Рөстәм Миңнеханов: "Без мөселман илләре белән якынаерга омтылабыз, без ислам дәүләтләренең бердәмлеге яклы"

"Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме күп кенә илләрнең дәүләт эшлеклеләре, экспертларының, галимнәренең Россия Федерациясенең ислам илләре белән багланышларын ныгыту юнәлешендә тырышлыгын берләштерүгә йөз тота.

БӘЙЛЕ
2016 Май 27

"Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме күп кенә илләрнең дәүләт эшлеклеләре, экспертларының, галимнәренең Россия Федерациясенең ислам илләре белән багланышларын ныгыту юнәлешендә тырышлыгын берләштерүгә йөз тота. Бу хакта бүген Казан ратушасында ачылган "Россия-ислам дөньясы"стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды.

Республика башлыгы узган елда Мәскәүдә яңартылган составта төркемнең беренче утырышы узганын, бүген Казанда икенче утырыш үтүен искәртте. РФ Президенты администрациясенә, РФ Тышкы эшләр министрлыгына, бу чараны уздыруда теләктәшлек күрсәтелгәне өчен, Ислам хезмәттәшлеге оешмасына, Ислам үсеш банкына чараны оештыруда ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде. Шулай ук чит илләр, Россия төбәкләре вәкилләрен сәламләде. "Стратегик күзаллау төркеме күп кенә илләрнең дәүләт эшлеклеләре, экспертларының, галимнәренең Россия Федерациясенең ислам илләре белән багланышларын ныгыту юнәлешендә тырышлыгын берләштерүгә, тәҗрибә уртаклашуга йөз тота. Россия - күп милләтле ил, биредә 20 млн-нан артык мөселман яши, аларның күпчелеге биредә туган. Россия дәүләте формалашу процессында аңа үз телен, мәдәниятен, динен саклаган халыклар һәм территорияләр килеп кушылды. Безнең бердәмлек җиңел генә оешмады, нәтиҗәдә, без милләтара һәм конфессияара татулык Россия дәүләтенең нигезе, таянычы булырлык халәткә ирештек. Татарстан Республикасы бу юнәлештә үрнәк төбәк булып тора, бу милләтләр арасында гармонияле мөнәсәбәтләр белән аңлатыла. Күп кенә гасырлар дәвамында биредә төрле милләт һәм дин вәкилләре тату гомер кичерә", - дип, Рөстәм Миңнеханов Казан Кремле территориясендә мөселман җәмигъ мәчете һәм православие соборы урнашканын, Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрлеге һәм мөселманнарның борынгы Болгар шәһәрлеге торгызылуын белдерде. Президент бер атна элек Болгар ислам академиясенә нигез ташы салынуын, ике айдан Казан Мәрьям Ана иконасы соборы төзелешенә нигез ташы салыначагын хәбәр итте.

"Без мөселман илләре белән якынаерга омтылабыз, без ислам дәүләтләренең бердәмлеге яклы. Россия Президенты Владимир Путин мөселман илләре белән хезмәттәшлеккә зур игътибар юнәлтә. Аның инициативасы буенча, 2005 нче елда ислам хезмәттәшлеген оештыруда Малайзия күзәтүче булды", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул Илбашы Путинның Мәскәүдә җәмигъ мәчете ачылу тантанасында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклап калуда дин әһелләренең зур роль уйнавын билгеләп узуын шәрехләде.

"Президент теләсә нинди фундаментализм һәм радикализм күренешләренә каршы тору милләтчелек һәм дини экстремизмга каршы көрәштә зур роль уйнавын билгеләп үтте. Ул безнең илдә мәгърифәтчелек исламы традицияләре үсешенә зур игътибар юнәлтә. Бүген халыкара җәмгыять алдында экстремизм һәм террорчылык кебек янаулар киң колач җәя. Мондый эшчәнлекне фаш итү, кисәтү юнәлешендә эшләү мөһим. Моңа террорчылыкка кискен каршы булган мөселман илләре белән тыгыз элемтәдә генә ирешеп була. Россия моның өчен зур көч сарыф итә", - диде Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты икътисади хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирелүен ассызыклады һәм узган атнада гына Kazansummit форумы үткәрелгәнен искәртте дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе