"Хөрмәтле кардәшләр!
Сезгә Яшел Үзән районы Әйшә авылы мөселманнары исеменнән мөрәҗәгать итәм.
Без 2011 елның җәендә Әйшәдә мәчет төзи башладык. Ел азагына аны түбә астына керттек. Эшебезне дәвам итәр өчен безгә мондый төзелеш материаллары кирәк: 25 мм.лы такта – 4,5метр куб; вагонка – 190 метр квадрат; минераль мамык – 50 метр куб; идән җәю өчен керамик плитә – 30 метр квадрат; стенага керамик плитә – 25 метр квадрат һәм башкалар.
Бүгенге көндә без финанс ягыннан зур кыенлыклар кичерәбез. Әмма Рамазан ае җиткәнче мәчетебезне тәравих намазлары укырлык бәрәҗәгә җиткерүдән өметебезне өзмибез.
Үтенечебез шул: ошбу изге эшкә булдыра алганча, материал беләнме, яисә акчалатамы, ярдәм итә алмассызмы? Иншә Аллаһ, һәрвакыт безнең догада булырсыз. Алдан ук чиксез рәхмәтләребезне әйтәбез.
Хак Тәгалә сезгә исәнлек- саулык, җан тынычлыгы белән хәерле гомерләр бирсен, мәрхәмәтегез өчен ике дөнья рәхәте белән бүләкләсен. Кылган яхшылыкларыгыз Аллаһының бәрәкәтле, игелекле, куанычлы, хәерле нигъмәте булып үзегезгә әйләнеп кайтсын! Имин булыгыз!
Сезгә иң изге теләкләр белән Яшел Үзән мөхтәсибәтенең Әйшә бистәсе дини җәмгыяте имам хатибы Ф. Баһманов”.