Дин әһелләре Тәтеш районында узган “Әтрәч укулары”нда катнашты

Май ае ахырында Тәтеш районы Әтрәч авылының “Шәфкать Шәриф” калкулыгында унынчы мәртәбә татар мөселманнарының җыены барышында V “Әтрәч укулары” үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 02
Май ае ахырында Тәтеш районы Әтрәч авылының “Шәфкать Шәриф” калкулыгында унынчы мәртәбә татар мөселманнарының җыены барышында V “Әтрәч укулары” үткәрелде. Быелгы юбилей укуларында да бик күп җәмәгать эшлеклеләре, күренекле дин әһелләре, танылган татар галимнәре катнашты. Укулар тәмамлангач, Кече Әтрәч авылында Сабантуй узды.

Быелгы укуларда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа мәдрәсәсе мөдире Рәшид хәзрәт Маликов, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов һәм башка җирле төбәк имамнары, хәзрәтләр катнашты.

Күп гасырлар элек Болгар дәүләтенең князьлек үзәге булып торган хәзерге Зур Әтрәч авылында укулар үз вакытында күренекле драматургыбыз Туфан ага Миңнуллин (1935-2012) катнашында уза иде. Аның ярдәме белән Борынгы Болгар дәүләте чорыннан безнең көннәргә ирешкән зират койма белән әйләндереп алына. Менә инде быел халык унынчы тапкыр шушы җирлектә урнашкан Шонгат каласының борынгы зиратын зиярәт кылды, бабаларыбыз рухына дога кылды. Бу чараларны оештыруда төбәкне өйрәнүче җирле тарихчы, күп еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән Мөнир Вәлиев зур тырышлык күрсәтеп килә.

Әлеге чарада күренекле фән эшлеклеләре, Татарстан тарихын өйрәнүче галимнәр, археологлар, милләтебезнең зыялы ул-кызлары катнашу бер дә юкка түгел: хәзерге Тәтеш муниципаль районы территориясендә төрле чорлар археологиясе һәйкәлләре бар: югары палеолит һәм мезолит дәвереннән башлап Казан ханлыгы чорына кадәр. Бу кадәр уникаль тарих катламнары берьюлы башка беркайда да очрамый! Әлеге тарихны халыкка җиткерү ниятеннән киләчәктә туристларны җәлеп итү өчен туристик маршрутлар булдыру, Зур Тархан каберлеге һәм шәһәрлеге, Богдаш һәм Зур Әтрәч тарихи һәйкәлләре комплексыннан илебез археологлары тапкан табылдыклардан күргәзмәләр үткәрү, ел саен күбрәк халык катнашында зиярәт кылуларны оештыру тиешле.

Быелгы укулар барышында ТР Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының татар-болгар цивилизациясе бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Альберт Борһанов, тарих фәннәре докторы Наил Таиров, ТР Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының ТР халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлеге баш фәнни хезмәткәрләре, тарих фәннәре кандидатлары Елена Миронова, Эльмира Саләхова, ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының “Мирасханә” бүлеге мөдире Илһам Гомәров һ.б. чыгыш ясады.

Бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов исеменнән министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов сәламләде һәм уңышлар теләде. Шулай ук Тәтеш районы хакимияте башлыгы Рәмис Сафиуллов, “Шонгат” фондының Попечительләр советы рәисе Харис Камалиев, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Нургалиев ихлас теләкләрен җиткерде.

Быелгы укулар “Тарихыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” дигән исем астында үтте. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин тарихыбызны сакларга өндәде һәм Казанда 1906 нчы елда Галиәсгар Камал мөхәррирлеге һәм наширлегендә чыккан “Азат” газетасында (30 нчы март, 6 нчы апрель саннары) танылган татар тарихчысы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Гайнетдин Әхмәров (1864-1911) биргән мәгълүматлар белән таныштырды: “Тәтеш өязенең Әтрәч каръясендә Болгар заманнарыннан калган бер иске зират бар, шунда алты йөз еллар мөкаддәм куелган (20-25 кадәр) язулы ташлар да бар. Ихатасы юк, ташларның бәгъзесе авып ята, бәгъзеләре сынгалап, берничә еллар мөкаддәм араларын сукалап, иген дә чәчкәннәр иде, шул сәбәпле бер баруыбызда бәгъзе ташларны күрер өчен иген арасыннан эзләп таптык, икенче мәртәбә баруыбызда такыр басу иде. Шул зират өстендә Әтрәч каръясенең сыер-сарык көтүе йөргәнен күрдек, бәгъзе хайваннар ташлар арасына ятканнар, бәгъзеләре ташка ышкылып торалар. Хайван йөргән сәбәпле, зират өстендә тирес тә күрелде. Шунда бер карт көтүчедән сорадык: "Ник болай хайван йөртеп, зиратны кадерсез итәсез?" — дип. "Йөртәбез шул инде, йөртмә дип әйтүче дә юк", — дип җавап бирде. Дәхи зиярәт кылырга килүчеләр хакында сораштык. "Килүчеләр була, кичә дә бер пар ат белән килеп, Коръән укып киттеләр, ләкин белеп булмый, әллә кеше, әллә фәрештәләр булды — Ходай белсен. Мин сезне дә танымыймын, миңа сез дә әллә кем", — диде. Бу ташлар элегрәк бик күп булган имеш, ләкин мөселманнарның илтифатсызлыгыннан күбесен якындагы урыслар урлап ташыган, диләр. Шуннан ерак түгел Җанбакты дигән урыс авылының кәнисә ишеге төбендә ике язулы таш бар, берсен язып та алган идек, 665 ел мөкаддәм язылган. Дәхи Каратун дигән урыс авылында бер язулы ташны барып карадык, ул да шул Әтрәч зиратыннан алынган булырга кирәк. Бу зират Болгар дәүләтендә булган бер зур шәһәр зираты булса кирәк, чөнки бер каръя әһеле генә бу кадәр алты йөз елларга түзәрлек зур вә яхшы ташларны куя алмас иде, дип күңелгә килә. Шул тарафтагы мөселманнарның хәбәре буенча, бу урында ике мең өйле Шоңгаты шәһәре булган, имеш. Бу шәһәрнең халкы болгарлар белән (ягъни пайтәхетләре булган Болгар шәһәренең мөселманнары белән) кыз алышып, кыз бирешеп йөргәннәр, диләр. Шунда шәһре Болгарга йөргән тугры юлларын да күрсәтәләр. Бу зиратның якынында күп болгар нәрсәләре дә табыла, хосусан "әзгәри" дип атала торган болгар тәңкәләре, элегрәк, Болгар заманында, акча урынына йөртелгән көмеш кисәкләре дә күп табылган. Бу зиратның якынындагы ике Әтрәч каръясенең мөселманнары үзләрен әүвәлдә шул Шоңгаты шәһәреннән күчеп утырганнар дип сөйлиләр. Бу ике авылның халкы мондаен нәрсәләрне мөкаддәс күреп, шул зиратны ихата кыйлып куйсалар, яки тирән чокыр гына казып әйләндерсәләр дә, бу ташлар бәлки тагы да алты йөз ел торырлар иде”.

XIX гасыр ахырында биредә алтмышка якын кабер ташы сакланып калган булса, бүген исә алар бер дистәдән дә артмый. Изгеләр зиратындагы ташларның бер өлеше бүген Болгарда. Ә күбесе бөтенләйгә юкка чыккан – аларны якын-тирә авылларда төзелештә кулланганнар. Моннан ун еллар борынгы зиратны Туфан Миңнуллин күреп киткәч, ул шушы каберлекләрне тау ягының “йолдызы” итүдә ярдәм итәчәген белдерә. Быелгы укуларда катнашучылар биредә күп эшләр эшләнгәнен күреп китте: Туфан абый тоткан зират коймалары буялган, аның янына яшь агачлар утыртылган, Изгеләр чишмәсе янында Әтрәч укуларының тарихын чагылдырган стенд эшләнгән, янында гына кечкенә музей да бар.

Быелгы Шәфкать-шәриф бәйрәме халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй белән ялганып китте. Өйлә намазыннан соң халык милли уеннарда көч сынашты, ял итте. Әлеге чараларны оештыруда бердәм рәвештә күпләгән иганәчеләр, авыл халкы актив катнашты һәм алар: “Туфан абыйның рухы шат булса иде. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга да хәерле гомерләр биреп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә язса иде”, – дип таралышты.
Чыганак: Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе