Камил Сәмигуллин: “Яңа заманда татар дин галимнәре хезмәтләрен Вәлиулла Якупов кебек өйрәнгән, бастырып халыкка тараткан дин әһеле юк"

Казандагы Россия Ислам институтында IV Якупов укулары уздырылды.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 07
Казандагы Россия Ислам институтында IV Якупов укулары уздырылды. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТРның Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрит хәзрәт Салман, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, Вәлиулла хәзрәт Якуповның хезмәттәшләре һәм дуслары катнашты.

Искәртеп үтик: чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте РИИ белән берлектә оештыра. “Якупов укулары” 2012 елның июлендә фаҗигале төстә һәлак булган күренекле дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якупов истәлегенә үткәрелә. Арабыздан вакытсыз китеп барган дин әһеленә быел 52 яшь тулган булыр иде...

1963 елның 4 сентябрендә дөньяга килгән Вәлиулла Якупов – йөздән артык китап авторы, “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенә нигез салучы, “Иман” нәшриятының мөхәррире, шулай ук 1993 елдан башлап “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсенә яңа сулыш өреп җибәрүче буларак билгеле. XVIII йөзнең тарихи һәйкәле – Апанай мәчетенең торгызылуы да аның исеме белән бәйле.

Укулар Коръән аятьләре укудан башланып китте. Быелгы чарада катнашучылар “Экстремизмга каршы тору факторы буларак татар дин әһелләре мирасы” темасына фикер алышты.

Укуларның модераторы ролендә чыгыш ясаган Рәфыйк Мөхәммәтшин бүгенге чараның мөһимлеген ассызыклап: “Еллар узган саен без, Вәлиулла хәзрәт Якуповның Россия, шул исәптән Татарстан, мөселман өммәте тормышына керткән өлешен күбрәк аңлый барабыз, – дип билгеләп узды. Ул китергән мәгълүматларга караганда, Вәлиулла хәзрәт җитәкләгән “Иман” нәшриятында татар телендә басылып чыккан китапларның саны 700дән, рус телендәгеләренеке 600дән артып киткән. – Узган гасырның 90нчы еллары өчен бу бик зур эш иде. Вәлиулла хәзрәтнең кылган гамәлләре, башкарган хезмәтләре сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да гаять әһәмиятле. Ул бүген дә актуаль булган проблемаларны эчтән күрә һәм бәяли белүче, тирән белемле мәгърифәтче, теләсә кайсы аудиториядә һәртөрле сорауга профессиональ дәрәҗәдә җавап бирә ала торган шәхес иде”.

Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында укуларның Вәлиулла хәзрәтне искә алу һәм аның күпкырлы эшчәнлеген өйрәнү, барлау чарасы булып торуына игътибар юнәлтеп, дин әһеленең бары тик ике дистә елга якын вакыт эчендә ислам дине үсешенә феноменаль өлеш кертеп калдырган шәхес булуын ассызыклап узды. “Вәлиулла хәзрәт Якуповның олуг бер хезмәте мәдрәсәләргә багышланган иде. Инкыйлабка кадәрге мәдрәсәләр татарларга диннәрен, иманнарын саклап калуда калкан булган. Вәлиулла хәзрәтнең дини гыйлем бирүдә сыналган һәм төпле нигез булган мәдрәсәләр системасын торгызуда өлеше гаять зур”, – дип сөйләде ул. Мөфти хәзрәтнең дин, тарих, милләт, мәгариф, җәмгыять һ.б. темаларны колачлаган йөзләгән мәкаләләре дөнья күрүен искәртеп, шулар арасында татар дин галимнәренә багышланганнарының да күп булын билгеләп узды.

“Яңа заманда татар дин галимнәрен Вәлиулла хәзрәт Якупов кебек белгән, аларның хезмәтләрен өйрәнгән, бастырып халыкка тараткан, остазларыбызга хөрмәт күрсәтүдә һәм аларның мирасын саклауда аның дәрәҗәсенә ирешкән дин әһеле юк, минемчә. 90нчы елларда ук милләтебезгә Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин, Галимҗан Баруди, Муса Бигиев һ.б.дин галимнәренең хезмәтләрен кайтарган, совет чоры муллаларына карата да хөрмәт уяткан кеше иде ул Вәлиулла хәзрәт”, – диде мөфти бу мәсьәлә уңаеннан. Камил хәзрәт Сәмигуллин агымдагы елның ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Татар дин галимнәре елы буларак игълан ителүен искәртеп, моның Вәлиулла хәзрәт башлаган эшләрнең дәвамы булып торуына басым ясады.

Фәрит Сәлман бу төр укуларның узган гасырның 90нчы еллары башында, татар халкына ислам динен кайтару йөзеннән, Вәлиулла хәзрәт тарафыннан оештырыла башлаган гыйлем алу чарасы икәнлеген билгеләп үтте.

Бүгенге дини-фәнни чарада Вәлиулла Якуповның укучылары да чыгыш ясады. Алар арасында ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты диннәр тарихы һәм җәмәгатьчелек фикере бүлеге мөдире, РИИ доценты, КФУ мөгаллиме Сәет Шаһавиев та бар иде. Ул чыгышында, аерым алганда, мөселман өммәтендәге тискәре нәтиҗәләргә китергән каршылыкларның һәм фикер төрлелегенең сәбәпләренә тукталды. Аның фикеренчә, бу, иң беренче чиратта, – белемсезлек. “Исламда Коръәнне һәм сөннәтне тиешле дәрәҗәдә өйрәнмәгән, белмәгән кешеләр бар. Алар шаригать текстларын аңлау методологиясенә ия түгел. Монысы – икенче сәбәп. Коръәнне уку белүдән тыш, аны сүзгә-сүз түгел, ә дөрес итеп аңлый белү дә зарур. Мөселман өммәтендә каршылыклар тууга сәбәп булган чираттагы фактор – әлеге затларның чынбарлыкны дөрес аңлап аек акыл белән кабул итмәве”, – дип сөйләде тарихчы. Мисал буларак, ул хариҗиларны китерде.

Чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Вәлиулла хәзрәтнең мәгърифәти эшчәнлегенең ни рәвешле дәвам иттерелүе турында сүз тотты. Ул, аерым алганда, “Иман” нәшриятында соңгы 2 елда дөнья күргән кайбер басмалар турында бәян итте. Нияз хәзрәт Сабиров сүзләренә караганда, соңгы 1,5 елда җәмгысе 45 китап басылып чыккан. Шулар арасыннан ул Әхмәтвәли Рәхиминең “Пәйгамбәребезнең 100 сайланма хәдис шәрифе” дип аталган басмасына тукталды. “XIX йөз ахыры – XX йөз башында яшәгән әлеге татар дин галиме Мөхәммәд пәйгамбәр(с.г.в.) хәдисләренең әдәп-әхлак кагыйдәләрен колачлаганнарын сайлап алган. Китап кириллицага күчерелде, аны гарәп графикасында да укырга мөмкин”, – дип сөйләде чыгыш ясаучы. Алга таба ул "Иман" нәшрияты совет чорының күренекле дин эшлеклесе – имам Әхмәдзәки Сафиуллин (1896-1995) турында быел чыгарган китап турында бәян итте.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе