Мәскәү Җәмигъ мәчетендә "Ачык көннәр" чарасы узды

Мәскәүнең яңартылып төзелгән Җәмигъ мәчетендә, 27 мартта "ачык көннәр" чарасы узды.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 29

Мәскәүнең яңартылып төзелгән Җәмигъ мәчетендә, 27 мартта "Ачык көннәр" чарасы узды. Мәчеттә бу чара кысаларында, Коръәни-Кәрим фестивале дә булып үтте.

Иртәнге 10нан алып кичке 10га кадәр кем тели – шул Җәмигъ мәчетенә килеп, анда уздырылган бик күп төрле чараларда катнашып, яңа төзелгән музей әсбапларын, шәмаилләр, китап күргәзмәләрен күрә алды, Коръәни-Кәрим турында төшерелгән махсус фильмны да карады.

Коръәни-Кәрим басмалары күргәзмәсе күпләрне җәлеп итте. Аларны кулга алып, тотып карау мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Мәчеттә шулай ук гарәп алифбасына өйрәнү мастер класслары узды. Бер сәгатьтә намаз укырга да өйрәттеләр. Балаларның мәчет рәсемнәреннән күргәзмәләр оештырылган иде. Һәм аларга рәсем сәнгатен дә өйрәтеп, мастер класслар уздырдылар.

Әлеге чара кысаларында балаларның Коръән уку ярышларында җиңеп чыгучыларны да котладылар. Шушы ук көнне шигъри бәйгедә җиңүчеләргә дә бүләкләр тапшырылды.

“Ачык көн” кысаларында узган чаралар бик күп иде. Кемнәрдер экскурсиягә кушылды, кемнәрдер фильм карады, кемнәрдер ислам белгечләренең китап тәкъдим итү чарасында катнашты.

Имам Шамил Галәутдиновның “Коръәни Кәримнең аңлатмалы тәрҗемәләре” дип аталган китабын да тәкъдим ителде. Галим Фәрит Асадуллинның “Мәскәүнең иҗтимагый-мәдәни мөхитендә Ислам дөньясы” дип аталган китабы да тәкъдим ителде.

Кемдер чиратка басып, тере чәчәкләргә күмелгән махсус төрбәгә куелган, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) чәч бөртеген зурайткыч пыяла аша карап, күрергә тырышты.

Ләкин күпләр күрә алмагандыр, чөнки ул төрбә янында торучы сакчы: “Ул чәч бөртеген күрер өчен бик очлы күз булырга тиеш” дип аңлатма бирде. Шулай булса да, анда чират кимемәде.

Шулай ук микроскоп аша дөньядагы иң кечкенә Коръәни Кәримне дә күрергә була иде. Ә инде иң зур борынгы Коръән – Сәмәркандта VIII гасырда кулдан язылган Госман Коръәненең зур күләмле күчермә басмасы белән музей залында танышырга мөмкинлек булды.

Махсус оештырылган экскурцияләрдә килгән халык Мәскәү мәчетләре тарихы турында да, анда эшләгән һәм эшләүче имамнар хакында да күп төрле мәгълүматлар ишетте.

Бирегә бик күпләр балаларын да алып килгән. Аларга уйнарга да, рәсем ясарга да, гарәп әлифбасын өйрәнергә дә мөмкинлекләр зур иде.

Мәчеткә килүчеләрнең төрле телдәге сөйләшләре арасында татар телен дә ишетергә була иде. Кемдер яңа мәчет ачылганнан бирле беренче тапкыр килүен әйтсә, кайберәүләр җомга намазларын калдырмауларын сөйләде.

Мәчет бинасының , эчке бизәлеше, йомшак келәмнәре, затлылыгы беркемне дә битараф калдырмагандыр. Биредә мәчеткә килүчеләргә барлык уңайлыклар да булдырылган. Бары тик теләгең һәм ниятең генә булсын.

Уйнап йөргән балаларга, арып-талып ял итәргә ятучыларга, түгәрәк оештырып, бергә җыелышкан дусларга халык әлләни игътибар итми. Һәрберсе бу очрашудан күңеле өчен нидер алырга омтылганы гына ачык күренә иде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе