Татарча сөйләшегез – сәламәт булырсыз!

АКШ галиме кешеләрнең бай һәм сәламәт булулары нинди телдә сөйләшүеннән тора ди.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 02
АКШ галиме кешеләрнең бай һәм сәламәт булулары нинди телдә сөйләшүеннән тора ди. Татарча сөйләшүчеләр мул һәм рәхәт яшәргә тиеш булып чыга.

Француз телен романтик, алман телен иң төгәл диләр. АКШта урнашкан Йель (Yale) университеты галиме кешенең кайсы телдә сөйләшүе аның сәламәтлегенә дә йогынты ясый ала дигән нәтиҗә ясаган.

Чех сүзләрен дөрес итеп әйтер өчен авызны зур итеп ачарга, бөтен авазларны әйтеп бетерергә кирәк. Прагага башка илләрдән күчеп килүчеләргә бу җиңел түгел.

"Эстониядә без акрын сөйләшәбез. Авызны ачмыйча диярлек. Авазларны йотабыз. Безнең гадәт һәм табигатебез шундый. Анда салкын, халык күбрәк өйдә утыра. Шуңа эстоннар һәм чехлар, шулай ук бу ике тел арасында аерма зурдыр”, дип шаярта чехка кияүгә чыгып ике кыз үстерүче эстон хатыны Регина Ногова.

​​Прагада йога курсын алып барган 35 яшьлек Регина чех телен яхшы өйрәнгән булса да, үзе һәм ире арасында аерма барыбер калды, ди.

"Башта фикер аермалыгы бик зур булды, бигрәк тә балалар кечкенә булганда. Нәрсә ашау турында килешә алмадык. Ирем сәламәт туклану мөһим түгел дип саный. Шулай ук мин йога яратам, ә ул аның белән бөтенләй шөгельләнми.”

"Иртәгә яңгыр ява"

Мондый "килешмәгән” урыннар һәр гаиләдә дә бар дип әйтерсез. АКШ университеты тикшеренүе кешеләргә телләре тәэсир итә ди. Бу нәрсә ашаудан алып акчаны ничек тотуга кадәр була ала, ди галим.

Тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, киләчәк заман булмаган телләрдә сөйләшүчеләр бай һәм сәламәт була. Мондый телләр арасында кытай (мандарин), япон, алман һәм эстон телләре бар.

"Японнар акчаны саклап тота белүләре белән билгеле. Бу эштә кытайлар да бик уңышлы. Алманнар инде экономия осталары. Скандинавия һәм төньяк илләре шулай ук мул яши. Тикшергән иң беренче әйберем шул булды. Әгәр сез сөйләшкән телдә киләчәк заман юк икән, сез киләчәк турында бүген кебек сөйлисез икән - димәк, сезнең өчен киләчәк - ул бүгенге көн дигән сүз һәм сез киләчәк турында хыялланмыйча бүгенге көн белән яшисез, планнарыгызны да шуңа карап корасыз”, - диде тикшеренүне җитәкләгән галим Кейт Чен.

Чех ире белән Прагада яшәүче Регина НоговаxЧех ире белән Прагада яшәүче Регина Ногова
​​Чен бу нәтиҗәне төрле илләр турында икътисади вә социаль мәгълүматка, шулай ук анда сөйләшенгән телгә нигезләнеп ясаган. Аның күзәтүенә караганда, сәламәт һәм мул тормышта яшәүче халыклар сөйләшкән телләрдә "катгый киләчәк заман” юк икән.

Мисал өчен, алман телендә "Morgen regnet es” - "Иртәгә яңгыр ява” дип тәрҗемә ителә ("Иртәгә яңгыр явачак” дип түгел). Алман һәм татар телләреннән аермалы буларак, инглиз, чех, рус, фарсы һәм грузин телләрендә алай әйтеп булмый.

Киләчәк заман – сәламәтлеккә зыян

Сәламәтлеккә килгәндә дә, сөйләшкәндә киләчәк заманны кулланмаучылар шулай ук башкалардан ныграк икән.

"Киләчәк заман булмаган телдә сөйләшүчеләр арасында кешеләрнең кайчан да булса авызларына тәмәке алулары мөмкинлеге 24% кимрәк булуы ачыкланды. Мондый халыклар арасында симерү 13% азрак. Аларның пенсиягә чыккач мул яшәү ихтималы зуррак”, диде галим.

АКШ галименең бу карашы сенсация була алыр иде. Аның белән ни өчен Греция бөлгенлеккә төшкән, ә кайбер кешеләр гомер буе ябыгырга тырышса да, барыбер чалбарларына сыя алмый дигән сорауларга ниһаять җавап табылыр иде.

Тел белгечләре исә бу фикергә катгый каршы чыкты.

Канаданың Калгари университетында лингвистика һәм психология укыткан Юлия Шедивый, телләр һәм халыкларның холкын бәйләргә тырышлыклар инде элек тә ясалды, ди.

"Әле дә кайбер телләр төзелеше мантыйклы, башкалары сәер дип саныйбыз. Телләргә "романтик” һәм тагын күп төрле башка сыйфатлар бирәбез. Әмма бу бары тик ул телләрдә сөйләшкән кешеләр тудырган образ. Аның телнең үзенә бер катнашы да юк”, ди галимә.

АКШ галименең бу эшен хәзер башка галимнәр дә тикшерә. Ул җәмәгатьчелек игътибарына лаек дип табылса, аны бастырып чыгарачаклар дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе