Ул балаларны укыту, тәрбияләү мөһимлеген аңлатты. Безгә “Мәчет каршындагы курслар өчен дини тәрбия программасы” дигән китап бирелгән иде. Аның төзүчеләре – Камил Вәлиуллин, Ришат Курамшин.
Биредә балалар тәрбиясе дигәндә, 2 яшьтән алып 17 яшькә кадәрлеләрне укыту үрнәкләре урнаштырылган, программалары бирелгән. Сөенеч түгелме бу? Безнең “Мөслимә” оешмасы балалар бәйгесен 19 ел үткәреп килә. Бу әлеге форумның иң мөһим һәм төп әһәмияте дип саныйм. Киләчәгебез кемнәр дигәндә, балалар дип, өр-яңа көч-кодрәт белән аларны беренче планга куйыйк! Бу юнәлештә “Гадел” мәчете мөгаллимәсе Фәния Җәләлиеваның сүзләре хөрмәткә лаек.
Әлмирә Һәдия.