Петропавловскидагы татар-башкорт мәчетенә ябылу куркынычы яный

Казахстанның Петропавловск (татарчасы - Кызылъяр) шәһәрендәге татар-башкортларның "Дин-Мөхәммәд" мәчетенә яңадан теркәлә алмау нәтиҗәсендә, ябылу куркынычы яный.

БӘЙЛЕ
2012 Дек 23
Казахстанның Петропавловск (татарчасы - Кызылъяр) шәһәрендәге татар-башкортларның "Дин-Мөхәммәд" мәчетенә яңадан теркәлә алмау нәтиҗәсендә, ябылу куркынычы яный.

Кызылъяр татарлары хакимият безне берләштереп торучы урын булган, Коръән генә түгел татар теле һәм йолалары да өйрәтелгән мәчетне ябарга тели, дип исәпли.

Күптән түгел мәчет имамы Рафаил Рәҗәпов янына үзләрен Дәүләт иминлеге комитеты хезмәткәрләре дип танытучы ике кеше килгән һәм мәчетнең барлык оригинал документларын сорап алган. Моны алар Төньяк Казахстан өлкәсенең юстиция департаментында мәчет документларының югалганлыгы белән аңлатып документларны шунда илтеп тапшырачакбыз дигәннәр. Соңрак исә иминлек хезмәте бу эшкә бер катнашы да булмавын, бу эшләр белән дини эшләр идарәсе шөгыльләнүен белдергән.

Мәчетне яңадан теркәү өчен хакимият исламда дини бүленеш юк дип аның низамнамәсеннән татар-башкорт мәчете булуы турындагы сүзләрнең алынуын һәм мәчетнең Казахстан мөселманнары диния идарәсенә кушылуын таләп итә.

Норвегиядә теркәлгән "Forum 18” халыкара хокук яклау төркеме вәкиленең "Нигә диния идарәсенә керү кирәк?” дигән соравына өлкә дини эшләр идарәсе башлыгы Нурислам Габдуллин: "Безгә Англиядән финансланучы төрле секталар, экстремистик хәрәкәтләр кирәк түгел”, - дип җавап биргән.

Татар-башкортлар исә диния идарәсенә кушылганнан соң имамнар өстән билгеләнергә, безнең мәдәни йолаларны дәвам итү мөмкинлегебез бетәргә мөмкин дип борчыла.

Төньяк Казахстан өлкә дини эшләр идарәсе мәчетне ябарга җыенмавын, мәчетне яңадан теркәү мәсьәләсе хәзер өлкә юстиция департаменты карамагында булуын белдерә.

Юстиция министрлыгы исә мәчетне бары дини эшләр идарәсенең белгечләр хисабында уңай бәяләмә бирелгән очракта гына теркәячәген белдерә.

Шундый сәбәпләр белән Алматыда шигый әзәрбайҗаннар җәмгыяте мәчете дә ябылган. Урыс православ чиркәүләренә, әрмән чиркәүләренә низамнамәләрендәге милләт турындагы сүзләрне үзгәртми генә яңадан теркәлү мөмкинлеге бирелгән.

Кызылъярда 20 меңләп татар яши. 160 ел элек төзелгән "Дин-Мөхәммәд" мәчете совет чорында ябылып, башка төрле максатларга кулланылганнан соң, 16 ел элек яңадан мәчет буларак теркәлгән иде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе