“Без әлеге күргәзмәгә турбизнес професионаллары белән беррәттән, җәйге ялын кайда үткәрүне әле тәгаенләп өлгермәгән һәм спорт объектларына барып танышу белән кызыксынган халыкны да чакырабыз”, - диде матбугат очрашуында катнашкан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова. Аның әйтүенчә, күргәзмә Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Ульяновск, Киров өлкәләреннән һәм илнең тагын 20 төбәгеннән коллегалар катнашуы белән үзенчәлекле булачак. Моннан тыш, туристларны җәлеп итәрдәй мөмкинлекләре булган муниципаль районнар да тәкъдим ителәчәк. Алар музей, музей-тыюлыклар урнашкан 15 муниципаль район. Болгар һәм Свияжски музей-тыюлыкларына аерым стендлар багышланачак.
“Быел Кырым Республикасының зур стенды әзерләнә. Күргәзмә кысаларында безгә республиканың Курортлар һәм туризм министрлыгыннан, санаторий, кунакханә, туристик компанияләрдән вәкилләр килә. Безнең Кырым Республикасына карата, ә Кырым турбизнесының Татарстан ширкәтләре белән хезмәттәшлегендә кызыксынуы зур”, - дип белдерде Екатерина Барабанова.
Алга таба комитет рәисе урынбасары күргәзмәнең эшлекле программасы турында сөйләде. Традицион уздырылучы “Тур Фактор 2014” конференциясе тематикасы төбәкләрнең туристик-рекреация өлкәсе үсеше мәсьәләләренә багышланачак. Екатерина Барабанова сүзләренә караганда, конференция кысаларында белем бирү йортлары вәкилләре һәм туриндустрия хезмәткәрләре Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә туризм ничек үсеш алачагы турында фикер алышачак. Шулай ук, аның сүзләреннән аңлашылганча, Татарстанның туристик бизнесы өчен Кырымның зур презентациясе оештырылачак. 11 апрельдә Кырым Республикасының Курортлар һәм туризм министры Елена Юрченко катнашында ММЧ вәкилләре өчен матбугат конференциясен үткәрү ниятләнә.
Күргәзмә кысаларында шулай ук турбизнес професионаллары өчен туристик-мәгълүмат үзәкләре милли ассоциацияләре киңәшмәсе узачак. Алар алдагы эшчәнлекләре турында фикер алышачак. Туроператорлар үз программаларын тәкъдим итәчәк.
“Әлбәттә, быел туристларны күпләп җәлеп итү мәсьәләсендә Кырымга кыенрак булачагы аңлашыла. Биш йолдызлы кунакханә уңайлыкларын табу да җиңел түгел. Әмма инфраструктурасы яңартылган чорда, ул үзен “шифа эстәү һәм дәвалану” урыны буларак тәкъдим итәчәк”, - дип ассызыклады Екатерина Барабанова. Шулай да , аның фикеренчә, элек чик сызыгын чыгу туристларга билгеле бер кыенлыклар тудырган булса, хәзер Россия составына кереп, чик чыгу зарурияте беткәч, бу берникадәр уңай тәэсир итәчәк. Шулай ук паром белән чыга торган тимер юл кичүе оештырылуы, шулай ук акча да рубль берәмлегендә булуы – туристларга уңай йогынты ясаучы алшартлар санала, диде Екатерина Барабанова.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе Казаннан Кырымга туры очыш рейсларын әзерли дип хәбәр итте "Татар-информ".