Наил Нәбиуллин Әл-Ихласчылардан тәүбә итә

“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Әл-Ихлас мәчете белән бергәләп эш алып баруын хата дип белдерә, Хизб ет-тәхрирчы Әл-Ихлас мәчетендә җитди үзгәрешләр булырга тиеш дип саный. Бу турыда Нәбиуллин “Татар заманы”на биргән интервьюсында әйтә.

БӘЙЛЕ
2012 Авг 14
“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Әл-Ихлас мәчете белән бергәләп эш алып баруын хата дип белдерә, Хизб ет-тәхрирчы Әл-Ихлас мәчетендә җитди үзгәрешләр булырга тиеш дип саный. Бу турыда Нәбиуллин “Татар заманы”на биргән интервьюсында әйтә.

“Әл-Ихлас”ның хизб ет-тахрирчылар булуын белгән булсак, бергә эшләмәс идек”

Мөселманнарны яклап митинглар уздырган Наил Нәбиуллин Әл-Ихлас мәчете имамы Рөстәм Сафинның Хизб ет-тәхрирчы икәнен белмәгән. Аның сүзләренчә, “Азатлык” татар яшьләр берлегенең “Әл-Ихлас” мәчете белән эшләве зур хата булды. Без аларның кем икәнен белмәдек. Максатыбыз изге, мөселманнарга каршы башкарыла торган репрессияне туктатыйк дип әйтү иде.

- “Әл-Ихлас”ның хизб ет-тахрирчылар булуын белгән булсак — бергә эшләмәс идек. Алар безне кулландылар булып чыкты. Ахырдан алар үзләренең чын йөзен ачтылар. Татарстанга каршы эшләүче ялган экспертлар республикадагы вәзгыятьне какшатыр өчен бу мөмкинлекне кулланды. Имеш, бездә 3000 ваһһаби, лагерьлар оештырып яталар. Ялган! Без “Әл-Ихлас” мәчете турында мәгълүматлар җыя башладык, үзебез тикшерү үткәрдек. Нәтиҗәдә, аларда чыннан да хизб ет-тахрирга бәйлелек бар һәм без милләтебезгә, телебезгә, динебезгә, дәүләтчегебезгә каршы булган хәрәкәт белән башка бәйләнмибез. Бу безнең уставыбызга да каршы килә. Аларның вәгазьләре дә урысча бара, кешеләр дә бер-берсе белән урысча аралаша, хәнәфи мәзһәбенә шик белән карыйлар. Без, милли хәрәкәт вәкилләре, татарга хас традицион ислам яклы-, ди әңгәмәдә Наил Нәбиуллин.

Әл-Ихлас мәчете Татарстанга каршы

Интервьюда шунысы аңлашыла: Ихлас мәчете татар исламына каршы, хәтта митингта Татарстан байрагын алып чыгуга каршы килгәннәр. Нәбиуллин сүзләренчә, алар үзара хәлифәт турында сөйләшә.

- Алар Татарстанга каршы, Исламда милләтләр юк, бары Хәлифәт диләр. Мин әйтәм, ни өчен алайса гарәпләр төрекләр тоткан Госманлы хәлифәттә яшәргә теләмәделәр? Алар җаваптан качтылар. “Азатлык”ның исеме, тәҗрибәсе бар – фәкать шуңа гына кулландылар-, дигән Наил Нәбиуллин.

Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, аерым алганда, чит ил акчасына эшләгән кайбер матбугат чаралары да хизб ет-тахрирчыларның Әл-Ихлас" мәчетен яклый. Наил Нәбиуллин алар да белмичә эшли дип саный.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе