
С. Умнов сүзләренчә, хәзерге вакытта коткы таратуга бәйләнеше булган кешеләрне эзләү чаралары алып барыла.
15 октябрьдә милләтчеләр хәлне тотрыксызга әйләндерүгә юнәлдерелгән ике чара оештыралар.
Аларның беренчесе метроның "Горьковская» станциясе янында барлыкка килә. Анда бер яшь кеше янәсе үзен Кавказдагы бер республикадан килгән бәндәнең пычак белән яралавы хакында белдерә. Шуңа ук охшаш икенче очрак төнлә Просвещение проспектында янәсе травматик пистолет куллангач барлыкка килә. Тиздән Интернетта Мәскәү милләтчеләрен якларга кирәклеге турында чакырулар барлыкка килде.
Тиздән полиция бу ике очракның да алдан уйлап эшләнгән коткы икәнлеген ачыклады.
Хокук саклау органнары әлеге акциядә катнашучы ике кешедән сорау алды. Алар исә әлеге вакыйгаларның коткы рәвешендә үткәрелгән булуын раслады. Ул кешеләрнең сүзләренчә, бу чарада катнашкан өчен аларга акчалата бүләк вәгъдә иткәннәр.
Беренче очракта да, икенчесендә дә аларга яраны акцияне оештыручылар ясаган.
Коткы таратуда катнашкан берәү журналистларга оештыручылар алар белән социаль челтәр аша элемтәгә керүләре һәм акчалата 20 мең сум вәгъдә итүләре турында белдерде. Бу акчалар хакына ул "рус булмаган бинада низаг оештырырга” тиеш була. Тик аңа моны эшләү насыйп булмый. Акцияне оештыраларның берсе аңа аннары травматик пистолеттан ата.
Чыганак: "Интерфакс”