Свердлауда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хәдисләрен экстремистик дип танымакчы булалар

Свердлау өлкәсе Первоуральск шәһәрендә “Избранные хадисы” дигән китаптагы хәдисләр җыентыгын экстремистик дип тану турында мәхкәмә эше бара.

БӘЙЛЕ
2015 Май 26

Свердлау өлкәсе Первоуральск шәһәрендә “Избранные хадисы” дигән китаптагы хәдисләр җыентыгын экстремистик дип тану турында мәхкәмә эше бара. Әлеге 639 битле китап 2003 елны Казанда “Инновацион технологияләр үзәге” тарафыннан чыгарылган.

"ГолосИслама" хәбәр итүенчә, хәдисләрне экстремистик дип тану нигезенә узган елның гыйнварында Русия ФСБсының Свердлау өлкәсе эксперт бүлеге криминалистик лабораториясе өлкән эксперт-лингвист С.Мочалова уздырган нәтиҗә яткан.Аның уздырган лингвистик тикшерүе нәтиҗәсендә, шәех Мөхәммәт Йосыф Кандехлави китабында бирелгән Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисләрендә исламның башка диннәр белән чагыштырганда өстенлеге һәм исламны тотмаучы кешеләргә карата нәфрәт уятуы ята диелгән.

Күптән түгел Татарстаннадың Апас районы мәхкәмәсенең Сахих әл-Бохари хәдисләр җыентыгын тыюы шактый шау-шу тудырган иде, соңыннан югары мәхкәмә җыентыкны тыю карарын шикаять итүчеләрнең эшен туктату турында белдерде.

“Апас районы мәхкәмәсе Google ширкәтенең автомат рәвештә инглиз теленнән тәрҗемә иткән дини текстны бәяләгән.Әлеге текст беренче чыганактан очраклы гына сайлап алынган һәм асыл мәгънәне бозган гыйбарәләрдән тора.

Сахих әл-Бохари хәдисләренең бер генә басма тәрҗемәсе дә тыелмаган, Русия мөселманнары аны татарча да, русча да файдалана ала», диелә.

Первоуральскида исә әле узган атнада гына мөслимә Эльвира Солтанәхмәтованы Яңа ел бәйрәмен бойкот итәргә чакырганы өчен 120 сәгать җәмәгать эшләренә җәлеп итү хөкем карары чыгарылган иде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе