
Җомга көнне Апанай мәчетенә караган Касыймия мәдрәсәсе янындагы гараҗларны сүтеп ташладылар. Мәчет имамы Наил Гарипов сүзләренчә, башта мәдрәсәнең бер өлешен дә юк итәсе булганнар. Шулай да проблеманы тиз арада җәмәгатьчелеккә җиткерү тарихи татар мирасын саклап калды. Димәк, әгәр халык мирасны якласа, аны юк итмиячәкләр.
Архив мәгълүматлары буенча, «Касыймия» мәдрәсәсе «Апанай» мәчете белән бер үк вакытта XVIII гасыр уртасында мөселманнар акчасына төзелгән. Ул гасырлар дәвамында төрлечә аталып йөртелгән. «Апанай», «Күл буе» мәдрәсәсе дә булган ул. 1899 елдан алып мәдрәсә ябылганчы, аның белән Икенче җәмигъ мәчетенең указлы мулласы Касыйм Салихов җитәкчелек иткән. 1917 елда мәдрәсә бинасы дин тотучылардан тартып алынган.
Мәдрәсә "Апанай" мәчетенә 2010 елда гына кире кайтарылды.
Тимер Сәгыйтов