10 октябрьдә Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов белән очрашты. Әлеге очрашуда сүз дини оешмаларның конгресс белән хезмәттәшлеге турында барды. Фәрит Мифтахов җирлекләрдә дини эшчәнлек алып баручы кадрларга кагылышлы мәсьәләләрне чишәр өчен Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар диаспоралары вәкилләрен ТР МДН җитәкчелеге белән очраштырырга тәкъдим итте. Габдулла хәзрәт әлеге тәкъдимгә җавап итеп, Татарстан мәдрәсәләре дин өлкәсендә эшләүче белгечләр әзерләү максатыннан Россиянең башка төбәкләреннән студентлар кабул итәргә әзер булуы хакында әйтте.
Моннан тыш очрашу вакытында төрле милли бәйрәмнәрне спиртлы эчемлекләрсез үткәрү һәм аларга дин әһелләрен күбрәк җәлеп итү турында сүз булды. Шулай ук яшь буынны тәрбияләү, татар телен өйрәтү һәм безнең төбәк өчен хас булган традицион ислам, татар мәдәнияте кыйммәтләрен таратуга кагылышлы фикерләр яңгырады.
Әлеге очрашу дини һәм милли компонентларның аерылгысыз икәнен тагын бер кат раслады. Сөйләшү ахырында Фәрит әфәнде һәм Габдулла хәзрәт дини кадрларны тәрбияләүгә багышланган уртак бер "түгәрәк өстәл" үткәрү турында килештеләр.
Мөфти белән Казан татарлары лидерының очрашуы дини һәм милли юнәлешләрнең якыная баруын күрсәтә. Бу бергәлек традицион исламны да ныгыта.
Тимер Сәгыйтов

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Рухи чисталык
Мөслимә
Әтнә районыннан гошер сәдакасы