КМКФ Финляндия татарлары фильм белән катнаша

"Мәчеткә илткән юл" фильмы җомга көнне, 7 августта 10.30-да "Родина" кинотеатрында күрсәтеләчәк. Аны презентацияләү өчен Һельсинкидан Казанга Фәзилә һәм Шамил Насретдиннар да килгән. Киноны күрсәткәннән соң алар белән аерым очрашу да үтәчәк.

БӘЙЛЕ
2012 Сен 06
Финляндия татарлары төшергән "Мәчеткә илткән юл" документаль фильмы Казан мөселман кинофестиваленең конкурс программасына керде. Ул 7 августта 10.30-да "Родина" кинотеатрында күрсәтеләчәк. Аны презентацияләү өчен Һельсинкидан Казанга Фәзилә һәм Шамил Насретдиннар да килгән. Киноны күрсәткәннән соң алар белән аерым очрашу да үтәчәк.

Документаль фильмны Финляндия татарлары имамы Рамил Билал әзерләгән. "Мәчеткә илтүче юл"да 1960 елда Хельсинкида төзелгән татар дин вә милли үзәге тарихы күрсәтелә.Биредә татар үзәге турында гына түгел, Финляндия татарлары язмышы да сөйләнелә. Фильмда татар кайда гына яшәсә дә, шунда мәчет төзи, динен һәм милләтен сакларга тырыша дигән фикер уздырыла."Мәчеткә илтүче юл"да шәхси архивлар, фото һәм видеолар һәм бары Финляндиядә уйналган, язылган музыка кулланылган. Чөнки анда "Кизләү" дип аталган җырчы төркем эшли, Дәнис Бәдретдин дигән билгеле җырчы бар.

Хәзер Финляндиядә 1000 татарның милләт булып оешып яши алуы турында язып китик. Финляндия татарларының бабалары чыгышлары буенча Нижгар өлкәсенең Сергач районыннан булган сәүдәгәрләр булалар. Алар 1870 белән 1920 еллар арасында Финляндиядә төрле сәяси сәбәпләр аркасында төпләнеп калалар.Күпчелеге Хельсинки, Турку һәм Тампере шәһәрләрендә яшиләр. Финляндия татарларының үз мәчетләре дә бар. Ярвәнпә мәчете исемле бу гыйбадәт йорты 1943 елны ачыла һәм Финляндиядә бердәнбер манаралы мәчет дип санала. Күптән түгел мәчет яңартылды.

Финляндия татарларының милли яшәешне саклауларының сере шунда - алар татар-мөселман мәхәллә системасы нигезендә яши. Ягъни шәһәр үзәгендә 4 катлы мәхәллә йортлары бар. Аның бер каты мәчет, кибет һәм мәдәни үзәк ролен үти. Татарлар мәхәлләгә теркәлгән. Милли салым (налог) дигән төшенчә яшәп килә. Әлеге акча дини вә милли эшләргә тотыла. Имам вазыйфаларын Рамил Билал башкара. Ислам җәмгыяте рәисе булып Атик Али башкара. Елга берничә мәртәбә татарларның уртак мәҗлесе, мили кичәләр уза, җәен балалар өчен лагерь оештырыла. Шул рәвешле Финляндия татарлары телне, динне саклап яши.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе