таулар кебек нык булды, какшамады һәм ишелмәде. Сабырлыкның җимеше – Аллаһының сөекле дусты булу бәхете иде. Авырлыклар аның гаиләсенә дә килде, газиз атасы мөшрик булып, улы атасын ягымлык һәм сабырлык белән хаклыкка өндәде. Динсезләр Ибраһимны бәйләп утка да аттылар, аның иманы какшамады, Аллаһның әмере белән ут Ибраһимны буып торган арканнарны гына яндырды. Әмма алда аны тагын да авыр имтиханнар көтә иде...

Ибраһим пәйгамбәрнең баласы булмый. Бала дигән затның никадәр кадерле һәм якын икәнен һәр ата һәм ана аңлыйдыр. Бала - дөнья тормышының бизәге, һәм Аллаһ ул нигъмәтне Үзе теләгән бәндәләренә бирә. Аллаһ Тәгалә “Киңәш” сүрәсенең 49-50 аятьләрендә: “Аллаһ теләгән бәндәсен кызлы, теләгәнен уллы итә. Теләсә кызлы да уллы да итә, теләгәнен бөтенләй баласыз кыла”, - дип әйтә. Чыннан да балалар - Аллаһының бүләкләре. Бу бәхеткә ирешкән һәркем Аллаһка рәхмәтле булырга тиеш. Күпме кешеләр яңа туган сабый исеннән, “балам” дигән балдан да татлы сүзләрдән, “Әнием”, “Әтием” дигән күңелне эретүче эндәшүләрдән, гөнаһадан пакь, кояштан нурлы булган бала йөзен күреп хозырланудан мәхрум булып яшиләр. Бу сынауны үз башында кичермәгән, аның авырлыгын кеше сөйләгәннән яки каләм язганнан гына аңлый алмыйдыр. Чыннан да Аллаһ Тәгалә бәндәләренең күңелләренә ул кечкенә генә затларга карата олуг мәхәббәт, җылы хисләр салган. Аллаһыга якын булган пәйгамбәрләр дә ул хисләрдән имин булмадылар. Раббымыз “Фуркан” сүрәсендә балаларны аналар вә аталарның күз карасы дип атады: “Әй Раббымыз, хәләл җәфетләребезне һәм балаларыбызны күзләребезнең карасы, күңелләребезнең куанычы итсәң иде”.

Ибраһим пәйгамбәр бу сынауга сабыр итте... Әмма аның өмете зур иде. Ул Аллаһыгы ялварып, изге бала сорады: “Әй Раббым, миңа изге балалардан нигъмәт кылсаң иде” (“Саффәт” сүрәсе, 100 аять). Изгелектә үткән көннәр, күз яшьләре белән кылынган догаларда үткән төннәр... Ниһаять, 86 яшендә Ибраһимга Аллаһ Тәгалә олуг сөенеч җибәрә: “Шулвакыт аны итәгатьле бала белән сөендердек” (“Саффәт” сүрәсе, 101 аять).

Чир күрмәгән, саулыгының кадерен белмәс. Тугыз дистәгә якын көткән ата улын бик кадерли, улы да атасына зур терәк һәм ярдәмче була. Алар бергәләп Аллаһының йорты Кәгъбәтуллаһ мәчетен салалар. Ничә мең еллар үтсә дә, бүгенге көндә дә ул бина барча мөселманнарның кыйбласы булып тора, миллионлаган хаҗиларыбыз, дөньяның бар почмакларыннан аның тирәсенә җыелып, хаҗ гыйбадәтен кылалар.

Ләкин Ибраһимның иң авыр сынавы алда иде. Төннәрнең берсендә Ибраһим газиз улын корбан итүен күрә. Пәйгамбәрләрнең төшләре исә һәрвакыт хак була. Газиз кардәшләрем, Аллаһ безгә бу кыйссаны “Саффәт” сүрәсендә сөйләп бирә. Аны укыганда, күңелләр тетрәнә, гафил йөрәкләр дә уяна, күзләргә яшь килә. Аллаһ Ибраһимга 86 ел көткән баласын корбан итәргә әмер бирә. Күпме елап сорады, загыйфь хәлдән үстерде... Ныгып, егет булгач, шундый сынау килде...

Ибраһимның күңеле-тәне Аллаһыга бирелгән иде. Әмма аның алдында зур сорау туды: “Ничек итеп, бу хәбәрне улына ирештерергә?” Ничек итеп, 13 яшьлек балага бу хәлне аңлатып, аңа бу сынауда ярдәм итәргә. Күрегез, авыр вакытта ата үзен түгел, бәлки баласын уйлады. “Газиз балам Аллаһының бу әмерен кабул итәргә көч таба алыр микән?” Ата үзенең баласына булган иң җылы хисләре, мәхәббәте белән: “Әй улчыгым”, - диде... “Төшемдә сине корбан итүемне күрдем, син нәрсә әйтерсең микән?” Ата “улым” гына дими, бәлки “улчыгым” дип, үзенең аңа булган хисләрен җиткерергә тырыша.

Чыннан да сынау газиз атага гына түгел, егет булып килүче Исмагыйльгә дә булды. Ләкин атасыннан иман тәрбиясе алырга өлгергән егетнең йөрәге каушамады. Алай гына да түгел, бала авыр вакытта атасына ярдәмгә ашыкты, аңа көч өстәде: “Әй, әткәем, нәрсәгә әмер ителсәң, шуны эшлә. Аллаһ теләсә, мине сабырлардан табарсың”, - диде. Бала да атасының мөраҗәгатенә “әткәем” дигән сүз белән мәхәббәтен белдерде.

Менә ул Аллаһының тәүфыйгы, баланың ата-анасына булган изгелеге. Ул атасының хәлен җиңеләйтү өчен, үзен корбан итәргә дә әзер иде. Бүген күпме балалар, газиз ата-аналары өчен үзләренең гомерләрен түгел, байлыкларын, хәтта вакытларын да корбан итәргә кызганалар. Ә бит алар безнең өчен яшьлек гомерләрен, татлы йокыларын, саулык-сәламәтлекләрен, күпме мал-мөлкәтләрен корбан иттеләр. Атасы Раббысының әмерен үтәсен өчен, бала үз гомерен дә бирергә әзер иде. Кайда микән бүген шушындый гаиләләр. Күпме егетләр һәм кызлар, дөнья рәхәтләрен күбрәк алу өчен, аталарының баш-аяк гөнаһка чумуына этәргеч булалар. Бу эш гөнаһа бит, бу мал хәрам бит дисәң, минем баламны кем ашатсын, дип үзләрен акларга тырышалар. Нәтиҗәдә, бала исеме белән кылынган гөнаһ сәбәпле, гаиләгә ыгы-зыгы, бәракәтсез тормыш килә...

Ата белән улның иманга нигезләнгән мәхәббәтләре зур тауларны тетрәндерде. Атага улын корбан итәргә, улга сынауга риза булырга әмер ителде. Ибраһимның Аллаһ өчен иң кадерле затын бирүе, Исмагыйльнең үз гомерен дә кызганмавы - хак колларның мисалы булды.

Адәм баласы нәрсә сәбәпле Аллаһыга гөнаһ кылса, Аллаһ аны шул нәрсәдән мәхрум итәргә мөмкин. Күпме ата-аналар бала хакы өчен, җир өстендә гаделсезлек кылалар, гөнаһка чумалар. Нәтиҗәдә, шул балаларыннан, яки аларның ихтирамыннан мәхрум калалар. Бер таныш ханым, үзенең бер баласын шулкадәр яратты, аның хакы өчен бик күпләрнең хакларына керде, кешеләрнең рәнҗешен алды. Үзем өчен сорамыйм, балам өчен сорыйм”, -дип әйтә иде. Беркөнне Аллаһ, ананы ул баласыннан мәхрум итеп, аның золымлыгын туктатты. Бала анасы алып биргән машина белән юл фаҗигасында һәлак булды. Кызганыч, без яшәгән җәмгыять мондый мисаллар белән тулыдыр.

Аллаһ Тәгалә Ибраһимның да үз баласын бик нык яратуын күреп, аны имтихан кылды. Ибраһим Аллаһыга булган мәхәббәте көчлерәк икәнен белдертеп, Аның әмерен үтим дигәндә, Раббымыз Исмәгыйльнең гомерен бер куй белән фидия кылды. Ягьни, 40 ел җәннәт бакчаларында йөргән бер куйны биреп, Исмәгыйльнең гомерен сатып алды. Сөенүче ата исә, Аллаһ биргән бүләкне алып, аны корбан итте. Шул көннән башлап, мөселманнар корбан чалу гыйбадәтен үтәп яшиләр. Пәйгамбәребез бу гамәлне дәвам итүчеләрне: “Корбанлыгыгызның тиресендәге һәр йоны өчен савап алырсыз”, - дип сөендерде.

Ни кызганыч, күп вакытта адәм баласы, Раббысыннан бирелгән нигъмәтләрне югалтмыйча, аларның кадерен белми, Аллаһка шөкер итми. Кояшлы көннәребезнең, тыныч төннәребезнең, табын тулы сый-хөрмәт, байлыкларыбызның, бигрәк тә якыннарыбызның, газиз әти-әниләребезнең кадерләрен белмибез. Аллаһка шөкер итмибез.

Бу кыйссада безнең өчен янә бер актуаль мәсьәлә күтәрелә. “Бала” һәм “бала тәрбиясе” дигән сүзләрне ишеткәч, гадәттә без ана белән баланы күз алдына китерәбез. Чыннан да безнең җәмгыятьтә балалар күбрәк ана кочагында, ана тәрбиясендә үсә. Сүз дә юк, балага үзен тудырган, имезгән ана атадан якынрак була. Ләкин шунысы борчый, көннән-көн җәмгыятебездә балалар ата тәрбиясеннән ерагаеп баралар. Аллаһ чиксез хикмәте белән һәр баланы атадан һәм анадан бар итә. Әгәр Ул теләсә, балалар Гайсә пәйгамбәр кебек, гел анадан гына да туа алырлар иде. Ана атаны, ата ананы алыштыра алмый, һәр кайсысының үз вазыйфасы, баланың шәхес булып оешуында үз өлешләре бар. Кызганыч, бүген күп балалар ата тәрбиясеннән мәхрум булып үсәләр. Берәүнең атасы көн-төн эштә, баласына игьтибары җитми. Икенчеләрнең аталарын үзләрен нык кына тәрбияләргә кирәк. Авызында бер юньле сүзе булмаган, мәңге айнымас атаның баласына юньсезлектән башка тәрбия бирә алмавы көн кебек ачык. Төрмәгә вәгазь белән баргач, утыз яшен генә тутырып килүче атадан: “Балаңа нинди тәрбия бирәсең, аңа үзеңнән соң нәрсә калдырырсың”, - дип сорагач, ул: “Шәһәрдәге автобус һәм трамвайларны калдырам”, - диде. Төрмәгә автобуста берәүнең кесәсеннән акча урлап эләккән икән. Ир белән хатын килешә алмыйча аерылышуның да иң беренче корбаны бала була. Күпчелек ирләр ир булудан туктагач, ата булуларын да онытып җибәрәләр. Хатыны белән бергә балаларына да талак әйтәләр. Ата гаилә эчендә ничек баласы өчен җавап тотса, талактан соң да баласының ризыгы, киеме, торагы, сәламәтлеге, белеме һәм тәрбиясе өчен җаваплы булып кала. Илебездә төзелгән һәр ике гаиләнең берсе җимерелеп барган заманда, бу проблема бик тә актуаль булып тора. Әйтерсең лә, моннан 1400 ел элек иңгән Коръән, безнең ил өчен, бүгенге көн өчен иңгән. Гасырлар үткән саен, Коръән күтәреп чыккан проблемалар искерү түгел, киресенчә, актуальлашып бара. Коръәндә бик күп урында ата белән бала мәсьәләсе күтәрелеп чыга. Адәм һәм аның уллары, Ибраһим һәм Исмагыйль, Якуб һәм Йосыф, Даут һәм Сөләйман, Зәкәрия һәм Яхья, Локман һәм улы... Моның белән Аллаһ бөтен галәмнәргә җәмгыятьтә Ата тәрбиясенең әһәмиятен бәян кыла. Ата сүзен ишетмәгән, ата кулын тоймаган бала камил тәрбия ала алмагынны әйтә.

Яшьләребез гаилә кору өчен, бер-берсенә пар эзләгәндә иң элек матур күзләр, зифа сыннарга түгел, бәлки: “Бу ир минем балаларыма Ата була алырмы”, “Бу чибәр кыз минем булачак нәселемә лаеклы ана булырмы?” – дигән принциплардан да чыгып фикер йөртсәләр иде. Шулвакыт, бәлки, гаиләләребез ныклырак, балаларыбыз бәхетлерәк булырлар иде.

Чалынасы корбаннарыбыз, кыла торган изге гамәлләребез, Аллаһыга шөкер итүләрдән китсә иде. Раббым һәр кайсыбызга тәүфыйк-һидаять, бәхет-сәгадәт бирсә иде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе