Әстерханда мөселман зиратындагы каберлекләр мәсхәрәләнгән

Мондый хәлләр Түбән Новгородта да, Алабугада да булган иде.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 28
Мондый хәлләр Түбән Новгородта да, Алабугада да булган иде.

Әстерхан мөселман зиратына кешеләрне соңгы юлга озату белән шөгыльләнүче "Демар” оешмасы хезмәткәрләре килгәч, берничә каберлектә ташларының ауганын һәм ватылганын күргән.

Ансур.ру язуынча, зиратны карый башлагач, тагын шундый 20гә якын очрак ачыкланган. Соңрак берничә кеше туганнарының каберлекләре мәсхәрәләнүеннән зарланып мөрәҗәгать иткән.

Хокук саклау оешмасы вәкилләре бу урынны карап барысын да теркәгән һәм җинаять эше ачылган, ләкин күпләр каберлекләрне тар-мар итүчеләрнең табылуында шикләнә, чөнки Русиядә бу инде беренче генә очрак түгел.

Мисал өчен, Түбән Новгородта мондый хәлләрнең әледән-әле күзәтелүен беләбез. Кстово шәһәрендә унлап каберлек мәсхәрәләнгән иде.

"Шәһәр зиратының мөселман өлешендәге кабер ташлары урыннарыннан кузгатылган, каберлек уратылып алган рәшәткәләр сындырылган. Кабер ташларындагы фотоларга тәре, свастика рәсемнәре ясалган”, диде ул чакта "Азатлык”ка Түбән Новгород мөселманнары диния нәзарәте рәисенең урынбасары Абдулбари хәзрәт Мөслимов.

Шулай ук, Татарстанның Алабугадагы татар бистәсе зиратында да 30дан артык кабер ташлары алып ташланган һәм ватылган, чардуганнар җимерелгән иде. Гаеплеләрне табу, аларга җәза бирү урынына зираттагы кабер ташларының җимерелүен ул чакта милиция җил-давылга сылтаган иде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".
Рәсемдә: Алабуга татар зиратында ватылган кабер ташы

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе