
Йөз еллар дәвамында әлеге бәйрәм иң игелекле һәм якты хисләр белән сугарылган. Ул кешеләрне якынайтуга, җәмгыятьтә яхшылык, кече күңеллелек һәм бер-береңне хөрмәт итү кебек идеалларның раслануына хезмәт итә, исламның мәңгелек кыйммәтләренең тирәнлеген ача.
Россиянең мөселманнар берләшмәсе динара һәм милләтара диалог үсешенә, ил халыклары бердәмлегенә зур өлеш кертә. Алар хәйрия эшендә, гаилә кыйммәтләрен торгызуда, экстремизмга һәм түземсезлеккә каршы торуда актив катнаша.
Тагын бер кат сезне бәйрәм белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм барлык яхшы башлангычларда уңышлар телим.
РФ Президенты Владимир Путин