"Министр Әсгать Сәфәровның отставкага китми чарасы юк иде"

Сәясәт белгече Руслан Айсин Татарстан яңа МВД җитәкчесе халык белән ныклы элемтәдә торып, аның ышанычын яуларга, Эчке эшләр системасында күп әйберне үзгәртергә тиеш дип саный.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 05
5 апрельдә Татарстанның Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров Россия президенты Дмитрий Медведев исеменә отставкага җибәрүне сорап рапорт язды.МВД башлыгы Сәфәровны эшеннән бары Россия президенты Дмитрий Медведев кына ала ала.Миңнеханов Татарстанны Шәймиев командасыннан чистартамы?

Сәфәров Татарстанда Эчке эшләр министрлыгын 14 ел дәвамында җитәкләде,экс-президент Минтимер Шәймиев командасыннан булды. Ләкин Казанның "Дальний" тикшерү бүлегендә булган вакыйгадан соң хокук яклаучылар Сәфәровны постыннан алуны таләп итте.Казанның “Дальний” тикшерү бүлегендә полиция хезмәткәрләре 52 яшьлек Сергей Назаровны шаппан шешәсе белән көчләп үтергәч, моңа кадәр дә карандаш яки шешә белән мәсхәрә ителүчеләр, мыскылланган кешеләр булуы билгеле була башлады.Шулай да Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Әсгать Сәфәровны ялга җибәрүне якламаса да, “Дальний”да булган коточкыч хәлләрдән соң экс-министрны министрлар кабинеты составыннан чыгарды. Хәзер Эчке эшләр министрлыгы турыдан-туры Мәскәүгә буйсыначак. Белгечләр фикеренчә исә, президент шул рәвешле “полициянең башбаштаклыгын” үз өстеннән төшерергә тели дип фаразлаган иде. Ләкин Рөстәм Миңнеханов "Дальний" вакыйгалары өчен үзенең дә җаваплы булуын белдерде.

Нәтиҗәдә,хәзер МВД Татарстан хөкүмәтенең башкарма органы, ә аның башлыгы Сәфәров хөкүмәт әгъзасы түгел. Дөрес, 2011 елның апрелендә үк Россия Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевның Татарстан МВДысының турыдан-туры Мәскәүгә буйсынуы турында карары чыккан иде. Формаль яктан президент министр Нургалиев карарын гына үти. Ләкин моның сәяси ягы да бар. Бу Татарстан вакаләтләрен Мәскәү алуын аңлата Чөнки “Дальний” вакыйгасы булмаса, Рөстәм Миңнеханов Эчке Эшләр министрлыгын Мәскәү кулына бирмәве ихтимал иде. Әмма “Дальний” егетләре шешә белән артыграк кыланып ташлады.

Сәясәт белгече Рөслан Айсин фикеренчә, Әсгать Сәфәровның китүе вакыт эше иде. Бөтен Россиягә дан булган "Дальний" хәленнән соң министр постынна китми булдыра алмый иде. - Аннан Сәфәровның Шәймиев кешесе икәнен онытмаска кирәк. Яңа президент Рөстәм Миңнеханов аны үз янына якынайтырга теләмәде-, дип министрның отставкага китергә теләвенә фикерен белдерде Руслан Айсин.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Татарстан яңа МВД җитәкчесе халык белән ныклы элемтәдә торып, аның ышанычын яуларга, Эчке эшләр системасында күп әйберне үзгәртергә тиеш дип саный.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе