Шөкер, мәдрәсәләребездә шәкертләрне укытулар көчәер!

Бүген Казандагы Россия Ислам университетында Татарстанда дини белем бирүче мәдрәсә мөгаллимнәренең беренче киңәшмәсе...

БӘЙЛЕ
2012 Мар 22
Бүген Казандагы Россия Ислам университетында Татарстанда дини белем бирүче мәдрәсә мөгаллимнәренең беренче киңәшмәсе үткәрелде. Аның эшендә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин, мөфтинең ярдәмчеләре, югары уку йортлары галимнәре, мәдрәсә мөгаллимнәре, остазлар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне алып баручы ТҖ МДНнең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башта мөфти хәзрәтләренә сүз бирде.
Илдус хәзрәт Фәизнең чыгышы тулаем дини мәгариф системасындагы кимчелекләрне тәнкыйтьләүгә багышланган иде. Ул җөмһүриятебездә 20 ел эчендә төрле мәдрәсәләрдә мөгаллимнәр уку-укытуны төрле якка тартып баруларын бәян итте. Бу исә аянычлы нәтиҗәләргә китерде. Мөфти хәзрәтләре соңгы вакытларда Татарстандагы барлык районнарны йөреп чыгулары, мәчет-мәдрәсәләрдә булулары турында сөйләде. “Ни кызганыч, 20 ел эчендә без Аллаһы Тәгаләгә иман китергән ихлас кешеләрне тәрбияли алмадык. Районнарда йөргәндә мөселманнар арасында бер-береңне санлашмау, мин-минлек очракларына тап булдык. Әдәп-әхлак тәрбияләнмәде. Мәдрәсәләрдә без дәресләрне гакыйдәдән башлыйбыз, әмма аны әдәп-әхлактан башларга икәнлеген еш кына онытабыз...”-диде Илдус хәзрәт. Мөфтинең әйтүенчә, мәдрәсәләрдәге укыту системасы да, мәктәпләрдәге кебек, бердәм булырга тиеш. Ул тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтте: Үзбәкстаннан килгән кешеләр барыбер бездә бирелгән диплом белән эшли алмыйлар. Үзбәкстанда аларны танымыйлар, ә бездә эшләү өчен алар татар телен белмиләр. “Аларның язмышы белән уйнарга хакыбыз юк. Мәдрәсәләрдә аларны кабул итүне туктатырга кирәк”,-диде мөфти хәзрәтләре.
Шәхсән миңа шунысы ошады: Илдус хәзрәт Татарстандагы барлык дини уку йортларында татар теленең булырга тиешлегенә басым ясап сөйләде. Ни кызганыч, бүгенге көндә мәдрәсәләрдә татар телен белмиләр. Мөгаллимнәр бердәм программа нигезендә укытсын өчен аларга аттестация үткәрү зарурлыгы барлыкка килгән.
Тагын бер зур яңалыгы бар иде Илдус хәзрәтнең: Марат Гатин белән бергәләп, алар мәдрәсәләрнең матди ягын тәэмин итү мөмкинлеген тапканнар. “Безгә хәзер хәерле булган мөселманнарны, милләтне тәрбияләү өчен тырышырга, бөтен тормышыбызны шуңа багышларга кирәк. Әгәр берәр ялгыш әйтелгән сүзләрем булса, гафу үтенәм. Тик бу сүзләрне әйтүем белән хата җибәрдем дип уйламыйм”,-дип белдерде мөфти хәзрәтләре.
Мөфти хәзрәтләренең фикеренчә, чит җирләрдә укып кайткан кешеләргә җирле шартларга яраклашу, ягъни адаптация узу мәслихәт. Һәрхәлдә, аларның Россиядә алган дипломнары да булырга тиеш. Ул шулай ук иске татар телен өйрәнүне аерым фән итеп кертергә җыенулары хакында да сөйләде. Чынлап та, безнең китап киштәләрендә меңәр еллык хәзинәләребез – олуг татар галимнәре язып калдырган хезмәтләр тузан җыеп ята. Бу уңайдан Илдус хәзрәт узган атнада Төркиягә баргач күргән хәлне искә төшерде. “Төркиянең илаһият (дин белеме) факультетларында бөек татар галимнәре Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдин, Муса Бигиев китапларының асыл нөсхәләре бар. Бездә аларга бик еш мөрәҗәгать итмиләр, ә анда алар киң кулланылышта: ул китаплар буенча фәнни хезмәтләр языла”,-диде мөфти хәзрәтләре.
Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин исә Президент һәм шәхсән үз исеменнән мөгаллимнәр җыелешында катнашучыларны бу тәүге чараның үткәрелүе белән котлады, аның эшендә уңышлар теләде. “Дини мәгариф өлкәсендә дә әкренләп уңай якка үзгәрешләр бара. Финанс табылды. Димәк, мәдрәсәләребезне тагын да камилрәк белемле укытучылар белән тәэмин итеп булыр, җиһазлар алыныр дип уйлыйбыз. Тик мөфти хәзрәтләре әйтмешли, арада төрле төсләр булырга тиеш түгел, без бер юл белән барырга тиешбез”,-дип нәтиҗә чыгарды Марат Илшат улы.
РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның фикеренчә, Татарстанда мәгариф системасы бар, әмма ул әле оешып җитмәгән. Мөселман кешесе кайда гына укыса да, әгәр аның Россиядә алган дипломы булмаса, лицензия алуда мәсьәләләр килеп чыгачак. Рәфыйк хаҗиның сүзләренчә, РИУда мәдрәсәләр өчен дәреслекләр эшләнеп тапшырылган. РИУда белемне күтәрү үзәге бар. Киләчәктә анда чит илләрдән галимнәрне чакырып китереп, безнең мөгаллимнәрне укытырга да ниятлиләр. “Тикшерүдән куркырга кирәкми. Әле дәүләт тарафыннан беркайчан да ни өчен бу дәреслектән укытасыз дип тикшеренү үткәргәннәре юк. Минемчә, дини мәгариф системасы алга баруын дәвам итергә тиеш”,-диде Рәфыйк Мөхәммәтша улы.
Татарстан мәдрәсә мөгаллимнәренең беренче киңәшмәсендә чыгыш ясаучылар күп булды. Аларның күпчелеге татар телендә булып, кем әйтмешли, йөрәккә сары май булып ятты. Ә менә мөнбәргә Вәлиулла хәзрәт Якупов чыгып, русча сөйли башлагач, янымда утыручы бер мөгаллим: “Үзләре мәдрәсәдә татарча укытырга кирәк диләр, ә үзләре монда да русча сөйлиләр”,-дип шунда ук ризасызлыгын белгертте. Шунда келт итеп, Илдус хәзрәтнең: “В зале сидела разношерстная публика”,-дип рус язучысының сүзләрен мисал итеп китерүе искә төшеп, мине елмаерга мәҗбүр итте.
Финанс мәсьәләләре дә хәл ителгәч, шөкер, мәдрәсәләрдә шәкертләрне укытулар көчәер, дигән уйлар биләде күңелемне.
Хатыйп ГӘРӘЙ

avatar
1 сәлим • 23:25, 2012 Апр 03
Бу уңайдан Илдус хәзрәт узган атнада Төркиягә баргач күргән хәлне искә төшерде. “Төркиянең илаһият (дин белеме) факультетларында бөек татар галимнәре Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдин, Муса Бигиев китапларының асыл нөсхәләре бар. Бездә аларга бик еш мөрәҗәгать итмиләр, ә анда алар киң кулланылышта: ул китаплар буенча фәнни хезмәтләр языла”,-диде мөфти хәзрәтләре. Әгәр ул хезмәтләрне татар халкына татар укый алырлык итеп чыгарса бит аннары халык мөфтинең кырын сүзләрен яхшы аңлый башлар)))ул галимнәрнең сүзләре бит Коръәнгә һәм сөннәткә корылган. Анда бидгат мәсьәләләре бик каты. аларны да "тыелган әдәбият" дигән кара исемлеккә кертмәсләрме соң?))
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе