Татар-мөселман күзлеге: Американың исламга каршы провокациясенә бирелергә ярамый

Америкада ислам диненә каршы төшерелгән “Невинность мусульман” фильмы мөселман дөньясында каршылык тудырды. Ни өчен эшләнә соң мондый картиналар? Дөнья масштабында исламга каршы барган сәясәткә татар-мөселман күзлеге аша бәя бирик.

БӘЙЛЕ
2012 Сен 19
Америкада ислам диненә каршы төшерелгән “Невинность мусульман” фильмы мөселман дөньясында каршылык тудырды. Ни өчен эшләнә соң мондый картиналар? Дөнья масштабында исламга каршы барган сәясәткә татар-мөселман күзлеге аша бәя бирик.

Соңгы елларда Американың мөселман илләрен канга батыруын исәпкә алсак, аларда Мөхәммәд пәйгамбәрне, ислам динен мәсхәрә иткән картиналар төшерүе гаҗәп түгел. Бу дөнья мөселманнарының позициясен ачыклау өчен һәм Амеркада тиздән узачак президент сайлавы алдыннан махсус эшләнелде. Күз алдыбызда үзен дөньяның “демократик” үзәге дип санаган Америка бөтен мөселман дөньясын канга батырды. Америка Ислам байрагы астында яшәгән илләрне берәм-берәм бетерә бара. Шул максаттан бу илләрдә ясалма “оппозиция” тудырыла, шуннан ил канга батырыла, НАТО гаскәре кертелә. Тунис, Мисыр, Ливия, Сүрия илләрендә булган вакыйгалар Американың Ислам илләрен берәм-берәм юкка чыгара баруын күрсәтте. Американнар бу вакыйгаларны “гарәп язы” исеме астында эшләде. Нәтиҗәдә Тунис башлыгы илдән качты, Мисыр президенты хөкем ителә, Ливия җитәкчесе Каддафи вәхшиләрчә үтерелде, Сүриянекен тотып китергән өчен зур акчалар вәгъдә итәләр. Хәзер буталышлар Катарга килеп җитте. Шулай итеп Америка мөселман илләрен капкынга эләктерә бара. Бу очракта Америка үзенең төп максатына иреште – бу илләр аның системасы астына күчте. “Гарәп язы” фаҗигасе шаукымына эләккән Ислам илләренә килгәндә, аларда дин үзенә күр чыбыркы, башлыклар фиргавен ролен үтәде. Шуңа бу илләрдә американнарга фетнә чыгару авыр булмады.

Вашингтон мөселманнарның позициясен ачыклады


Хәзер Африка, Европа, Якын Көнчыгыш илләрендә фильмга каршы протестлар бара. Картина күрсәтелү белән гарәп илләре ныклап күтәрелеп чыгып, Америка илчелекләренә һөҗүм ясады, байракларын яндырды. Ливиядә хәтта Америка илчесе үтерелде. Каршылык чаралары шулай ук Европа илләрендә кабынып китте. Моңа да карамастан, Франциядә Мөхәммәд пәйгамбәрнең карикатурасын бастырып чыгардылар. Бу утка бензин сибү кебек булды.

Иран хакимияте миллиард ярым мөселманны мыскыл иткән “Невинность мусульман” фильмын төшерүчеләрне судка биреп эзәрлекләячәге турында белдерде. Иранның дини лидеры фильмны әзерләүдә Америка белән Израиль кулы уйнавын җиткерде. Ләкин Америка хакимияте фильмны тыю турында карар кабул итмәде, аңа каршылык белдермәде. Американың татар-мөселман дөньясындагы рупоры “Азатлык” радиосы аша алар моны болайрак аңлаттылар: фильмны тыю сүз иреген чикләү була икән. Шул ук вакытта Ливиядә революция ясаган Ливия илчесен коммунист Геннадий Зюгановның эт дип атавы Америкдаа шундук ризасызлык тудырды. Ә ник “Невинность мусульман”га шелтә дә юк?
Америкага ни өчен кирәк булды соң бу картина? Моның төп сәбәбе – әлбәттә, исламга игълан ителгән сугыш. Шулай ук Америка “гарәп языннан” соң халыкның американнарга карашын белергә теләде. Бәлки, халык Американың һәрбер эшен изгелек дип кабул итәр? Ләкин мөселманнар күтәрелеп чыгып, үзләренең ныклы көчләрен күрсәтте. Шуңа “гарәп язы” белән азат ителгән гарәпләр Америкага “рәхмәтсез” булып калдылар.

Барак Обама гаеплеләрне җәзаларга җыена

Ливия илчесе үтерелгәч, Америка президенты Барак Обама гаеплеләрне җәзаларга ант итте. Бу ислам илләренә каршы сугышның алга таба да дәвам итәчәген, киресенчә, тагын да кызачагын гына аңлата. Шуңа күрә мөселман дөньясына тагын капкынга эләгүдән сак булырга кирәк. Депутат Фәрит Мифтахов әйткәнчә, мондый фильмнар гына пәйгамбәребезнең дәрәҗәсен төшерә алмый. Ләкин каршылык чаралары мөселманнарга каршы сугыш ачуга китерә ала. Шуңа фетнәләрдән сак булу кирәк. Исламга каршы эшләнгән картина турында президент Путин да фикерен белдерде. Ул да дини хисләр белән уйнамаска чакырды. Шуңа алга таба татар-мөселман дөньясына Американы демократик ил дип алданып, аннан ярдәм көтүдән туктарга кирәк. Мөфти Равил Гайнетдиннәр дә Америка илчеләренә мәчет салырга җир юк дип зарлагып йөрмәс, шәт! Ике сүзнең берендә “Америкага хат язып карыйк” дию заманнары узды.

Тимур Сафармәтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе