Себердә "Татар өе"н ачканда ялган тарих сөйләнде

Төмән районы Боровой авылындагы музейда "Татар өе" ачылды. Тантанада себер татарлары турында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат бирелде.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 08

Төмән районы Боровой авылындагы музейда "Татар өе" ачылды. Тантанада себер татарлары турында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат бирелде.

Төмәннән егерме чакрым ераклыктагы Боровой авылында татарлар сан ягыннан икенче урында тора. Авылның мәдәният һәм ял үзәгендә алты елдан бирле музей эшләп килде, әмма татарларга аерым игътибар юк иде.

Татар мәдәнияте, тарихына багышланган бер бүлмә булдырырга тәкъдим булгач, үткән елдан бирле музей хезмәткәрләре тарихи экспонатлар җыю эшләре башлаган. Һәм менә әле яңа гына "Татар өе"н ачу тантанасы булды.

Бүлмәнең бер өлешен татар тормышы белән бәйле: бишек, чигүле сөлгеләр, тәрәзә пәрдәсе, сәке, өстәл, май язу җайланмасы, кәрҗин, ау, ятьмә һәм башка әйберләр алып тора. Ислам темасына да шактый гына экспонатлар урнаштырылган. Ә инде мәдәният, мәгариф, медицина һәм башка бүлекләрдәге татар тормышы белән бәйле булмаган әйберләр музейда эшләнәсе эшнең күплеген аңлата. Бу уңайдан авыл хакимият башлыгы Светлана Сычева да, музей директоры да экспозицияне баетырга теләүчеләрне ярдәмгә чакырды.

"Татар өе"н ачу чарасы борынгы патефонда татар халык көен уйнату белән башланды. Күршедәге татар авылларындагы музейлардан котлау белән килүчеләр дә бар иде. Аларның берсе, Индерәй авылыннан Галия Сәгыйтуллина думбрада уйнап күрсәтте.

Аннары себер татарлары, себердә ислам тарихы турында сөйләп киттеләр. Әмма дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат тарихны белгән татарларның күңелләренә хуш килмәде. Боровойда яшәүче өлкә татар китап нәшрияты директоры Минзат Ибәтуллин бүтән мондый ялгыш катбатланмас дип ышана.

"Сөйләүчеләрнең дөрес түгел мәгълүмат бирүләреннән башкаларның милләтебез тарихыннан никадәр ерак булуы аңлашылды. Боровой мәдәният йорты хезмәткәре Венера Согрина: "Бу якларга себер татарлары монгол явы вакытында килгән, диде. Ә бу алай түгел. Ул кулланганча, "монгол-татар" атамасы да дөрес түгел. Тагын да исламның Себергә килүе турында да бөтенләй ялгыш мәгълүмат бирелде. Шәехләр турында бернинди сүз булмады. Ислам XIV гасырда түгел, XII гасырларда килгән Себергә. Аннары мин Согрина белән сөйләштем. Бу җитешсезлекне дөресләргә вәгъдә бирделәр", - ди Ибәтуллин.

Бәйрәмдә "Татар өе"н ачуда иң тырышларга: Минзат Ибәтуллин һәм Розалия Хәйруллинага бүләкләр бирелде. Ибәтуллинны музей шурасына да кабул иттеләр.

Минзат әфәнденең карт әбисенең 1906 елгы кулдан ясалган беләзеге, гарәп графикасы белән язылган революциягә кадәрге уку китаплары, үзе ясаган комган, думбра һәм башка әйберләр кадерле экспонат итеп куелганнар. "Минем 800ләп пластинкам бар, монда утызын алып килдем. Бабам гел пластинка җыйган, җырлар тыңларга бик яраткан. Алар арасында рус, немец, башкорт, төрек телләрендәгеләре бар", ди Ибәтуллин.

Сычева сүзләренчә, музей әле җәмәгать башлангычында гына, киләчәктә мөстәкыйль статус алырга җыеналар һәм шунда татар мәдәниятенә дә аерым зал булачак.

Соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча Боровойда яшәүчеләрнең 7 процент тирәсе татар милләтеннән. Әле катнаш гаиләләрдә яшәүчеләрне дә исәпкә кертсәк, тагын да күбрәк килеп чыга. Бистәдә күптән инде мәчет эшли. Анда дин дәресләре дә алып барыла. Яшьләр дә күп килә. Мәдәният йортында татар мәдәнияте белән генә шөгыльләнә торган белгеч бар.

1939 елда нигез салынган авылга төрле төбәкләрдән, шул исәптән, Татарстаннан да ялланып күп эшчеләр килгәннәр. Яшәү шартлары һәм эш авырлыгыннан кайтып китүчеләр дә аз булмаган. Алар торф чыгарган, кошчылык фабрикасын төзегән. Хәзер олыгайганнар, туган якларын сагынып яшиләр. Иң өлкәннәрнең берсе - Алтынбикә апа Төхвәтуллина дә авыл тормышында катнаша. Ул - Татарстанның Теләче якларыннан. Боровойда мәчет ачылганчы үз өенең бер бүлмәсен гыйбадәт кылу һәм дин сабакларын өйрәнү урыны иткән иде дип хәбәр бирде "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе