ПРЕЗИДЕНТ ТАТАРСТАН МӨСЕЛМАННАРЫ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ ЭШЧӘНЛЕГЕН ЮГАРЫ БӘЯЛӘДЕ

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

БӘЙЛЕ
2015 Янв 14

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дә катнашты.

Очрашу барышында Президент һәм мөфти ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 2014 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарып, алга таба булган планнар хакында сүз алып барган. “2014 ел безнең өчен бик матур узды. Без 50ләп китап бастырдык, 42 популяр китап дөнья күрде. Мөселман йолаларына кагылган стандартларны да тулысынча эшләп бетердек һәм бу ай дәвамында ул стандартлар бастырылган китап Татарстанның барлык дини учреждениеләренә дә җиткереләчәк. Президент безнең эшебезне югары бәяләде. Алга таба да республика үсеше өчен хезмәт куярга ниятләп торабыз”, - диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ул 2015 елның Татар дин белгечләре елы дип игълан ителүен, шул уңайдан әлеге галимнәр, татарның дин өлкәсендә танылган кешеләре хакында китап чыгару планы булуы хакында да хәбәр итте. “Ел дәвамында “түгәрәк өстәл”ләр оештырылачак, татар дин галимнәрен барлап, бер җыентыкка җыеп, аны бастырырга ниятлибез”, - диде Татарстан мөфтие.

Узган ел 3 мең кешене туплаган республикакүләм ифтар уздырылган иде, быел оештыручылар бу санны 7 меңгә җиткерергә уйлап тора.

Рәфыйк Мөхәммәтшин бу очрашуның эшлекле һәм җылы атмосферада узуын искәртте. “Президент республикабыз мөселманнары белән эшли торган эш формасының Татарстан өчен яраклы һәм уңай булуын ассызыклап үтте. Мөселманнар күп, алар төрле. Мөселманнар мәчетләргә генә йөрми, ә җәмгыять тормышында да катнаша. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аларның һәркайсы белән дә эшли белергә тиеш, дигән фикерен җиткерде Президент”, - диде ректор.

Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе