Мөселман зиратын яклау бара: ни өчен мөфтият мөхтәсибне якламый?

Мәрҗани мәчетенә караган мөселман зиратын яптырудан саклап калу өчен каршылык чаралары дәвам итә. Зиратны яклап “Азатлык” татар яшьләре берлеге оешмасы Ирек мәйданында митинг оештырды. Татарстан мөфтиятенең Казан мөхтәсибәтен якламауның сәбәбе нидә?

БӘЙЛЕ
2012 Май 28
Мәрҗани мәчетенә караган мөселман зиратын яптырудан саклап калу өчен каршылык чаралары дәвам итә. Зиратны яклап “Азатлык” татар яшьләре берлеге оешмасы Ирек мәйданында митинг оештырды. Татарстан мөфтиятенең Казан мөхтәсибәтен якламауның сәбәбе нидә?

Гомумән, әлеге зират тирәсендә бәхәс инде берничә ай бара. Эш шунда – Казан мэриясенең шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Альберт Салихов әтисенең кабер ташына рәсем куярга теләде, ләкин зират җитәкчелеге моңа рөхсәт бирмәде. Бу турыда матбугат чаралары күп язды. Хәзер кабер ташы тирәсендәге гауга мөселман зиратын яптыруга китерергә мөмкин. Чөнки чиновник Салихов әтисенең кабер ташына барыбер рәсем куйдырырга тели. Ә бу дин кануннары буенча рөхсәт ителми. Шуннан соң Казанның Совет районы прокуратурасы Вахитов районы судына мөселман зираты эшчәнлеген туктату турында гариза бирде. Хәзергә суд эшләре бара.

“Азатлык” оешмасы яшьләре оештырган митингка 100ләп кеше җыелды. Аларның күпчелеге картлар һәм шәкертләр иде. Беренче митингка имамнар да килгән булса, чираттагы каршылык чарасында алар күренмәде. Урам җыенында катнашучылар Казан башлыгы Илсур Метшиннан Альберт Салиховны эшеннән алуны, зиратны яптырмауны таләп итте.

- Үлгәннәрне дин буенча күмү – халыкның конституцион хокукы. Бүген мөселман зиратын япсалар, иртәгә исем кушу, аш мәҗлесләренә каршы көрәш башлаларлар -, диде “Азатлык” оешмасы рәисе Наил Нәбиулла.

Шул ук вакытта халык зиратны якласа, мөфтият икенчерәк сәясәт алып бара. Мөфтият проекты булган Islam-Today.ru язганча, Диния нәзарәте прокуратурага Казанда мөселман зираты булуның кирәклеге турында хат язган. Бу турыда сайтка мөфтиятнең аппарат башлыгы Ришат Хәмидуллин хәбәр иткән. Моннан күренгәнчә, мөфтият мөселман зиратын Мәрҗани мәчетендә калдыруны ачыктан-ачык якламый. “Гади халык зират тирәсендә килеп чыккан конфликтны кабер ташына фото куймаудан гына күрә, ягъни Салихов белән Казан мөхтәсибе, Мәрҗани имамы Мансур Җәләлетдин арасындагы бәхәс дип уйлый”, диелә әлеге хәбәрдә.

Моннан кала, Islam-Today.ruга исемнәрен әйтергә теләмәгән “белгечләр” зиратны Мансур Җәләлетдин белән "МУП Ритуал Казань"ның базар бүлешүе дип атаган. “Зираттан файда бары Мансур Җәләлетдингә генә китеп бара, ә Казан хакимияте акчаны бүлешергә яки зиратны тартып алып, бөтенләй шәһәр балансына бирергә тели. Ә зират барыбер калачак”, дип яза Islam-Today.

Шулай итеп мөфтият белән мөхтәсибәт арасында каршылык бара. Мөфтият зиратны мөхтәсибәт кулыннан тартып алырга теләгән шәһәр мэриясе ягында эшли. Мөфтият көчле кадрларны хәрәкәттән кысып чыгарып, күләгәдә калдыру сәясәтен алып бара.

Александр Долгов

avatar
1 моселман • 16:35, 2012 Май 29
Шәп язма! Рәхмәт татар-исламга!
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе