Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан кебек республика белән идарә итү абруйлы, әмма бик җаваплы”

“Бүген тапшырылган таныклык миңа бик зур җаваплылык йөкли, чөнки Татарстан кебек республика белән идарә итү абруйлы, әмма бик җаваплы” – кичә Рөстәм Миңнеханов 2015-2020 елларга Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлануы турындагы таныклык тапшыру тантанасыннан соң массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә шулай дип белдерде.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 16

“Бүген тапшырылган таныклык миңа бик зур җаваплылык йөкли, чөнки Татарстан кебек республика белән идарә итү абруйлы, әмма бик җаваплы” – кичә Рөстәм Миңнеханов 2015-2020 елларга Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлануы турындагы таныклык тапшыру тантанасыннан соң массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә шулай дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов үзе өчен тавыш биргән сайлаучыларга алдагы эшчәнлегендә үзенә карата ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен җиткерде. “Халык ышанычын акларга кирәк. Мәсьәләләрне президент үзе генә хәл итә алмый, бөтен республика белән тырышырга кирәк”, - дип ассызыклады ул журналистларга.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, сайлаулар – катлаулы процесс. Бу эшне оештыруда бик күп кеше җәлеп ителгән. “Сайлау кампаниясе һәрвакыт җиңел генә бармый дип саныйм. Бу саллы эш. Иң мөһиме, ул югары сыйфатта, лаеклы нәтиҗәләр белән узды. Мин барлык белгечләргә шушы эшне лаеклы төстә уздырулары өчен рәхмәтемне җиткерәм”, - диде ул.

Р. Миңнеханов президентлыкка дәгъва кылган башка кандидатларга да рәхмәтен ирештерде. “Шәхси әйтешүләр, каршылыклар булмады, һәркем үз планнары турында сөйләргә омтылды, Татарстанда тормыш яхшы булуын кайгыртып, үз фикерләрен җиткерде, - диде. Президент кичә алар белән очрашуы турында шәрехләп: - Миңа карата, оппонентларыма мөнәсәбәттә әйтелгән материалларны, һишиксез, гомумиләштереп, алга таба эшебездә файдаланачакбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры республиканың кайбер районнарында сайлауга килү күрсәткече аеруча югары булуын муниципаль берәмлек башлыгының нәтиҗәле эшчәнлеге белән бәйли. “Авыл җирлегендә яшәүче халык район башлыгы белән якын, тыгыз элемтәдә тора. Тулаем алганда, әлеге сайлауларда район башлыклары да үзләренең эшкә сәләтлелеге буенча имтихан тотты дияргә була. Сайлаучыга ничек тавыш бирәчәген беркем көчләп тага алмый”, - диде Р. Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновскийның Татарстанга карата әйтелгән тискәре фикеренә каршы җавап биреп: “Владимир Жириновский – эмоциональ җитәкче. Аның күңеленә берәр әйбер хуш килмәсә, хисләргә бирелеп, ярсып китә. Бу беренчесе генә түгел инде. Ул безнең Россиянең үзәк өлешендә яшәүне, биредә төрле милләт халкы яшәвен белергә тиеш. Республикада һәм башка урыннарда яшәүче русларны аерырга кирәкми. Жириновскийның әйткән сүзләренә сайлаучы бәя бирер дип уйлыйм, ул аларны миңа карата гына түгел, бөтен республикага әйтте. Аннары ул Татарстанда ЛДПРны ник өнәмиләр дип гаҗәпләнә, үзе үк нәфрәт уятуын аңламый. Артык ярсып киткәндер дип уйлыйм. Аның турыда начар сөйлисем килми. Һәркемнең үз эше! Аның - үз эше, минем – үз эшем”, - дип ассызыклады. Р. Миңнеханов.

Республика башлыгы Татарстанның Россиянең иң нәтиҗәле эшләүче төбәкләренең берсе булуын шәрехләп, федераль үзәктән һәрвакыт ярдәм булуын билгеләп узды. “Президент, Премьер-министр да безнең эшчәнлекне хуплый. Барлык федераль программаларда катнашабыз. Без Россия үсешенә шактый саллы өлеш кертәбез”, - дип белдерде Р. Миңнеханов.

Республиканың киләчәккә планнары турында уртаклашып, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беркайчан да кискен борылышлар ясамавын ассызыклады. “Республиканың беренче Президенты алган стратегия буенча эш дәвам иттерелә. Сайлаучылар белән эш алып барганда, без сайлаулар турында сөйләмәдек, республиканың күзалланган якты киләчәге турында фикер йөрттек. Без республиканың 15 елга үсешен күздә тотучы “2030 стратегиясе”н кабул иттек. Хәзер якындагы елларга бюджет формалаша. Барлык гамәлдәге проектларның дәвам иттерелүе мөһим дип әйтеп киләм”, - дип Рөстәм Миңнеханов программаларның гамәлдән чыкмаячагына ышандырды.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, Федерация Советына Татарстаннан Олег Морозов сайлануы турында хәбәр итеп, аның республиканы лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим итәчәгенә өметен баглады.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе