Тиздән - Кадер кичәсе

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Рамазан аенда Кадер кичәсе дип аталган бер мөбарәк кичә бар.

БӘЙЛЕ
2012 Авг 02
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Рамазан аенда Кадер кичәсе дип аталган бер мөбарәк кичә бар. Коръән аятьләре Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә беренче мәртәбә бу кичтә төшерелә башлады. Быел бу кичә 14 августтан 15енә каршы төндә булыр дип көтелә.
«Бәкарә» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: «Коръән Рамазан аенда төшерелә башлады», — дип әйткән. Һәм «Кадер» сүрәсендә «Без Коръәнне Кадер кичәсендә төшердек», диелгән. "Шәһру Рамазане" аятендә Кадер кичәсенең Рамазан аенда булуына ишарәт бар. Бу аятьтән Коръәннең Рамазан аенда иңә башлавы беленде: «Иннәә ән-зәлнәәһү фии ләйләтил кадр».
Ләкин Рамазанның кайсы кичәсендә булуында шөбһә калды. Галимнәр күбрәк аны егерме җиденче кичәсендә диләр. Имам Әбү Исхак әйтә: "Кадер кичәсендә «Ләйләтил Кадр» кәлимәсе өч мәртәбә зикер кылынды. «Ләйләтил Кадр» кәлимәсенең хәрефләре тугыз хәреф (гарәп хәрефләре белән), өч җирдә тугыз егерме җиде була, Кадер кичәсе Рамазанның егерме җиденче кичәсе буладыр".
Бу Кадер кичәсендә һәм көндезендә итагать-гыйбадәтнең савабын тел белән әйтеп, каләм белән язып бетерү мөмкин булмас. Ихласлы мөселманнар, мондый мөбарәк кичләрдә итагать-гыйбадәт кылмакка иҗтиһад итәрләр.
Ий, газиз кардәшләр! Белегез вә аң булыгыз, бу Кадер кичәсе елда бер килер. Галимнәрнең күбесе бу Кадер кичәсен Рамазан-шәрифнең егерме җиденче кичәседер диләр. Ибн Габбас р.г. әйтте: «Кайчан Кадер кичәсе булса, Җәбраил фәрештә күп фәрештәләр җәмәгате белән Аллаһ Тәбәракә вә Тәгаләнең әмере белән җир йөзенә иңәрләр». Һәрбер гыйбадәт кылучыга: "Йә, Рабби, бу Кадер кичәсендә дога кылучыларның догасын кабул әйлә", диерләр. Таң атканчы бу рәвештә йөрерләр. Таң атканнан соң Җәбраил галәйһиссәләм әйтер: «Әй, фәрештәләр, күккә ашыгыз». Бу Кадер кичәсендә итагать-гыйбадэт кылу мең ай гыйбадәт кылудан изгерәктер. Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм өммәтеннән бер кеше бу Кадер кичәсендә ихлас күңелдән ике генә рәкәгать намаз укыса, изгелекләр кылса, пәйгамбәрләр өммәтенең мең ай гыйбадәт кылуына караганда да савабы күбрәк булыр. Мең ай 83 ел да дүрт ай була. Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшә разыяллаһу ганһә сорады: «Йә, Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле, бу Кадер кичәсендә нинди дога кылыйм?». Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: "Кадер кичәсендә: «Аллааһүммә иннәкә» гафүүн түхиббүл гәфвә фөгфү гәнии», дигән дога кыл".
Мәгънәсе: «Йә, Аллаһ! Дөреслектә, Син бәндәләрнең гөнаһларын Ярлыкаучы, Син гафу кылуны дус тотасың, безнең гөнаһларыбызны ярлыка».
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһивәссәләм әйткән: "Әгәр минем өммәтем бу Рамазан аенда никадәр рәхмәтләр һәм никадәр саваплар булганын белсә, елның барчасы Рамазан ае булсачы, дип теләрләр иде".
Аллаһ Сөбхәнәһү Тәбәракә вә Тәгалә һәркайсыбызның кылган изгелекләрен кабул итеп, җәһәннәм утыннан коткарып, җәннәтле итсә иде. Әмин.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе