Җәлил хәзрәт Фазлыев: Ризыгыңны, сәдакаңны сабыйларга бирү - изге гамәл

– Настяга – биш, Никитага бер яшьлек вакытта әниләре, капчыкка салып, аларны шәһәр чүплегенә илтеп ташлый. Этләр талый, йолыккалый башлаган капчыктан үлем белән яшәү арасында калган нарасыйларны, рәхмәт яугыры, чүп түгүче машина йөртүче азат итә.

БӘЙЛЕ
2015 Янв 14

– Настяга – биш, Никитага бер яшьлек вакытта әниләре, капчыкка салып, аларны шәһәр чүплегенә илтеп ташлый. Этләр талый, йолыккалый башлаган капчыктан үлем белән яшәү арасында калган нарасыйларны, рәхмәт яугыры, чүп түгүче машина йөртүче азат итә.

Бәхет өчен күп кирәкме?

Хәсрәт ана шушылай сабыйларын юк итеп, кияүгә чыгарга җыенган булган икән. Шактый гына эзли торгач, әни тиешле кешене ачыклыйлар. Шушы арада Артем да туа. Ул да тумас, кыз да тумас, туса да тормас, диләр мондыйлар турында халкыбызда. Ана кешене әнилек хокукыннан мәхрүм итеп, бичараларны ятим балалар йортына тапшырганнар.

Вика, Артем, Ярослав та – зур тетрәнүгә дучар булган ятимнәр. Күз алларында әниләрен үтер­гәннәр. Әлеге фаҗигаләргә тару аркасында сабыйларның һәр­бер­сендә ниндидер физик авыру, психологик тайпылыш бар. Яшьтәш­ләреннән ике-өч яшькә яшьрәк күренүләре, озаграк җитлегүләре – шулай бик иртә күргән кайгы-хәсрәт нәтиҗәсе... 4 гыйнвар көнне Теләче районының Иске Җөри авылында асрамага алган үксез­ләре хакында без – жур­на­листларга шушы гыйбрәтле хәл­ләрне бәян итте яңа төр гаиләнең җитәкчесе, хуҗабикәсе Мәликә ханым Гыйль­метдинова. Әлеге ятим­нәрне сыендыру йортының ачылу тантанасы яңа гына булса да, узган елның ноябрь ае ахырында ук кабул итә башлаганнар биредә сәла­мәтлеккә һәм назга мохтаҗ­ларны. Монда ДЦПлы, даун, аутист, күр­мәүче балалар яшәячәк. Инде унбер сабый бар. Якын арада шушы төбәктәге алты нарасыйны сыендырмакчылар.

– Начар күрүче, ишетмәүче инвалидларны рухи тернәк­лән­дерү эшенә унбиш ел элек алынган идек. Биредә тәрбияләнү­че­ләрдән аермалы буларак, аларга яхшы, күркәм тәрбия бирергә теләгән әти-әни­ләре, туганнары бар. Ә ме­нә ятим балаларга махсус тәрбия бирү таләп ителә. Шуның өчен дә өй шартларына якын булган ятим балаларның гаилә йортын ачарга күптәннән ниятләп йөргән идек. Инде менә хыялыбыз тормышка ашып килә. Балалар үзләрен дус­танә, ишле, зур бер гаилә итеп сизсен иде. Биредә зур гаиләдәге кебек өч яшьтән алып уналты яшь­кәчә сабыйлар тәрбияләнә. Төрле авырулары булуга карамастан, шат күңелле, бик хәрәкәтчән алар. Араларында яхшы мөгамәлә урнашып килә. Хезмәткәрләребез бу эшкә бик җитди карады, асрамага бала алучы ата-аналар курсында укыды. Гомумән, биредә эшләячәк коллективны бик җен­текләп тупладык, – дип сөйләде үз чиратында “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, мөфти урын­­басары, ТР Диния нә­за­рә­тенең социаль проектлары җи­тәкчесе, әле­ге гамәлнең башында торучы Илдар хәзрәт Баязитов.

– Шушы изге, җаваплы эшне Теләче районында, Иске Җөри авылында оештырырга ният­лә­гән­нәре өчен Илдар хәзрәтнең коллективына рәхмәт яусын. Укымышлылыгы, дингә хәерхаһ­лы мөнәсә­бәте, ярдәмчеллеге белән авыл халкы элек-электән аерылып тора. Мишә буенда, болын-ту­гайларга бай җирдә – та­бигатьнең бик күр­кәм төшендә урнашкан авыл бу. Әлеге җир­лектә өч ел элек кенә мәһабәт мәктәп салынды. Фидаил хәз­рәттән калган йорт-ихата, мәд­рәсә бинасы – балаларга яшәү өчен бик яхшы шартлар бар монда. Биредә тәрбиялә­нү­челәр шушындагы киң-иркен болыннарда тә­гәрәп-уйнап, физик һәм рухи яктан чыныгып үсеп җитәр дип ышанам. Без – җирле үзидарә, район җи­тәкчеләре, халык сезне ярдә­мен­нән ташламас, – дип ачып җи­бәрде тантананы район башлыгы Илдус Зарипов.

– Диния нәзарәте ятимнәрне бер түбә астында туплау белән генә чикләнеп калмыйча, эчке­челек­кә һәм наркотикка бәйле булганнарны, төрмәдә утырып чык­каннарны тернәкләндерү үзәк­ләре дә ачарга җыена. Әлеге сыендыру үзәге ачылу – бик зур, бик җаваплы эш. Балаларга наз, игътибар кирәк. Әйдәгез, Илдар хәзрәткә бергәләп булышыйк, – дип дәште мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ачылу тантанасында һәм шушы вакыйга уңаеннан соңрак оештырылган мәҗлестә, кызып китеп, Татарстаныбызның һәр районында ятимнәрне шушылай тупларга кирәк, дип белдерү­челәр дә; кире­сенчә, мондый хәл безне бизәми, мөселманнарда үксезләр булмас­ка тиеш, аларны туганнары, якыннары алсын, дип кырт кисүчеләр дә ишетелде. Шөкер, соңгы вакытта караучысыз калган сабыйларны уллыкка һәм кызлыкка, гаи­ләләргә асрамага ала башлагач, республикабызда мондый йортлар булдыруга ихтыяҗ калмады диярлек. Диярлек дип шуңа әйтүебез: сәламәт булмаган балаларны алырга ашы­гып торучылар күренми. Икен­че­дән, чынбарлыктан берничек тә кача алмыйбыз. “Ятим балаларны иң әүвәл әнисе ягыннан туганнары, якыннары тәр­биягә алырга тиеш; алары булмаса, әтисенең кан-кардәш­ләренә бирәләр”, – диләр дә бит. Әлеге күркәм гореф-га­дәтебез шактый нык онытылган, җәмгыя­тебездә туганлык мөнәсә­бәтләре сизелерлек какшаган, ни кызганыч.
– Моңарчы ятим татар балалары динсез яки чит диндә, мил­лә­тен онытып үсә дип борчыла идек. Монда инде үзебезчә, ислам дине кушканча тәрбияләү мөмкинлеге бар, – дип, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев та күплә­ребезнең күңел түрендәге гамен-ниятен ирештерде. Чынлап та, православ күрше­ләребез монастырьларында ятим балаларны җыеп тәрбия­ләгәндә, сә­ламәт булган ятим татар балаларын аерым туплап, мөсел­ман тәрбиясе бирүгә беркем комачауламый лабаса. Шулай да каләм әһелләре төпченергә ярата. Кайтыр юлга кузгалыр алдыннан, биредә тәр­бияләнә торган балаларны мө­селманлаштыру максаты куеламы, дип кызыксынды журналистлар.

– Кайбер хәзрәтләребез, исламга килү – Аллаһтандыр, дип бел­дерә белдерүен. Шул ук вакытта нарасыйларыбызга дини тәр­бия бирергә тырышсак, шәх­си үрнәк күрсәтсәк, шәт, нәтиҗәсе булмый калмас; ятим баланың башыннан сыйпап кую да савап; ризыгыңны, зәкятеңне, сәдакаң­ны аларга бирү – изге гамәл, – дип җавап бирде әлеге сорауга Җәлил хәзрәт.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 1, 07.01.2014/)


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе