
Татарстан делегациясе составында Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, республиканың инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ”Ак Барс банкы” идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, Татарстан Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гиматдинов бар иде.
Шунысы да мәгълүм булсын: гомрә хаҗын Мәккәгә барып, теләсә нинди айда үтәргә мөмкин. Татарстан вәкилләре изге "Әл-Харам” мәчетенә барып, хаҗилар өчен кирәкле булган гамәлләрне кылдылар.
Татарстан Президентының матбугат хезмәткәре хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов гомрәне оештырганнары өчен Мәккә провинциясе җитәкчелегенә һәм шәхсән әмир Хәлид Фәйсал әл Согудка рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсануглының чакыруы буенча барды. Бу визит барышында Татарстан Президенты ИХО генсекретаре, шулай ук Ислам үсеше банкы төркеме президенты Әхмәт Мөхәммәд Али әл Мәдәни, Мәккә төбәге әмире Хәлид Фәйсал әл Согуд белән очраша. Татарстан делегациясе Җиддә каласында узачак икътисадый форум эшендә катнаша.
Шунысы кызык: гомрә хаҗын кылганда Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсенең элекке җитәкчесе Марат Гатин озатып йөрде. Марат Гатин хәзерге вакытта "Казан кирмәне” музей-тыюлыгы директоры урынбасары вазифасын башкара.