Украинлылар өчен гадәти булмаган көннәрдә дин кардәшләремне исламның гуманистик кыйммәтләренә таянырга һәм барлык Украина җәмгыяте өчен кешелеклелек үрнәге булырга чакырам. Кеше гомерен өзү – бик зур гөнаһ. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер җанны кою бөтен кешелекне үтерүгә тиң, дигән. Кеше гомере бик кадерле һәм һичнәрсә белән алыштыргысыз.
Җәмгыятьне нинди генә сәяси каршылыклар таркатмасын, без һәрвакыт кеше гомере сагында торырга һәм каршылыкларны тыныч юл белән чишәргә тиеш. Югыйсә Украина халкы омтылган барлык казанышлар кайгы һәм югалтулар белән үз дәрәҗәсен югалтачак. Демократияне халык төркеме тираниясе, толлар һәм ятимнәрнең күз яше, ватандашларыңның каны өстендә төзеп булмый.
Аллаһы Тәгалә Украина халкына үз җирләрендә тынычлык сакларга һәм илне бәрәкәтле итәргә һәм аның үсешен булдырырга зирәклек бирсен иде”, - диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында бастырылган мөрәҗәгатьтә.
Чыганак: "Татар-информ"